КИРСАНОВ Александр Васильевич

КИРСА`НОВ Александр Васильевич (23.12.1898, Казан — 16.11.1994, Минск), генерал-майор (1942), Сов. Союзы Герое (15.1.1944). Казан реаль уч-щесен, укытучылар семинариясен, Берләштерелгән Киев мәктәбенең артиллерия бүлеген (1926), командирлар составы белемен камилләштерү курсларын (Мәскәү, 1939), К.Е.Ворошилов исем. Югары хәрби академияне (Мәскәү, 1949) тәмамлый. Гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы алдыннан артиллерия полкы, фронтта  Курск дугасы сугышында (1943), Днепр елгасын кичкәндә (1943), Белоруссияне (1944), Польшаны (1945) азат иткәндә батырлык күрсәткән 76нчы гв. Кы­зыл байраклы Чернигов дивизиясе б-н җитәкчелек итә. Днепр елгасын кичкәндә сугыш хәрәкәтләре б-н җитәкчелек иткәне өчен Герой исеме бирелә. Дивизия, Пренцлау шәһәрен алганда, тоткыннар лагереннан Бельгиянең барлык генералитетын — 33 генералны азат итә. 1945 тә К. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. 1949–60 та Совет Армиясендә командир вазифаларын башкара. 1960–74 тә Белоруссия ун-ты проректоры. Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Польшаның «Крест» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Чернигов шәһәре, шәһәр тибындагы Брагин посёлогы һәм Калинковичи (Белоруссия Респ-касы) шәһәренең мактаулы гражданы.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования