ЛИТВИН Алтер Львович

ЛИТВИ`Н Алтер (Алексей) Львович (18.12.1931, Казан), тарихчы, тарих фән. д-ры (1976), проф. (1979), ТАССР, РФнең атказ. фән эшлеклесе (1990, 1999). Казан ун-тын тәмамлый (1955). 1951 елдан Казанның 75 нче мәктәбендә тарих укытучысы, 1957 дән ТАССР Дәүләт музее фәнни хезмәткәре, 1962 дән Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында, 1963 тән Казан пед. ун-тының СССР тарихы кафедрасында, 1979 дан Казан технол. ун-тында (фәнни коммунизм каф. мөдире), 1985 тән Казан ун-тында СССРның совет чоры тарихы кафедрасында, 1989 дан историография һәм чыганакларны өйрәнү кафедрасында (1998 гә кадәр каф. мөдире). Күп еллар дәвамында СССР ФАнең «Бөек Октябрь социалистик революциясе тарихы», РСФСР Югары белем бирү министрлыгының «КПСС тарихы методологиясе һәм историографиясе» проблемалар советлары әгъзасы булып тора. «Сул эсерлар һәм ВЧК» («Левые эсеры и ВЧК», 1996), «Генрих Ягода: СССР эчке эшләр халык комиссары, дәүләт иминлеге Генераль комиссары» («Генрих Ягода: Нарком внутренних дел СССР, Генеральный комиссар государственной безопасности», 1997), «Меньшевиклар Советлар Россиясендә» («Меньшевики в Советской России», 1998) документлар җыентыкларын төзүчеләрнең берсе. Хезмәтләре сов. һәм чит илләр историо­графиясе, Гражданнар сугышы, крәстияннәр, НКВД органнары тарихына карый. 1993 тән ТР МК каршындагы сәяси репрессияләр корбаннарын аклау комиссиясе составында эшли. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997).

Хезм.: «Дело сдать в архив...»: ВЧК в Татарии в 1917–1920 гг. К., 1986; Советская историография гражданской войны в Поволжье. К., 1988; Запрет на жизнь: Сталинские репрессии в Татарстане. К., 1993; Без права на мысль: Историки в эпоху Большого террора: Очерки судеб. К., 1994; Красный и белый террор в России. 1918–1922 гг. К., 1995.

Әд.: Чернобаев А.А. Историки России: Кто есть кто в изучении отечественной истории: Биобиблиогр. словарь. Саратов, 1998; Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования