КОРОЛЁВ Сергей Павлович

КОРОЛЁВ Сергей Павлович (30.12.1906, Житомир ш. — 14.1.1966, Мәскәү), ракеталар төзелеше һәм космонавтика өлкәсе галиме һәм конструкторы, гамәли космонавтиканы оештыручы һәм аңа нигез салучы, СССР ФА академигы (1958; 1953 тән мөхбир әгъза), Соц. Хезмәт Герое (1956, 1961), Ленин бүләге лауреаты (1957). Одесса һөнәри-төзелеш мәктәбен тәмамлый (1924), Киев политехник ин-тында укый (1924–1926), 1929 елда Н.Э.Бауман исем. Мәскәү югары техник уч-щесен, бер үк вакытта очучы-планёрчылар мәктәбен тәмамлый. 1930 дан Үзәк аэрогидродинамика ин-ты (Мәскәү) инженеры, биредә ул «Коктебель», «Кызыл йолдыз» һ.б. планёрларның конструкцияләрен эшли. 1932–33 тә Реактив хәрәкәтне өйрәнү төркеме (ГИРД, Мәскәү) башлыгы. 1933 тән Реактив фәнни-тикшеренү ин-ты (ГИРД һәм Ленинград газодинамика лаб-ясе нигезендә оештырыла) башлыгы урынбасары, 1934–37 дә ракета очкыч аппаратлары бүлеге башлыгы. К. җитәкчелегендә сыек ягулыклы беренче сов. ракетасы җибәрелә (1933), идарә ителүле канатлы ракета 212 (1939 да очыртыла), беренче тапкыр очучы В.П.Фёдоров тарафыннан идарә ителеп очыш ясалган, РП-318–1 ракетопланёры (1940) проектлары эшләнә. 1938 дә К. репрессияләнә, сәяси тоткынлыкта (ГУЛАГ лагерьларында) була; 1940–42 дә — Ту-2 бомбардировщигын серияләп җитештерүне үзләштергән 156 нчы з-д каршындагы Үзәк КБ-29да (Мәскәү), 1942–46 елларда 16 нчы моторлар төзү з-ды каршындагы Махсус тәҗрибә КБ-456 да (Казан) эшли, биредә серияле хәрби самолётларга сыек ягулыклы ракета тизләткечләрен кую мәсьәләләре хәл ителә, 1944 тә баш кон­структор урынбасары итеп билгеләнә, бер үк вакытта, 1945–46 да, Казан авиация ин-тының ракета двигательләре кафедрасында (В.П.Глушко тырышлыгы б-н төзелә) укыту эшендә. 1946–66 да 88 нче фәнни-тикшеренү ин-тының тәҗрибә КБ-1 дә (Мәскәү өлкәсе Калининград ш., хәзер Королёв ш.) бүлек башлыгы — баллистик ракеталарның баш конструкторы, ген. конструктор-директоры (1956 дан). 1957 дә реабилитацияләнә. Татарстанда кабат 1961 нең мартында Зәй р-нында «Восток» космик корабленең һәлакәтле төшүе китергән зыянны бетерү чараларын оештыру максатында була.

К. исеме космосны үзләштерү өлкәсендәге беренче казанышлар б-н бәйле. Аның фәнни һәм техник идеяләре бу тармакта киң куллану таба. К. җитәкчелегендә баллистик һәм геофизик ракеталар, йөрткеч ракеталар һәм пилот идарәсендәге космик корабльләр («Восток», «Восход» һ.б.) төзелә, алар ярдәмендә тарихта беренче тапкыр космик очышлар гамәлгә ашырыла; Җир һәм Кояшның ясалма иярченнәре, «Зонд» серияле планетаара разведчиклар җибәрелә, Айга, Венерага, Марска планетаара автомат станцияләр очырыла, Ай өслегенә космик аппарат утыртыла. Өч Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ш.и. СССР ФАнең К.Э.Циолковский исем. алтын медале б-н бүләкләнә. 1971 дә СССР ФА Президиумы С.П.Королёв исем. «Ракета-космик техника өлкәсендәге зур казанышлар өчен» алтын медален бул­дыра. Илнең шәһәрләрендә галимгә һәйкәлләр куела, урамнарга (ш.и. Казанда) аның исеме бирелә, Житомир, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә, Байконур космодромында мемориаль музей-йортлар ачыла. Самара аэрокосмик ун-ты, 2 фәнни-тикшеренү судносы, Памирда тау түбәсе, Тянь-Шаньда тау үткеле, астеро­ид, Айдагы талласоид К. исемен йөртә. Кызыл мәйданда Кремль стенасы буенда җир­ләнә.

Хезм.: Планёр «Красная звезда» // Самолёт. 1931. № 1; Данные для подсчёта весов // Самолёт. 1932. № 4; Ракетный полёт в стратосфере. М., 1934; Крылатые ракеты и применение их для полёта человека // Пионеры ракетной техники. М., 1972.

Әд.: Апенченко О. Сергей Королёв. М., 1969; Асташенков П.Т. Академик С.П.Королёв. М., 1969; Романов А.П. Конструктор космических кораблей. М., 1971.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования