КӘРИМИ Фатих Гыйльман улы

КӘРИМИ` (Кәримов) Фатих (Мөхәммәтфатих) Гыйльман улы (17.3.1870, Самара губ., Бөгелмә өязе Миңлебай а. — 27.9.1937, Мәскәү), язучы, нашир, җәмәгать эшлеклесе. Г.Кәримов улы. Башлангыч белемне өйдә атасыннан ала. 1892 елга кадәр «Камалия» (Чистай ш.) мәдрәсәсендә укый; бер үк вакытта рус теле һәм әдәбияты дәресләренә дә йөри, моның өчен (ш.у. шәкертләр арасында «Тәрҗеман» г-тасы идеяләрен тараткан өчен) мәдрәсәдән куыла. 1892–96 да чиновниклар тәрбияли торган «Мәктәп мөлкия-шаханә» (Истанбул) югары уку йортында укый. Гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә. 1896–98 дә Таврия губернасы, Ялта өязендә, җәдит мәдрәсәсендә укыта. Бак­ча­са­рай­да мөгаллимнәр әзерләү курсларына җи­тәк­челек итә. 1899 ның февраль-маенда алтын приисклары хуҗасы М.Рәмиев б-н бергә Европаның берничә иленә сәяхәт кыла; шул ук елда Мәскәүдә нәшрият эшен һәм немец телен өйрәнә. 1899 ның июлендә гаиләсе б-н Оренбург шәһәренә күчеп килә. Җәен Каргалы бистәсендә җәдитчә белем бирүче мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү курсларында укыта. 1900 дә С.-Петербургта И.М.Бораганский нәшриятында практика үтә. 1902 дән, атасы вафатыннан соң, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» басмаханәсе б-н җитәкчелек итә. 1906 да мөселманнар әдәби түгәрәген оештыра. 1906 дан «Иттифак әл-мөслимин» партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы була, 1906–17 дә — «Вакыт» г-тасы баш мөхәррире, 1917 дә — Оренбург мөселманнары Бюросы рәисе. Бөтенроссия мөселманнары корылтайларына (1905, 1906, 1914, 1917), 1917 нең маенда 1 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Оренбург делегатларыннан Милли Шура әгъзасы итеп сайлана. 1917 нең 1 ноябреннән «Яңа вакыт» г-тасын нәшир итә башлый. 1917–24 тә Оренбургның төрле уку йортларында укыта. 1919 дан «Эшчеләр дөньясы», «Юл» г-таларында языша һәм аларның редколлегияләрендә әгъза була. 1925 тән Мәскәүдә яши, СССР халыклары Үзәк нәшриятының татар бүлегендә эшли, Көнчыгыш ин-тында төрек теле укыта, «Эшче» г-тасында языша. 1937 нең августында кулга алына һәм «Төркия файдасына шпионлык кылуда һәм партия җитәкчеләренә каршы террор актлары оештыру»да гаепләнә. Шул ук елның сентябрендә СССР Югары суды Хәрби коллегиясе тарафыннан үлемгә хөкем ителә; 1959 да аклана.

К. иҗатының төп идеясе — искечә укыту ысулларын тәнкыйтьләү, татар мәктәбендә реформалар үткәрү өчен көрәш. Авыл мәдрәсәсен тасвирлаган «Җиһангир мәхдүм» (СПб., 1900) хикәясе — К.нең беренче әсәрләреннән. Автор мәдрәсә шартларының фәкыйрьлеген, укыту ысулларының кадимилеген тасвирлый. «Салих бабайның өйләнүе» (1901) хикәясе герое — умартачы Салих бабай — авыл балаларына әкиятләр, үз тормышыннан төрле вакыйгалар сөйли. К. геройның бай рухи дөньясын ачып сала, «гади» кешеләр б-н аралашуның рәхәтлеген күрсәтә. «Бер шәкерт илә бер студент» (1899) повестенда язучы гротеск ярдәмендә кадимче муллаларның наданлыгын сурәтли. Вакыйга шәрекъне өйрәнүче рус студентының Бохарада белем алган татар мөдәррисе б-н пароходта корган әңгәмәләре тирәсенда бара. Мөдәррис студентның гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә биргән гади сорауларын да аңламый. Кадимчелек дошманы буларак, К. аларның наданлыгын күпертеп күрсәтә һәм шуның аркасында мөселман руханиларының катгый тәнкыйтенә дучар була. «Нуретдин хәлфә» (1899; нәшер ителүе 1996) повестенда да К. кадими мулла образына мөрәҗәгать итә. Мәгърифәтчелек романтизмы рухында язылган «Морза кызы Фатыйма» (1901) повестеның төп героинясы, бакчачыга булган мәхәббәте хакына өен ташлап, сөйгәне б-н чит илгә китеп бара. Качып киткән яшьләрне куып җитеп, кызның әти-әнисе никахка ризалыкларын бирәләр. Язучы саф мәхәббәт тантанасын күрсәтә, укучыны кешенең дәрәҗәсе аның чыгышына карап түгел, ә рухи сыйфатларына карап билгеләнергә тиеш икәненә инандыра. «Хыялмы? Хакыйкатьме?» (1908) повестенда 2 нче Дәүләт Думасы депутаты б-н мәгърифәтле татар хатыны арасында барган әңгәмә аша милләт язмышы мәсьәләләре яктыртыла. Язучы әңгәмә темасына тирән кызыксыну күрсәткән булып, асылда, бу кызны ничек итеп икенче хатынлыкка алырга икән дип уйлап утырган депутатны ирония б-н тасвирлый. К. — сәяхәтнамә жанрында язылган берничә китап авторы да. «Ауропа сәяхәтнамәсе» (СПб, 1902) китабында ул 1899 дагы сәяхәте турында яза, татар һәм Европа халыклары көнкүрешен һәм мәдәниятен чагыштыра, соңгыларының уңышларына сокланып карый. Татарның артта калуын уку системасын үзгәртергә, укыту программаларына дөньяви фәннәрне кертергә теләмәү б-н аңлата. Шундый ук фикерләр 1903 тә Бакчасарай шәһәренә «Тәрҗеман» г-тасының 20 еллыгын бәйрәм итәргә барганда алган тәэсирләре чагылыш тапкан «Кырымга сәяхәт» китабында да (Оренбург, 1904) урын ала. 2 нче Балкан сугышы вакытында «Вакыт» г-тасында басылган хат-язмалар җыентыгы «Истанбул мәктүбләре» (Оренбург, 1913) исеме б-н аерым китап булып нәшер ителә һәм К. иҗатында әһәмиятле урын ала. Хатлар рәвешендәге бу очеркларда К.нең Төркиянең икътисадына, сәясәте, мәдәнияте, мәгарифе, тарихына караган фикерләре урын ала. Төркиянең икътисади уңышсызлыклары, хәрби потенциалы түбән булу сәбәбен ул укыту системасының артта калганлыгы б-н аңлата. К. рус, француз, төрек фәнни-популяр әдәбияты тәрҗемәчесе булып та таныла. Ул ш.у. Польша язучысы Ф.Ф.Пуцековичның дөньядагы 30 халыкның тормышы һәм көнкүрешенә багышланган берничә брошюрасын, 1917 дән соң В.И.Ленин, шәркыятьче В.В.Бартольд хезмәтләрен тәрҗемә итә. К. тарих, география, педагогикага караган дәреслекләр авторы: «Мөхтәсар җәгърафия» («Географиянең кыскартылган курсы», 1899), «Мөгаллим вә мөрәббиләргә рәһнамә» («Укытучылар вә тәрбиячеләр өчен кулланма», Оренбург, 1902), «Мөхтәсар тарихе гомуми» («Кыскартылган гомум тарих», Оренбург, 1911) һ.б. К.нең иҗаты һәм тормышына караган мәгълүматлар ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты фондларында, ТР Милли архивында, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда саклана. Әлмәт р-нындагы Миңлебай авылында 1998 дән Кәрими музее эшли.

Әсәр.: Мәрхүм Гыйльман ахунд. Оренбург, 1904; Аннан-буннан. Оренбург, 1907; Ф.Кәрими әсәрләре. К., 1925; Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860–1905). К., 1979; Морза кызы Фатыйма: Сайланма әсәрләр. К., 1996; Istanbul mektuplari. Ist., 2001.

Әд.: Гайнетдинов М. Мәгърифәтче әдип // Мирас. 1995. № 7/8; Абдуллин Я. Җәдитчелек хәрәкәте һәм Ф.Кәрими // Татарстан. 1996. № 6; Әхмәтҗанов М. Ф.Кәрими мирасына яңа сәхифәләр // Казан утлары. 1999. № 6; Фатыйх Кәрими: Фәнни-биогр. җыентык — Фатих Карими: Науч.-биогр. сборник. К., 2000; Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. К., 2004; Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1975; Рахимкулова М. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1997; Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала ХХ в. как общественнополитическое движение. Уфа, 2002; Ахунов А. Запечатлённое слово Ф.Карими // Татарский мир. 2004. № 5.

А.М.Ахунов.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования