КУТУЙ Гадел Нурмөхәммәт улы

КУТУ`Й (Кутуев) Гадел (Гаделша) Нурмөхәммәт улы (28.11.1903, хәзерге Саратов губ., Кузнецк өязе Татар Кынадысы а. — 15.6.1945, Польша, Згеж ш.), язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Башта туган авылы мәдрәсәсендә, 1912 елдан — Саратов губернасы Алексеевский авылында рус мәктәбендә, соңыннан Самара шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укый. Шул вакытта ук рус әдәбиятына тартыла башлый: А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, М.Горький, В.В.Маяковский һ.б.ларның әсәрләрен укый. 1920 дә Казанга килә. 1922 гә кадәр Казан политехник ин-тында укый, аннан Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлары мәктәбендә (хәзер Чиләбе танк ин-тының Казан ф-лы) укыта. Шәрекъ пед. ин-тын тәмамлаганнан соң (1929), урта мәктәптә, Казан авиация техникумында (1932–41), Казан коммуналь төзелеш инженерлары ин-тында (хәзер Казан арх-ра-төзелеш ун-ты) рус теле һәм әдәбияты укыта. 1920 елларда хикәяләр, пьесалар яза, республика вакытлы матбугатында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр, ш.у. Татар акад. театрының һәр спектакленә диярлек рецензияләр язып бастыра. 1922 дә «Безнең юл» ж-лында беренче шигырьләре дөнья күрә. К. шигъри форма өлкәсендә тәҗрибә туплый башлый, конструктивизм рухындагы композиция ысулларына, революцион-романтик образларга мөрәҗәгать итә. Аның беренче «Көннәр йөгергәндә» (1925) исемле шигъри җыентыгында чагылыш тапкан тәүге иҗади эзләнүләрендә футуризм йогынтысы сизелә. Бу җыентык ул еллар поэзиясе өчен үзенчәлекле бер күренеш була. К. шигырьләрендә халыклар дуслыгы, җәмгыятьтәге революцион үзгәрешләр, социаль гаделлек өчен көрәш темалары күтәрелә; алар иске тормышны инкарь итү рухы б-н сугарылган («Егерменче броневик», «Октябрьдә», «Тимер чәчәкләрдән», «Биш минутка дөнья туктады», «Эшче шагыйрь», «Атла, диңгез»). Шагыйрь метафора ярдәмендә кинаяле, фантастик, әмма психологик яктан чынбарлыкка туры килгән күренешләр тудыра. К.ның лирик герое бөтен дөнья, бар табигать өчен җаваплылыкны үз өстенә ала (Адәм баласын илаһилаштыру татар әдәбиятында идеологик схемачылыктан котылуның бер варианты була). К.ның коммунистик идея б-н сугарылган поэзиясенә көчле эмоциональлек хас. 1930 еллар — К. өчен иҗади яктан күтәрелеш чоры. Ул яңа кеше һәм яңа соц. әхлакның формалашуы гаять катлаулы процесс икәнен күрсәтергә тырыша. «Фәрзәнә» (1928), «Солтанның бер көне» (1938), «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940) хикәяләренең, «Балдызкай» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) пьесаларының, «Сәлимә» (1927) поэмасының геройлары — автор идеалы югарылыгына күтәрелгән, сәләтле, гайрәтле яшьләр. Аларның кылган гамәлләре һәм хыяллары К.га якты киләчәккә ышаныч б-н карарга өмет бирә. Язучы иҗатының иң югары ноктасы — «Тапшырылмаган хатлар» (1935; рус теленә тәрҗемә — 1954) һәм «Рөстәм маҗаралары» (1944) повестьлары. «Рөстәм маҗаралары»нда халыкның Бөек Ватан сугышы елларында кичергән фаҗигасе яшүсмер бала күңеле аша яктыртыла. «Тапшырылмаган хатлар» повестеның асылын татар хатын-кызы язмышы билгели. Авторны әхлак мәсьәләләре, кешенең рухи дөньясы борчый. Яшь ир б-н хатын арасында туган конфликт гаиләдә хатын-кызга карата булган искергән патриархаль һәм яңа карашлар бәрелешен чагылдыра. Повесть герое Галия — йомшак, мөлаем, бер үк вакытта көчле ихтыярлы хатын. Ире ташлаганнан соң да ул төшенкелеккә бирелми, врач булу максатына ныклы адымнар б-н бара, балаларын үстерә, кешеләрнең хөрмәтен яулый, чын мәхәббәтен таба. Повесть тиз арада зур популярлык казана, рус, башкорт, казакъ, каракалпак, кыргыз, мари, тува, үзбәк, хакас, чуаш, албан, корея, кытай, монгол, чех телләренә тәрҗемә ителә. Әсәргә Җ.Фәйзи тарафыннан музыка һәм либретто языла, һәм 1960 та Татар опера һәм балет театрында шул исемдә опера, 1961 дә Татар күчмә театрында спектакль (авторы Г.Минский) куела.

Бөек Ватан сугышы елларында К. «Кызыл сугышчы», «Ватанны саклауда», «Тревога», «Алга, дошман өстенә» фронт г-таларының хәбәрчесе була, аларда, сугышта күргәннәрен чагылдырып, үзенең очерклар сериясен, хикәяләрен, шигырьләрен бастыра. Аның сугыш еллары герое — батыр кеше, үз-үзен аямыйча көрәшүче сугышчы: «Без — сталинградчылар», «Хәнҗәр». «Сагыну» нәсерендә туган ягын сагынучы солдат образы гәүдәләнә. К.ның сугыш еллары әсәрләренә гражданлык пафосы, җиңүгә ышаныч хисе хас.

Хәрби госпитальдә вафат була. Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Публицистика. К., 1957; Сайланма әсәрләр. К., 1965.

Әд.: Нуруллина Р. Һәрвакыт сафта: (Гадел Кутуйның публицистик эшчәнлеге). К., 1966; Усманова З. Адель Кутуй: Жизнь и творчество. К., 1966.

Н.М.Йосыпова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования