МАНСУРОВ Гасыйм Гата улы

МАНСУ`РОВ Гасыйм Гата улы (1894, Вятка губ., Сарапул өязе Кирсә а. — 1955, Муром ш.), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог. 1915–16 елларда Пермь губернасының Оса, Вятка губернасының Сарапул өязләре мәктәпләрендә, 1916–17 дә Ижевск рус-татар уч-щесендә укыта. 1917–20 дә Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Мамадыш өяз башкарма ком-ты рәисе, Советларның 7 нче Бөтенроссия съездында БҮБК әгъзасы итеп сайлана. 1920–21 дә Төркестан АССР Эчке эшләр халык комис-ты әгъзасы, җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы. 1922–24 тә ТАССР ХКС рәисе урынбасары, «Коммунистический путь» ж-лының редколлегия әгъзасы. 1924 тән Мәскәүдә: Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик ун-тында, Мәскәү ун-тында укыта, Шәрекъ халыклары этник мәдәнияте ин-ты проректоры. Хезмәтләре татарларның милли хәрәкәтенә карый. 1931 дә репрессияләнә (тоткынлыктан 1941 дә азат ителә); үлгәннән соң аклана. Бөек Ватан сугышы елларында санитар поездында эшли.

Хезм.: Татар провокаторлары. М., 1925; Татары в годы первой революции. М., 1926.

Әд.: Возвращённые имена: Док. очерки. К., 1990.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования