КАЙМАНОВ Никита Фадеевич

КАЙМА`НОВ Никита Фадеевич (24.9.1907, Уфа губ. Минзәлә өязе, хәзер ТРның Түбән Кама р-ны Прости а. — 18.2.1972, Мәскәү), Сов. Союзы Герое (26.8.1941), полковник (1958). «Выстрел» курсларын (1940), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1929 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, НКВД гаскәрләренең чик буе отряды штабында бүлек башлыгы. 1941 нең июнь ахыры — июль башында батырлык күрсәтә: 19 тәүлек дәвамында отряды б-н совет-фин чигендә дошманның күпсанлы атакаларын кире кайтара; чигенүгә әмер алып, К. җи­тәк­че­ле­ген­дәге отряд чолганыш боҗрасын өзә һәм, 160 км ара узып, төп частьләр б-н кушыла. Сугыштан соң хезмәтен чик буе гаскәрләрендә дәвам итә (1958 гә кадәр). Мәскәүдә яши. Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Геройга туган ягында Музей-йорт төзелә.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Чернышёв Т.А. Застава Кайманова. Петрозаводск, 1975; Счеревский В.С., Дрыган Ю.Д. Застава в огне. Петрозаводск, 1982; Бессменные часовые. М., 1983; Героям Родины — слава. Петрозаводск, 1985.

В.А.Шагалов.

 

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования