МАТРОСОВ Александр Матвеевич

МАТРО`СОВ Александр Матвеевич (чын исем-фамилиясе Мөхәммәтҗанов Шакирҗан Юныс улы) (5.2.1923/24, БАССРның Тамьян-Катай кантоны Кунакбай а., хәзер БРның Учалы р-ны, башка чыганаклар буенча — Екатеринослав ш., хәзер Днепропе­тровск ш. — 23 яки 27.2.1943, Псков өлкәсе, Локня р-ны Чернушки а., Великие Луки шәһәрендә җирләнә), Сов. Союзы Герое (19.6.1943, үлгәннән соң), гв. рядовое. Краснохолмск хәрби-пехота уч-щесен (Оренбург ш. янында, 1942) тәмамлый. 1932 елда әнисе үлеп, гарип әтисе б-н генә кала. 1934–39 да Мәләкәс (хәзер Димитровград ш.) һәм Ивановка авылы (хәзер Ульянов өлкәсе) балалар йортында тәрбияләнә. Куйбышев шәһәренең вагон ремонтлау з-дында эшли. 1942 нең сентябреннән Кызыл Армия сафларында. 1943 нең гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 254 нче гв. укчы полкның укчы-автоматчысы (22 нче армиянең 56 нчы гв. укчы дивизиясе). 1943 нең 23 яки 27 февралендә Калинин фронты гаскәрләре составында Чернушки авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: дошманның пулемёт дзоты амбразурасын гәүдәсе б-н каплый һәм подразделениенең алга уңышлы хәрәкәтен тәэмин итә, һәлак була. Ленин ордены, медаль б-н бүләкләнә. Уфа, Ульянов, Великие Луки шәһәрләрендә М.ка һәйкәлләр куела. Балалар хезмәт колониясе, Уфа шәһәрендә кинотеатр, Казанда бер урам аның исемен йөртә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа югары мәктәбендә (1966), Кунакбай авылында мемориаль музей ачыла (1993).

Әд.: Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Т. 1; Орёл умирает на лету. Уфа, 1966; Насиров Р. Откуда ты, Матросов? Уфа, 1994; Подвиги их бессмертны. Уфа, 2000; Файзуллин А. Кем ты был, Александр Матросов? // Новая Вечёрка. 2003. 29 янв.; Неизвестный Матросов // Восточный экспресс. 2004. 27 февр.

М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования