КАБАЕВА Алина Марат кызы

КАБА`ЕВА Алина Марат кызы (12.5.1983, Ташкент), спортчы (нәфис гимнастика), РФнең атказ. спорт остасы (2000). Мәс­кәү сервис ун-тын (2007), Петербург физик культура, спорт һәм сәламәтлек ун-тын (2009) тәмам­лый. Гимнастика б-н 1986 елда шөгыльләнә башлый, тренерлары — РФнең атказ. тренерлары В.Н.Шаталина, И.А.Винер (1995 тән, Мәскәү). Игелекле уеннарда (1996), РФ чемпионатларында (1999–2001, 2004) җиңүче; Европа (1998–2000, 2004), дөнья (1999, 2001, 2003) чемпионатларында, Олимпия уеннарында (2004) абсолют чемпион. Олимпия уеннарында бронза медаль (2000) ала. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы (2001–05), РФнең Иҗтимагый палатасы (2005–07) әгъзасы, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты (2007 дән). Дуслык, 4нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденнары б-н бүләкләнә.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования