КОРБУТ Михаил Ксаверьевич

КО`РБУТ Михаил Ксаверьевич (16.8.1899, Казан — 1.8.1937, шунда ук), тарихчы. Казан ун-тын тәмамлый (1922); укыган вакытта эшчеләр ф-тына нигез салучыларның берсе, аның оештыру бюросы әгъзасы, эшчеләр ф-тында президиум секретаре (1922 елга кадәр), мөдир (1926 га кадәр) булып эшли. Бер үк вакытта Шәрекъ пед. ин-тының марксизм һәм политэкономия кафедрасында (1922–23), Казан политехник ин-тында (1923–25), Татар коммунистик ун-тында (1924–25), Казан а.х. һәм урманчылык ин-тында (1925 тән; 1926–28 дә ректор, 1926 дан проф.) эшли. 1926 дан Казан ун-ты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе урынбасары, Шәрекъ пед. ин-ты каршындагы мари халкын өйрәнү җәмгыяте советы әгъзасы, Татарстан архив идарәсе комиссары, Казанда чыгып килүче көндәлек матбугат һ.б. төрле басмаларның мөхәррире һәм редколлегия әгъзасы («Голос пролетарского студенчества», «Казанский библиофил»). 1921–26 да ИСТПАРТ уполномоченные (Казан подкомиссиясе рәисе). 1927 нең декабрендә «троцкийчы-зиновьевчы оппозицион агым»да катнашуда гаепләнеп, партиядән чыгарыла (1928 дә яңадан партиядә торгы­зыла). 1930 дан Татарстан фәнни-тикшеренү икътисад ин-тының директоры урынбасары.

Казан ун-ты һәм эшчеләр хәрәкәте тарихы буенча хезмәтләре бар; 1933 тә репрессияләнә, 3 елга хөкем ителә (Казакъстан лагерьларында була), 1936 ның февралендә «Ухтпеглаг» лагерена 5 елга ябыла (Алма-Ата), 1936 ның декабрендә Казан төрмәсенә күчерелә (к. «Троцкийчыларның контрреволюцион-террористик оешмасы» эше); атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Хезм.: Рабочее законодательство Третьей Государственной Думы. К., 1925; Казанские рабочие перед Октябрьской революцией. К., 1928; Василий Константинович Магницкий и его труды 1839–1901 гг. Чебоксары, 1929; Национальное движение в Волжско-Камском крае: Национальные съезды в период Временного правительства. К., 1929; Казанский государственный университет им. В.И.Ульянова-Ленина за 125 лет. 1804/05–1929/30: В 2 т. К., 1930; Казанское студенчество в народнический период. К., 1930.

Әд.: Литвин А.А. Корбут Михаил Ксаверьевич (1899–1937) // Возвращённые имена. К., 1990; Ключевская Е.П. Забытая графическая сюита // Татарстан. 1996. № 9.

Е.С.Маслова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования