КАМАЙ Гыйлем Хәйри улы

КАМА`Й Гыйлем Хәйри улы (23.2.1901, Казан губ. Тәтеш ш. — 17.3.1970, Казан), химик-органик, химия фән. д-ры (1941), проф. (1931), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1944, 1961). А.Е.Арбузов шәкерте. Мышьякорганик кушылмалар химиясе буенча фәнни юнәлешкә нигез салучы. 1926 елда Томск ун-тын тәмамлый. 1926–29 да Татар коммунистлар ун-тында эшли. 1930 да квалификациясен күтәрү өчен Тюбинген ун-тына (Германия) җибәрелә. 1931–37 дә Казан ун-тында (1935 тән директор). Бер үк вакытта Казан химия-технол. ин-тында: арадаш продуктлар һәм буягычлар каф. мөдире (1931–37), директор урынбасары (1944–45), төп органик синтез каф. мөдире (1946–70), мономерлар һәм полимерлар комплекслы лаб-ясе җитәкчесе (1958–70). 1945–52 дә СССР ФАнең Казан ф-лында гыйльми сәркәтип. Хезмәтләре элементорганик һәм нитрокушылмалар химиясенә карый. Д.И.Менделеев периодик системасындагы 5 нче төркем элементларының органик кушылмалары реакцияләрен, синтез ысулларын ача. Бөек Ватан сугышы елларында Оборона Дәүләт ком-ты йөкләмәсе буенча А.Е.Арбузов җитәкчелегендәге әйдәп баручы химиклар төркеме б-н заринны ресинтезлауда катнаша. Мышьякорганик кушылмалар буенча өйрәнүләрне К. немец химигы Я.Мейзенгеймер лаб-ясендә башлый. Катнаш фосфор-мышьякорганик кушылмаларның яңа төркемен ачуы әлеге эшләрнең дәвамы булып тора, анда мышьяк атомы фосфор атомы б-н турыдан-туры бәйләнгән. Мышьякның кислородлы к-та эфирлары меркаптаннар б-н реакциягә җиңел кереп, өч валентлы мышьякның тиокислота эфирларын барлыкка китерүен исбатлый, гөмбәчеккә каршы актив кушылмалар ала. Өчалкилфосфитларның дүртхлорлы углерод б-н үзара тәэсир итешү реакциясен ача (к. Камай реакциясе), реакция продуктлары — фосфорның төрле к-талары өчхлорлы метил кушылмаларының — гербицид һәм фунгицид активлыкка ия булуын күрсәтә. Фосфор к-тасының аллил эфирларын синтезлый (В.А.Кухтин б-н берлектә), аларның полимерлашуын һәм сополимерлашуын өйрәнә, бу мәсьәлә аның тарафыннан (В.С.Цивунин б-н берлектә) фосфорның алкенил кушылмаларында да чишелә. Өч валентлы фосфор к-тасы эфирларының чиксез к-талар һәм аларның кушылмалары б-н реакцияләрен эшли (бергәләп). Өч һәм биш валентлы фосфор хлоридларының төрле чиксез һәм галогенлы углеводородлар б-н реакциягә керү сәләтен өйрәнә (бергәләп). К.ның нитрокушылмалар (югары энергияле кушылмалар) өлкәсендәге хезмәтләре оборона сәнәгате өчен зур әһәмияткә ия була. Төп органик һәм нефтехимик синтез технологиясе буенча хезмәтләр, Казан химия фәнни мәктәбе вәкилләре турындагы фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Татарлар арасында химияне һәм химик технологияләрне популярлаштыруга өлеш кертә, русча-татарча химия терминнары сүзлеген төзи, химия дәреслеген татар теленә тәрҗемә итә. 1920 елларда К. республиканың Революция хәрби советы сәяси идарәсенең Көнчыгыш бүлеге агитатор-пропагандисты, РКП(б) ҮК каршындагы Тюркбюро татар-башкорт секциясе интернационал бүлеге лекторы, авылларда комсомол ячейкаларын оештыручы була. Кызыл Армия сафларында генерал-лейтенант Г.М.Семёнов, адмирал А.В.Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. 35 авторлык таныклыгы бар. Фәнни-тикшеренү һәм җәмәгать эшләрендәге казанышлары өчен Татарстанның Соц. Төзелеш Батыры исеме бирелә (1932). СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952). Ике Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. 1937–39 елларда репрессияләнә. 1994 тә ТР ФА химия һәм химик технол. өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләр өчен Г.Х.Камай исем. бүләк булдыра. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Хезм.: О реакции получения фосфонуксусного и фосфонмалонового эфира // Журн. общей хими. 1947. Т. 17, вып. 12 (автордаш); Методы синтеза и реакции эфиров кислот мышьяка // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1964. Кн. 13 (автордаш); Стереохимия органических соединений фосфора и мышьяка // Успехи химии. 1966. Т. 35, вып. 8 (автордаш); Мечте навстречу. М., 1970.

Әд.: Гильм Камай. К., 1982; Валеева Н.Ш., Вьюгина С.В. Научно-педагогический потенциал химической школы Г.Х.Камая. К., 2005.

В.Г.Абзалова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования