МОХТАРОВ Кәшшаф Гыйльфан улы

МОХТА`РОВ Кәшшаф Гыйльфан улы (14.7.1896, Казан губ., Лаеш өязе Тауиле а. — 27.10.1937, Карелия АССРның Медвежьегорск р-ны Сандармох а.), дәүләт эшлеклесе. Пермьдә гимназия тәмамлый (1916), Пермь ун-тының мед. ф-тында укый (1916–17). 1917 елда «Безнең көннәр» г-тасын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире (Пермь ш.). Гражданнар сугышында катнаша. 1918–19 да Көнчыгыш фронтта 51 нче укчы дивизиянең (В.К.Блюхер җитәкчелегендә) 21 нче мөселман полкы политругы. 1920–21 дә Казанда Вакытлы революцион ком-т әгъзасы, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары, 1921–24 тә ТАССР ХКС рәисе. ТАССР ҮБК һәм ХКСның «Республиканың совет учреждениеләре эш кәгазьләрендә татар телен гамәлгә кертү» Декретын әзерләүдә катнаша (1921). Идел буенда ачлыктан интеккән халыкка ярдәм оештыручыларның берсе. 1924 тән Мәскәүдә, РСФСР Сәламәтлек саклау халык комис-тының дәвалау бүлеге мөдире, РСФСР БҮБКның хатын-кызларның көнкүреш шартларын яхшырту комиссиясе әгъзасы. СССР Конституциясен эшләүдә актив катнаша. 1929 да ВКП(б)дан чыгарыла, 1931 дә репрессияләнә (кабат 1937 дә хөкем ителә); үлгәннән соң аклана.

Хезм.: Трёхлетие ТАССР. 1920–25 июня 1923: Докл. председателя СНК ТССР К.Г.Мухтарова. К., 1923.

Әд.: Белялов У.Б. Мухтаров Кашаф Гильфанович // Возвращённые имена: Док. очерки. К., 1990.

Ф.Г.Кәлимуллина.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования