КУЗНЕЦОВ Борис Кириллович

КУЗНЕЦО`В Борис Кириллович (26.12.1925, Казан), Сов. Союзы Герое (22.2.1944), полковник (2005), ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1971). Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1944). Хәрби хезмәткә кадәр токарь булып эшли. 1942 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 791 нче артиллерия полкының элемтә отделениесе командиры (52 нче армиянең 254 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен барган сугышта (1943), Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошаны (икесе дә — 1944), Сандомир-Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 нең октябрендә Днепр елгасын кичеп, Крещатик (Украина ССР, Черкассы өлкәсе Черкассы р-ны) авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә: 2 октябрьдә сал ясап отделениесе б-н дошман уты астында елганы кичеп чыга, кабель линиясе сузып, алдынгы отряд б-н артиллерия батареясы арасында элемтә урнаштыра; плацдармда көн дәвамында барган сугышта бозылган элемтә линиясен күп тапкырлар ялгый; ике тапкыр яраланса да, К. сафта кала; 20 октябрьдә, командирлар булмаганда, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. 9 тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта; дошман утыннан частьнең сугышчан байрагын алып чыга. 1946 дан запаста. 1946–53 тә МТСта (Көнбатыш Украина) сәяси бүлек башлыгы, 1953–60 та Казанда Кирпеч-чирәп з-ды директоры урынбасары, 1960–65 елларда монтаж комб-ты директоры, «Главметаллсбыт» пр-тиесе җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе. Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша (1945–47, 1995).

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Плесцов К.М. Люди высокого подвига. М., 1962; Герои-освободители Черкасщины. Днепропетровск, 1980; Связисты — Герои Советского Союза. Л., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования