КОНЕВ Иван Никитич

КО`НЕВ Иван Никитич (23.12.1898, Самара губ., Бөгелмә өязе Чишмә Кирмәне а. — 19.11.1983, Куйбышев ш.), генерал-майор (1950), Сов. Союзы Герое (13.9.1944). Под­прапорщиклар мәктәбе каршындагы унтер-офицерлар бүлеген (Казан, 1916), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1936) һәм Генштаб Хәрби академиясен (Мәскәү, 1939) тәмамлый. Гражданнар сугышында, Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелештә катнаша (1939). Бөек Ватан сугышы елларында Умань дивизиясендә 3 нче гв. һава десанты командиры, Яссы-Кишинёв операциясендә батырлык күрсәтә; сугыш хәрәкәтләре б-н оста идарә иткәне өчен Герой исеме бирелә. 1945–55 елларда Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. Өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Малоархангельск (Орёл өлкәсе), Тульчин, Радомышль, Умань (Украина Респ-касы) шәһәрләренең Мактаулы гражданы.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования