Куҗакта кунакта, яки татарстанча хюгге

1-1

Авыл халкының үзенең сүзенә караганда, Куҗакта башлыча карт-коры яши. Әмма куҗаклылар үзләрен карт дип санамый. Әбекәйләр, кызларча чытлыкланып, үзләрен чынлап та яшь сылулардай тоталар, тормышлары да яшьләрчә – бәхетләре ташып тора. Чөнки алар, үзләре дә абайламый, тормышларына… хюгге керткәннәр.

1-13

*Хюгге. Даниялеләр теленнән килеп кергән бу сүз рус теленә турыдан-туры тәрҗемә ителми. Шулай ук – татар теленә һәм башка  телләргә дә. Даниядә бу төшенчә тулы бер фәлсәфәне үз эченә ала: уңайлы тормыш, комфорт, кунакчыллыкны. Килешәсездер, камин каршына, йә булмаса мич алдына барып утырып, кулыңа китапмы, бәйләмме (кемгә нәрсә күбрәк ошый) алып, шул мизгелдә җир йөзендәге иң бәхетле кеше булырга мөмкин.

1-5-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f

 Өй яме – тормыш яме

— Менә, менә, төшерегез үзен тизрәк, — дип елмая Вәзилә апа, Рекс кушаматлы тешләрен ыржайткан яман кыяфәтле эткә ишарәләп. – Рексның кыяфәте, хуҗабикәсен күрүгә, мизгел эчендә үзгәрә, һәм менә ул инде, койрыгын болгый-болгый, сөенечен белдерә, елмая да кебек хәтта.

1-4

— Авылыбыз тарихын чын-чынлап берәү дә белми шул, мин инде күпме әби-бабайдан сораштым, китаплар да актарып карадым, берни тапмадым, — ди Вәзилә апа, безне өйгә чакырып. – Бәлки, «хуҗа» дигән сүздән килеп чыккандыр ул. Чынлап та, авылның хуҗасы, бик мәртәбәле кешесе булган дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Менә шуннан исеме дә килеп чыккан, күрәсең. Ә чигү мәсьәләсенә килгәндә, анысы бездә гомер-гомердән булды һәм хәзер дә бар. Һәр йортта чигәләр. Мин үзем җиденче класстан бирле чигәм, менә җитмеш ел була инде. Өйдә сез күргән эшләр – болар инде дүртенче партия. Хачлап та чигәм, тигез итеп тә. Чигүләр, туза төшкәч, кайсы мунчага күчә, кайсыларын туган-тумачага өләшәм. Җете төсләр белән чигәргә яратам. Чигүдән бит өй ямьләнеп китә, җылынып. Шуңа чигүгә киткән вакытны жәлләмим.

1-8-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f

Дания дизайны, татар дизайныннан аермалы буларак, минимализмга якынрак, төсләрнең дә тоныгракларына өстенлек бирә. Вәзилә апа белән аның ахирәтләре табигый материаллардан тудырган матурлык күзне җәлеп итеп, сөендереп кенә калмый, ә өйне чынлап та кайтасы килә торган бер уңайлылык белән коендыра. Бу хюгге булмый нәрсә булсын инде, йә.

1-7

1-18

«Кемдер иңегезгә кулын сала, сезне үбә, йә булмаса битегездән сыпыра, — әнә шул чакта күңелгә тып-тыныч һәм рәхәт шатлык тулуын сизми дә каласың. Кемнеңдер кагылуы организмда окситоцин бүленеп чыгуга ярдәм итә, ә окстиоцин ул бәхет тойгысы өчен җаваплы, стрессны таратучы, курку белән борчу хисен җиңүче».

Майк Викинг,

«Hugge. Дания бәхетенең серләре» китабы авторы.

 

1-3

Бал янына – шигырь

1-10

Куҗак чигүчеләре дә безне бәхет гормоны окситоцин белән юмарт рәвештә баетты: сәламләп тә, беренче кат күргән кешеләре булуга карамастан, кочаклап та. Һәм менә ноябрьнең елап торган боек һавасы күзгә күренеп яктырды, җылынды. Өйдә дә җылылык – бүрәнә арасындагы мүкләр ап-акка буялган, идәнне келәмнәр бизи, диварларда фотографияләр тезелеп тора, ә ишек өстендә – дисбе. Рәзинә апа Садыйкова безне яңа гына мичтән чыккан телне йотардай коймаклар белән каршылый, өстәлгә бал белән чәй дә менеп кунаклый, әлбәттә. Рәзинә апа, шуларга өстәп, шигырь белән дә җылыта:

Безнең тормыш арасына

Кемнәр килеп кергәннәр?

Аркылы да, торкылы да

Күпер салыйк дигәннәр.

Яшьлек тәртип белән үткән –

Кычкырып көлмәгәнбез,

Үбешү, кочакланышу –

Без аны белмәгәнбез.  

Сандугач булалмадым,

Түшеңә куналмадым.

Үкенәм үткәннәргә:

“Сау бул” дип хушлашмадым.

1-17

Сәламәтлек, гаилә һәм күршеләр

— Хатын-кызлар тормышка яхшырак яраклашкан, шуңа гомерләре дә озынрак, — ди Рәзинә апа. – Юкса җиңел дә яшәмәдек инде. Сугыштан соңгы елларда ач-ялангач булдык, кияүгә чыгып, балалар алып кайттык. Ә 36 яшемдә мин инде тол калдым. Балалар үсеп таралышты, хәер, кайтып йөриләр, шөкер. Тормышта иң мөһим өч нәрсә бар: сәламәтлек, гаилә һәм күршеләр. Минем һәр өчесеннән бәхетем булды. Ахирәтләрем белән кунакка йөрешәбез. Сөйләшеп утыруы рәхәт, чәй эчә-эчә. Мин шигырьләр дә языштырам. Ә чигүне инде бик кулга алганым юк соңгы арада – күзләр элеккеге түгел. Сагындыра, кул чигү чиккән арада, баш әллә нәрсәләр уйлый бит…

Инде хәзер чикмим, дисә дә, Рәзинә апаның йорты тоташ чигүдән генә тора – җете төсләре белән балкып утыручы мендәр тышлары, дисеңме, эскәтер, җәймәләр…

1-12

1-16

 Хәрәкәт, уңайлы кием һәм гади шатлыклар

Хюггеның бу шартларын да җиренә җиткереп үти Куҗак әбекәйләре. Авылда тормыш саф һавада уза, ә мал-туар асрагач, хуҗалык булгач, хәрәкәтсез булмый, билгеле. Гардеробка килгәндә, мода артыннан куып, кроссовки,  свитшотлар белән дыңгычлап тулмаган ул, әмма төп трендларны үз эченә алган: уңайлылык, җылы һәм комфортны. Гади шатлыкларга килгәндә, Вәзилә апа белән Рәзинә апа аларны бармакларын бөкләп санап чыга ала: пенсия, этләр, тавыклар, яраткан шөгыльләре, тәрәзә артында үсеп утыручы агачлар, ялларда һәм бәйрәмнәрдә кайтып йөри торган балалар белән оныклар — барысы да бар. Мич тә бар! Чит илләрдән кергән каминны үзебезнең мич алыштыра аламы соң!

1-15

Шулай итеп, хюгге дигән гади дә, файдалы да фәлсәфәне үз тормышына кертергә теләүчеләр өчен юллар ачык. Барып чыкмый икән инде, Куҗак әбекәйләренә кайтып, дәрес алып килергә киңәш итәм. Апаларына, дөресрәге. Хәер, юк, сылуларына…

1-20

Ничек барырга:  

Сарманнан көньякка – Җәлил бистәсенә таба юл алабыз да, 19 километр барганнан соң, Куҗакка килеп җитәбез.

 

1-21

Кайчан барырга:

Хюгге өчен иң уңайлы сезон дип кыш санала. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакыты. Нәкъ менә аларда туган-тумача, якын кешеләр бергә җыела бит. Кешеләр җылырак киенә, ә йортларга уйңайлылык иңә, бәйрәм төсе керә. Гирляндалар, шәмнәр, тәм-томнар турында әйтеп торасы да юк.

1-22

 

Автор: Алсу Троицкая

Фотограф: Александр Ефремов

"Татарстан" журналы, 2017

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 14 ноябрь 2019, 15:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования