Иске Күклюктә борынгы мирасны ничек саклыйлар

– Әйе, без активлар. Ә башкача булмый бит! Нәрсә, безнең өчен Путин килеп эшләрме әллә боларны? Дөрес, көтеп утырган авыллар да бар-барын. Без андыйлар түгел…

20-3

Җирле активист һәм мәктәп директоры Иван Мельников мине Иске Күклюк – Алабуга районында бердәнбер мари авылы буенча таныштыру экскурсиясенә алып китте. Минем исә үземнең максат – бүгенге икътисадый тотрыксызлык һәм глобальләшү заманында бу кешеләрнең үз авылларын гына түгел, бәлки традицияләрен ничек итеп саклап кала алуларын белеп кайту.

ӘБИЕМ МИРАСЫ

21-2

Мине беркайда да әле болай каршы алганнары юк иде. Авыл клубына килеп кенә җиттем, каршыма матур күлмәк-алъяпкыч кигән ханымнар килеп басты. Күңелле җыр да сузып җибәрделәр, биеп тә киттеләр.

– Алар сезгә: «Сез, кадерлеләрем, кай яклардан килдегез? Без сезне көтәбез, каршы алабыз!» – дип җырлыйлар.

Боларын миңа, маричадан үзенчә тәрҗемә итеп, Иван Николаевич пышылдый.

Мин дә, соклануымны яшерә алмыйча, «Әфәрин!» дип кычкырудан тыелып кала алмадым, һәм без, бер-беребездән канәгать калып, эчкә – җылыга узабыз. Анда миңа зур горурлык белән үз куллары белән теккән мари милли киемнәрен күрсәтәләр. Ә мин гармунчыдан күзләремне ала алмыйм – менә ул чын раритетка ия кеше! Күлмәгенә гасырдан артык икән, ә күкрәген борынгы тәңкәләр бизи.

20-1

– Әбием – Нина Ивановнадан калган, – дип елмая ул. – Мин дә – Нина Ивановна. Шуңа күрә әбием нәкъ менә миңа мирас итеп калдыргандыр. Ничә тапкыр сатып җибәрүемне сорадылар, сатмыйм – саклыйм.

Иске Күклюк халкында гаилә җәүһәрләренә генә мондый караш түгел икән.

20-2

– Безнең «Марийские зори» ансамбле үзенең утыз еллыгын бәйрәм итәчәк, – дип сөйли Алевтина. – Аны иң элек бер максат: телне, традицияләрне саклау берләштерде. Балалар аларны өйрәнсен һәм онытмасыннар иде, чөнки безнең мари авылы – тирә-якта бердәнбер. Бүген исә районда бер генә чара да бездән башка узмый!

КҮКЛЮКНЕҢ ИКЕ «КУЯНЫ»

20-7

 

 Ә сез безнең турыда каян ишеттегез? – дип сораштырды миннән авылдагы кызыклы урыннары белән таныштырып йөргәндә Николай Мельников.

– «Сарафан радиосы» җиткерде! – дим.

Николай – Иван Мельниковның улы. Әтисе кебек үк, Иске Күклюк мәктәбендә эшли. Әтисе кебек үк авыл активисты булып тора.

– Бу безнең төп әтәчебез, – дип күрсәтә ул миңа язгы кояш карап өлгергән кар өеменә. – Биеклеге берничә метрга җиткән иде! Ышанмыйсызмы? Ә узган елны шундый зур маймыл әвәләп ясадык, хәтта Яңа елга әзерлек буенча республика конкурсында да җиңеп чыктык. Бүләккә бирелгән акчаларга

Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенәһәйкәл төзедек.

Сүз уңаеннан, Иске Күклюкта һәйкәлләр берәүгенәтүгел ・ өчәү Әмузейлар квадрат метрга исәпләгәндәреспублика башкаласындагыга караганда да күбрәк дияргәбула. Бүген алар барысы да бер максатка ・ туристлар агымын арттыруга эшли. Әйе, биредәавыл туризмы турында ишетеп кенәтүгел, чынбарлыкта да яхшы беләләр. Алай гына да түгел, туристларныңкүпләп килүе авылны гына түгел, халык традицияләрен дәсаклап-коткарып калачагына ышаналар. Берьюлы ике куянны атарга ниятлиләр, дисәк тәбуладыр.

Ә барысы да мәзәктән башланган: нәкъ ун ел элек Иван Николаевич лошемобиль уйлап тапкан.

・ Мин күрше авылда яшим. Анда барлыгы унсигез кеше генәкалдык, ・ дип сөйләп китте ул миңа. ・ Эшкәйөрергәкирәк, машинаныңватылган чагы була. Менәиске машинадан атка җигәторган конструкция уйлап таптым шулай. Атны җигеп куям да чиста кәчтүм-чалбардан, галстук тагып матур гына эшкәбарам ・ ни дисәңдәдиректор бит!

Лошемобиль фотографиясе, Интернетка эләгеп, Күклюкка туристлар сукмагы сала. Шуннан бирле йомгак тәгәри бирә Немецлар һәм кытайлар, финнар һәм японнар ・ кемнәр генәкилмәгән бирегә Әҗирле Кулибин, авылдашларын куандырып һәм туристларны шаккатырып, яңадан-яңа әкәмәтләр ясый. Менәинде мәктәп янында, рәт-рәт булып, күчереп йөртәторган мунча, Убырлы карчык өе, бәдрәф һәм хәтта мобиль чыршы да утыра. ЯнәшәдәгенәКүклюкныңтөп бизәге ・ «Мари ызбасы» Музей-йорты да урнашкан.

САЛАМ БАШЛЫ ЙОРТ

・ Ә тегесе нәрсә Ниндидер әкәмәт конструкция… ・ дип аптырап сорыйм, музейныңсалам түбәсен карый-карый.

・ Таган ул! ・ дип көләөлкән Мельников. ・ Җәен таган атынырга килегез.

20-8

Хәер, Күклюкта өй башындагы таганда атыну һәм лошемобильдәйөрүдән тыш та кызыклы нәрсәләр шактый. Туристлар өчен монда милли уеннарныңтулы бер исемлеге төзелгән: әйтик, чабата һәм мари милли киемен киеп карау, кәрзин үрү кәҗәсаву һәм хәтта кара мунчада юынып-чабынып чыгу. Сүз уңаеннан, әнәул ызбадан берничәадым ераклыкта гына тора.

・ Мондый мунчада ис тимиме соң・ дим, кара төтенне йота-йота. Чабынып чыгарга кыймасам да, эченәкереп карамый түзмәдем.

・ Соңаны төтен белән җылыталар да, ・ дип сөйли Николай. ・ Аннан соңкүмерләрен алалар, төтенен куалыйлар. Эссесе кала! Мондый мунчалар безнеңякларда еш очраган. Әаларныңсавыктыру үзлекләре барыбызга да яхшы билгеле: үпкәләрне чистарта, тире авыруларын дәвалый…

Иске Күклюктагы мунчаны һәм мари ызбасын китаплар буенча түгел, әле ул заманнарны яхшы хәтерләгән авылдашлары сөйләве, аларныңистәлекләре буенча яңартканнар.

・ Мин үзем дәменәшундый йортта туып-үстем, ・ дип сөйли өлкән Мельников. ・ Күрәсезме, түбәастындагы сәндерәне ・ бу иңҗылы урын, чөнки мичнеңэссесе югарыга күтәрелә әменәмич белән өй стенасы арасына зәмһәрир суыкларда вак терлек-туарны да керткәлиләр иде.

Мин як-ягыма каранам. Минем кебек шәһәр кешесе өчен кысанрак тоела, билгеле, әбит шундый өйләрдәкайчандыр өчәр буын бергәяшәгән. Озын эскәмияләр һәм өстәл, корама җәймәҗәелгән киңкарават, түбәгәэленгән бишек, әаныңянәшәсендә・ кечкенәсәке һәм каба. Борынгы заманнарда хатын-кызлар кичләрне әнәшулай үткәргәннәр: аяклары белән бишек тирбәткәннәр, шунда ук җеп тә эрләнгән, бишек көйләре дә көйләнгән.

– Ә монысы нәрсә?– дип, хәйләкәр генә сорап куя Иван Мельников, миңа зур гына, ләкин инде күгәрергә өлгергән тимер «ук» сузып.– Серен бераз чишәм: хуҗалыкта иң кирәкле әйбер!

Фотографыбыз белән тырыша-тырыша уйлыйбыз, нәтиҗәдә биреләбез. Чыра тоткычы икән. Мари халкында «изике, ичык» дип атала. Элек тоткычның очлы ягын стенага керткәннәр, ә икенче ягына нараттан яисә пихтадан нәзек чыра беркеткәннәр, ә аска – күмер өчен – сулы савыт куйганнар.

Мари ызбасы стеналарын бизәкле ак сөлгеләр бизи, өстәлдә самовыр утыра. Без кулдан тукылган палас өстендә басып торабыз. Әйтерсең лә, хуҗалар да янәшәбездә генә: гаилә башлыгы мичкә ягарга дип утынга гына чыккан, әни кеше хәзер яңа сауган кәҗә сөте алып керәчәк.

– Кытайлар кунакка килгән иде, – дип мактана Иван Николаевич. – Мунчада чабындырдык үзләрен, мичтә бәрәңге тәгәрәтеп ашаттык. «Караша! Караша!», – дип, исләре китте үзләренең.

 

"Татарстан" журналы, 2017.

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 3 декабрь 2019, 14:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования