МАННАНОВ Илдар Маннан улы

МАННА`НОВ Илдар Маннан улы (10.3.1921, Минзәлә кантоны Бүләк а. — 18.5.2010, Чаллы ш.) Сов. Союзы Герое (17.12.1941), өлкән сержант. Совет сәүдәсе техникумын тәмамлый (Кострома ш., 1959). Мөслим р-нының Яңа Сәфәр авылы МТСында өлкән комбайнчы булып эшли. 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 127 нче артиллерия полкында 2 нче батарея расчёты туп коручысы (4 нче аерым армиянең 65 нче укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Карелия һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Тихвин оборона һәм һөҗүм операцияләрендә (1941), Волхов елгасы буендагы сугышта оборона сызыгын саклауда катнаша (1943). 1941 нең ноябрендә Тихвин шәһәре (Ленинград өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: яралана, әмма сугышуын дәвам итә; дошманның берничә танкын сафтан чыгара. 1945–57 дә Калинин (хәзер Актаныш) р-ны кулланучылар берлегендә сәүдә мөдире, 1959–63 тә Ворошилов (хәзер Сарман) р-ны кулланучылар берлеге рәисе булып эшли. 1963 тән Чаллы шәһәрендә яши. 1963–70 тә шәһәр план ком-ты рәисе, 1970–81 дә ТАССР МС Тәэминат һәм сату идарәсенең районара сәүдә базасы директоры. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр б-н бүләкләнә. М. — Тихвин шәһәре (1961), ТРның Мөслим р-ны һәм Чаллы шәһәренең (2005) мактаулы гражданы.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Буров А.В. Твои Герои, Ленинград. Л., 1970; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1993.

М.З.Хәбибуллин.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования