МӨШТӘРИ Хәмит Мозаффар улы

МӨШТӘРИ` Хәмит Мозаффар улы (22.7.1900, Оренбург ш. — 23.1.1981, Казан), механика өлкәсе галиме, физика-матем. фән. д-ры (1937), проф. (1938), ТАССР, РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1940, 1965). Сүрүләр теориясе буенча Казан фәнни мәктәбенә нигез салучы. Урта Азия ун-тын тәмамлаганнан соң (Ташкент, 1923), ТАССР Мәгариф халык комис-тының Академик үзәгендә гыйльми секретарь (1923–24), РСФСР Мәгариф халык комис-тының Милли азчылыклар советы татар-башкорт бюросында методист (1924–25) булып эшли. 1925–29 елларда Мәскәү ун-тында, акад. С.А.Чаплыгин шәкерте. 1929–34 һәм 1937–38 дә Казан. пед. ин-тында. 1930–46 да Казан ин-тларында (коммуналь төзелеш инженерлары, авиация, химия-технол.) теоретик механика кафедралары мөдире, бер үк вакытта, 1934–38 дә, Казан ун-ты каршындагы Матем. һәм механика фәнни-тикшеренү ин-тында. 1946 дан СССР ФА Казан ф-лы Физика-техника ин-тында: директор (1946–72), сүрүләр теориясе бүлеге мөдире (1946–76). Хезмәтләре сүрүләрнең гомуми теориясенә карый. М. нәсызыкча сүрүләр теориясендә дөнья әдәбиятында Мөштәри-Доннелл тигезләмәсе буларак танылган тигезләмәләр таба. Сызыкча һәм нәсызыкча сүрүләр теориясендә мөһим гомумиләштерүләр ясый, бу теориянең цилиндрик һәм коник сүрүләрнең сыгылмалы тигезләнеше мәсьәләләрен чишүдә күп төрле кулланылышын күрсәтә. М.нең сүрүләр теориясенә керткән гадиләштерүләре гомуми танылу ала, ә ул үстергән теория хәзерге заман «сөзәк сүрүләр теориясе»нең нигезен тәшкил итә. М. җитәкчелегендә халык хуҗалыгының төрле тармакларында, ш.и. машиналар төзү, приборлар төзү, төзелеш өлкәләрендә гамәли эшләр үтәлә. Аның хезмәте нәтиҗәләре аэрокосмик техника үрнәкләрен булдыруда, Казан циркының нигезен һәм сферик гөмбәзен төзүдә, оптик көзгеләрнең темп-ра һәм авырлык тәэсирендә киеренке деформацияләнгән халәтен билгеләүдә, төрле кулланылыштагы сүрүле техник корылмаларның ныклыгын һәм тотрыклылыгын исәпләүдә файдаланыла. 1940–50 елларда М. ракета системалары өчен корпус, юка тышчалы узеллар һәм детальләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү проблемалары буенча киңәшче була.

Аэрокосмик техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Аэронавтика җәмгыятенең С.П.Королёв исем. медале б-н бүләкләнә (1990, үлгәннән соң). Татар телендә мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен физика һәм математика дәреслекләре, физика һәм метеорологиядән татарча терминнар җыентыгы авторы. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. 1993 тә ТР ФА Х.М.Мөштәри исем. бүләк булдыра, ул өч елга бер тапкыр матем., механика һәм машиналар төзелеше өлкәсендәге танылган хезмәтләр өчен бирелә. М. исеме б-н Казанның бер урамы аталган. РФА КГҮ Физика-техника ин-ты бинасы фойесында мемориаль такта куелган.

Хезм.: О катании тяжёлого твёрдого тела вращения по неподвижной горизонтальной плоскости // Мат. сб. 1932. Т. 39; Об одном возможном подходе к решению задач устойчивости тонких цилиндрических оболочек произвольного сечения // Тр. Казан. авиац. ин-та. 1935. Вып. 4; Некоторые обобщения теории тонких оболочек с приложениями к решению задачи устойчивости упругого равновесия // Изв. физ.-мат. об-ва и НИИ математики и механики при Казан. ун-те. 1938. Сер. 3, т. 11; Нелинейная теория упругих оболочек. К., 1957 (автордаш); Нелинейная теория оболочек. М., 1990.

Әд.: Ильгамов М.А. Профессор Х.М.Муштари. М., 2001.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования