КИРПОНОС Михаил Петрович

КИРПОНО`С Михаил Петрович (21.1.1892, хәзерге Украина Респ-касы, Чернигов өлкәсенең Нежинск р-ны Вертиевка штп. — 20.9.1941, Украина ССР, Полтава өлкәсенең Лохвицкий р-ны Дрюковщина а.), генерал-полковник (1941), Сов. Союзы Герое (21.3.1940). Киев кызыл старшиналар мәктәбен (1922), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1927) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Гражданнар сугышы елларында Н.А.Щорс җитәкчелегендәге дивизиядә полк командиры. 1922 елдан Киев кызыл старшиналар мәктәбендә башлык ярдәмчесе һәм комиссар, 1927 дән укчы дивизия штабы башлыгы. 1934–39 да ТАССР ҮБК исем. Казан пехота хәрби уч-щесе башлыгы. Совет-фин сугышында укчы дивизия командиры; сугыш хәрәкәтләре б-н җитәкчелек иткәне өчен Герой исеме бирелә. 1940–41 дә корпус командиры, Ленинград хәрби округы, аннан аерым Киев хәрби округы гаскәрләре командующие. 1941 нең июнь–сентябрь айларында Уңъяк яр Украина терр-ясендә авыр сугышлар алып барган Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре командующие. Сугышта һәлак була. Сугыштан соң Киевның Дан паркына күчереп җирләнә. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (үлгәннән соң) һәм медаль б-н бүләкләнә. Чернигов шәһәрендә К.ка бюст урнаштырыла, Казанда, Казан Кремле терр-ясендә, элеккеге хәрби уч-ще бинасына мемориаль такта куела.
Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Церковный М.Ф., Шиганов А.Д., Юрьев Б.Ф. Героев подвиги бессмертны. Киев, 1982; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования