МИҢНУЛЛИН Туфан Габдулла улы

МИҢНУ`ЛЛИН Туфан Габдулла улы (25.8.1935, Кама Тамагы р-ны Олы Мәрәтхуҗа а. — 2.05.2012, Казан), драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, БРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1978, 1984, 1995), ТРның халык язучысы (2005). М.С.Щепкин исем. театр уч-щесен (Мәскәү, 1961), М.Горький исем. Әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1977) тәмамлый. Уку елларында рус һәм Европа театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре б-н якыннан таныша. Минзәлә драма театрында (1961–62), Татар акад. театрында (1962–63) актёр, ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение ком-тында өлкән мөхәррир (1963–64), «Чаян» ж-лында әдәби хезмәткәр (1964–68). 1984–89 да ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе, 1994 тән татар ПЕН-үзәге президенты. Беренче әдәби тәҗрибәләре — бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, шаян хикәяләр. М.ны драматург итеп таныткан пьесалары: иҗади яшьләр тормышыннан алып язылган «Миләү­шәнең туган көне» драмасы (1968 дә сәхнәгә куела) һәм гаиләдәге әхлак проблемаларын үз эченә алган «Нигез ташлары» комедиясе (1968 дә сәхнәгә куела). Язучы, драматургиянең төрле жанрларында актив иҗат итеп, күбесе Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Чуаш, Мари респ-каларының театр сәхнәләрендә уйналган уңышлы әсәрләр яза, кайберләре республика һәм үзәк телевидение аша күп тапкырлар күрсәтелә, театр өлкәсенә караган үзәк журналларда басылып чыга. М.ның драматургиясе жанрлар, жанр формалары төрлелеге, халыкчан образлы, җор телдә язылган диалогларның җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл булуы б-н җәлеп итә. пьесаларының күбесендә хәзерге заманның катлаулы проблемалары чагылыш таба. М. драматургиясендәге  стиль һәм идея юнәлешләренең берсе — шәхес формалашуга багышланган пьесалар: «Китәр юлың еракмы?» (1975 тә куела), «Адәм баласына ял кирәк» (1980 дә куела), «Монда тудык, монда үстек» (1982 дә куела). Бу юнәлеш бигрәк тә «Миләүшәнең туган көне» (1968 дә куела), «Дуслар җыелган җирдә» (1976 да куела), «Хушыгыз!» (2000 дә куела) трилогиясендә гәүдәләнеш таба. Бу драмаларда тулы буын татар иҗади интеллигенциясенең катлаулы язмышы күзәтелә, җәмгыятьнең кеше алдында җаваплылыгы проблемасы күтәрелә. Икенче бер юнәлеш пьесаларында инде шәхес буларак формалашкан персонажлар үзәккә алына. «Ир-егетләр» (1971 дә куела), «Үзебез сайлаган язмыш» (1973 тә куела), «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977 дә куела), «Әниләр һәм бәбиләр» (1983 тә куела) пьесаларының геройлары тормышта үз кыйбласын тапкан, тормыш авырлыкларына каршы торырлык, максатчан шәхесләр. Идея-эчтәлек ягыннан аеруча игътибарга лаек әсәре — «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 да куела) фәлсәфи комедиясе. Монда кешенең рухи көченең тамырлары ачып күрсәтелә, яшәүнең үлемнән көчлерәк булуына басым ясала. Тагын бер юнәлешне тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган пьесалар тәшкил итә. «Ат карагы» (1972) драмасының прототибы — хакимият тарафыннан тудырылган һәртөрле ирексезләүләргә каршы чыгыш ясап, шәхси азатлыгын яклаучы тарихи шәхес; «Моңлы бер җыр» (1981 дә сәхнәгә куела) романтик трагедиясенең геройлары — М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре; «Без китәбез, сез каласыз» (1986 да куела) драмасының төп герое — халык шагыйре Г.Тукай; «Агыла да болыт агыла» (2001 дә куела) пьесасыныкы — шагыйрь Х.Туфан; «Канкай угылы Бәхтияр» (1974 тә куела) драмасыныкы — Е.Пугачёв көрәштәшләренең берсе. 1990 елларда М. ның драматургиясе яңа темалар һәм образлар б-н баетыла. «Вөҗдан газабы» (1987 дә куела) пьесасында автор җәмгыять төзелеше алмашынуның кеше аңында нинди үзгәрешләргә китерүен күрсәтә; «Илгизәр + Вера» (1994 тә куела) драмасы катнаш никахлар мәcьәләсенә карый; «Шәҗәрә» (1998 дә куела) пьесасы буыннар күчеше проблемаларын чагылдыра. М. татар халкының язмышы, тел, мәдәният мәсьәләләренә еш мөрәҗәгать итә. Илдә барган үзгәрешләрнең асылына төшенергә, ничә гасырлар яшәп килгән халык традицияләренең, рухи байлыгыбызның югала бару сәбәпләрен ачарга тырыша. «Сөяркә» (2001 дә куела) драмасында мәхәббәт һәм бурыч кебек әхлак проблемалары үзәккә алына. «Эзләдем, бәгърем, сине» (2001 дә куела), «Шулай булды шул» (2003 тә куела), «Алты кызга бер кияү» (2006 да куела) пьесаларының геройлары — яшәү мәгънәсен эзләүче персонажлар. М. ш.у. Г.Камал, К.Тинчурин традицияләрен дәвам итүче үзенчәлекле комедиограф та. Комедияләре форма төрлелеге б-н аерылып тора: «Әлдермештән Әлмәндәр» — характерлар комедиясе булса, «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978 дә куела) һәм «Йөрәк маем» (1997 дә куела) — вакыйгалар комедиясе, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972 дә куела) — водевиль, «Бәйләнчек» (1982 дә куела) һәм «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» (1992 дә куела) — сатирик комедияләр, «Гармун белән скрипкә» (1987 дә куела) һәм «Гөргөри кияүләре» (1995 тә куела) — музыкаль комедияләр. Балалар өчен 20 ләп пьеса, ш.и. Акбай турында 7 пьеса иҗат итеп («Авыл эте Акбай», «Акбай нигә күңелсез?» һ.б.), язучы балалар драматургиясенә дә өлешен кертә. М. — җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Ул «Дуслык хакына» (1965), «Чишмә җыры» (1968; рус теленә тәрҗемәдә «Милые мои», 1979) хикәя җыентыклары, тормыш вакыйгалары турында фәлсәфи уйланулар б-н баетылган «Утырып уйлар уйладым» (1–3 кит., 1997–2005), «Татарның бер баласы» (2003) көндәлек язмалары авторы. 1985–90 да ТАССР ЮС депутаты, 1989–92 дә СССР халык депутаты, 1995 тән ТР халык депутаты. Ленин бүләге һәм СССР Дәүләт бүләге буенча ком-т әгъзасы (1990–92), Азия һәм Африка илләре тынычлык ком-ты әгъзасы (1985–92). Татарстан комсомолының М.Җәлил исем. (1974), ТАССРның Г.Тукай исем. (1979), РСФСРның К.Станиславский исем. (1979) Дәүләт бүләкләре лауреаты. «Почёт билгесе», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары б-н бүләкләнә. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогында М. музее эшли.

Әсәр.: Ир-егетләр: Пьесалар. К., 1974; Монда тудык, монда үстек.: Пьесалар. К., 1985; Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. К., 1996; Робагыйлар. К., 1999; Сайланма әсәрләр: 10 томда. К., 2002.

Әд.: Әхмәдуллин А. Халыкчан характерларга омтылганда // Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. К., 1980; шул ук. Үзе сайлаган язмыш // Дөреслеккә ирешү юлында. К., 1993; Молчанов Ю. Драматург и режиссёр // Дружба народов. 1983. № 11.

А.Г.Әхмәдуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования