КАМСКИЙ Гата Рустемович

КА`МСКИЙ Гата (Гатаулла) Рөстәм улы (2.6.1974, Новокузнецк ш.), шахматчы, хокук белгече, халыкара гроссмейстер (1990). СССР (1987, яшүсмерләр арасында), АКШ (1992), дөнья (1992, команда ярышларында) чемпионы. Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) версиясе буенча дөнья беренчелегендә финалист. Дөньяның көчле гроссмейстерлары халыкара шахмат турнирында 2 нче приз ала (София, 2006), Дөнья кубогы иясе (2007). 1989 елдан АКШта яши. 2004 тә Аризона ун-тының юридик ф-тын (АКШ) тәмамлый, үзенең шәхси юридик конторасын ача.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования