КИРПИЧНИКОВ Пётр Анатольевич

КИРПИ`ЧНИКОВ Пётр Анатольевич (5.1.1913, Вятка губ. Царёвосанчурск ш. — 26.3.1997, Казан), химик-технолог, техник фән. д-ры (1972), РФАнең мөхбир әгъзасы (1991; 1976 елдан СССР ФАнең мөхбир әгъзасы), ТАССР, РСФСРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1969, 1975), БР һәм ТР ФАләренең шәрәфле әгъзасы (1991, 1992), СССРның атказ. химигы (1973). Пермь (1931–32) һәм Мәскәү (1933–35) химия-технол. ин-тларында укый, 1936 елда Казан химия-технол. ин-тын тәмамлый, 1940 ка кадәр С.М.Киров исем. Казан ясалма каучук з-дында эшли. 1940–46 да Совет Армиясе сафларында, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 дан Казан химия-технол. ин-тында (бүленеп, 1947–54 тә Шкопау ш. (Германия), «Буна» химия комб-тында баш инженер, киңәшче), 1957 дән технол. ф-ты деканы, 1960–87 дә ясалма каучук технологиясе каф. мөдире, бер үк вакытта проректор (1961 дән), ректор (1964 тән), проф. (1965); 1988 дән ректор киңәшчесе һәм Эластомерлар эшләү үзәгенең фәнни җитәкчесе. 1982–87 дә СССР ФАнең Казан ф-лы Президиумы рәисе.

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясенә карый. Полимерларны искерүдән саклау өчен фосфор­органик кушылмалар куллану ысулларын өйрәнә. Мономерларны һәм полимерларны фосфорорганик кушылмалар б-н тотрыклыландыруның фәнни нигезләрен булдыра, фосфорлы антиоксидантлар, аруга каршы матдәләр, ингибиторлар, стабилизаторлар эшли. Бутадиенның стирол б-н сополимерлашуын, винилиденхлоридның бутадиен б-н радикаль сополимерлашуын өйрәнә. Полисульфид һәм уретан эластомерларын өйрәнүгә зур өлеш кертә, реакциягә керү мөмкинлеге булган функциональ төркемнәр, ш.и. озонолиз юлы б-н (герметиклар, полимер композицияләр модификаторлары, майларга өстәмәләр һ.б.) олигомерлар синтезлау ысулларын эшли. Синтез стадиясендә һәм кабаттан эшкәрткәндә полисульфид олигомерларны туендырылмаган төрле кушылмалар б-н модификацияли. К. җитәкчелегендә кристаллашуы көйләнелә торган туендырылмаган вальцовкаланучы каучуклар, коелган уретан каучуклар, нефть эмульсияләре деэмульгаторлары сыйфатында кулланылучы этилен оксиды б-н изобутилен блоксополимерлары синтезлана; коррозия һәм кокс ясау термополимерлаштыру процесслары ингибиторлары, химик җиһазлар һәм корылмалар өчен коррозиягә каршы капламнар, аппаратларда һәм торбалы үткәргечләрдә тозлар һәм полимерлар утырмаларын булдырмый калу ысуллары эшләнә; төзелеш техникасында, нефть һәм нефть чыгару сәнәгатендә файдаланылучы тиоколлар, полиуретаннарның яңа типлары алына. К. «Оргсинтез» ҖБдә, «Түбәнкаманефтехим» АҖ пр-тиеләрендә, С.М.Киров исем. ясалма каучук з-дында, Татарстанның һәм Россиянең башка сәнәгать үзәкләрендә органик синтез продуктларын, каучукларны, полимерларны җитештерүне үзләштерүдә катнаша. Аның инициативасы б-н Казан химия-технол. ин-тында (хәзер Казан технол. ун-ты) яңа факультетлар, кафедралар оештырыла, яңа белгечлекләр: эластомерларны кабаттан эшкәртү технологиясе, химик кибернетика, сәнәгый биотехнология, электрохимия җитештерү, лаклы-буяулы капламнар технологияләре, икенчел материалларны рекуперацияләү, тирән вакуум, суыту техникасы, биоорганик синтез; химия һәм нефть химиясе сәнәгате өчен инженер-икътисадчылар әзерләнә башлый. К. химия буенча өлкә һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр — югары сыйныф укучылары өчен «Орбиталь» җәйге химия мәктәбенә нигез салучы (1997 елдан аның исемен йөртә). Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Уйлап табуга 330 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Тынычлык фонды Советының Татарстан респ-касы бүлеге (1966 дан), Д.И.Менделеев исем. Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе (1975–85), ТАССР ЮСның фәнни-техник прогресс комиссиясе (1983–88) рәисе. СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1989). Казанда К. исемендәге урам бар. 1966–71, 1983–88 елларда ТАССР ЮС депутаты. Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, РСФСР ЮС Президиумы Мактау грамотасы б-н бүләкләнә.

Хезм.: Химия и технология мономеров для синтетических каучуков. Л., 1981 (автордаш); Полисульфидные олигомеры и герметики на их основе. Л., 1983 (автордаш); Химия и технология синтетического каучука. Л., 1987 (автордаш).

Әд.: Член-корреспондент АН СССР, доктор технических наук, профессор, ректор Казанского химико-технологического института П.А.Кирпичников: Биобиблиогр. К., 1982; Пётр Анатольевич Кирпичников: Избранные труды, воспоминания, материалы. К., 2003.

В.Г.Абзалова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования