КАРБЫШЕВ Дмитрий Михайлович

КА`РБЫШЕВ Дмитрий Михайлович (26.10.1880, Омск ш. — 18.2.1945, Австрия), фортификация өлкәсе галиме, инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты (1940), хәрби фән. д-ры (1941), проф. (1938), Сов. Союзы Герое (1946, үлгәннән соң). Нагайбәкләр нәселеннән — керәшен татар. Себер кадетлар корпусын (1898, Омск ш.), Николаев хәрби инженерлык академиясен (1911, С.-Петербург), Генштаб Хәрби академиясен (1938, Мәскәү) тәмамлый. 1904–05 елларда рус-япон сугышында катнаша. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Көньяк-Көнбатыш фронтта инженерлык эшләре б-н җитәкчелек итә. 1918 дән Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышы вакытында Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясендә инженерлар башлыгы, Көньяк фронтның инженерлар башлыгы ярдәмчесе. 1923–26 да Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясе Баш хәрби-инженерлар идарәсенең Инженерлык ком-ты рәисе. 1926 дан М.В.Фрунзе исем. Хәрби академиядә каф. башлыгы, 1938 дән Генштаб Хәрби академиясендә каф. башлыгы ярдәмчесе. Хезмәтләре хәрби-инженерлык сәнгате һәм хәрби тарихка карый. Бөек Ватан сугышы башында каты контузия алган хәлдә әсирлеккә эләгә. Концлагерьларда фашистларга каршы агитация алып бара. Маутхаузен (Австрия) лагеренда гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелә. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Мәскәү, Омск, Таллин һәм Маутхаузен шәһәрләрендә К.ка һәйкәлләр куела. Казанның бер урамы К. исеме б-н атала һәм мемориаль такта урнаштырыла.

Хезм.: Избр. науч. труды. М., 1962.

Әд.: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Давыдов Л.Д. Верность. М., 1984; Познанский В.С. Д.М.Карбышев. Новосиб., 1985; Решин Е.Г. Генерал Карбышев. М., 1987; Гришин Я., Шарафутдинов Д. На службе Родине. К., 2005.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования