5 нче тарих - "Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы". Сугыш чоры балалары: сигез язмыш

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

 

  1. Беренче язмыш. “Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды”
  2. Икенче язмыш. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”
  3. Өченче язмыш. “Кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым”
  4. Дүртенче язмыш. “Барысына да сугыш гаепле, сугыш кына”
  5. Бишенче язмыш. “Күңелле генә барган Сабантуй бәйрәмен сугыш өзде”
  6. Алтынчы язмыш. “Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык”
  7. Җиденче язмыш. “Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?”
  8. Сигезенче язмыш. “Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле”

 

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм - 9нчы Май - Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

 

 

Беренче язмыш. “Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды”

Наилабый Сабиров1932 елның 22 августында Әтнә районының Дусым авылында туа. Хезмәт юлын 1950 елда укытучы буларак башлый. 1954-1960 елларда комсомол оешмасында җитәкче булып эшли. 1960 елда аны “Чулпан” колхозы рәисе итеп сайлыйлар, биредә 34 ел колхоз белән җитәкчелек итә. Ул – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.



- Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Әтием Закирапай белән мине атка утыртып Сабантуйга алып барырга тиеш. 1937 елда әтине колхоз рәисе итеп билгеләп куйдылар, шуның өчен таңнан торып эшкә чыгып китә иде ул. 1941 елның июнь иртәсен бик ачык хәтерлим, күңелемдә авыр хатирә булып сакланып калды ул. Якты һәм аяз көн иде ул, күктә бер болыт әсәре дә юк. Кәефләр дә күтәренке. Ул чакта сугыш башланганын белмим әле, түземсезлек белән әтинең эштән кайтуын көтәм. Тәрәзәдән күземне дә алмыйм. 

 

Ниһаять, әти дә кайтып җитте. Йөзендә ниндидер җитди уйчанлык, тирән сагыш. “Улым, сугыш башланган, бәйрәмгә барып булмый әле. Син өйдә калып тор, ә мин апаңны алып кайтам”, - дип чыгып китте. “Сугыш” дигән шомлы сүзне беренче тапкыр шул вакытта ишеттем дә инде, - дип сөйли Наил абый. 

 

 

“Аерылыша алмый тордык, чалбарына тагылып бардым”


Әтисе Закирны, 1896 елгы булганга, ярты ел армиягә алмыйлар. Соңрак, 1941 елның икенче яртысында гына хәрби хезмәткә чакырыла ул. “Әтине озатырга әни белән авыл башына кадәр мендек. Әти барыбызны да кочаклап саубуллашты. Мине кысып-кысып кочаклаганы истә калган. Анын белән озак вакыт аерылыша алмый тордык, аның чалбарына тагылып бардым. 

 

Поезд кузгалып китте... Без - дүрт бала: бер ир, өч кыз, әни белән елап авылда калдык. Бөтен тормышның авырлыгы әни җилкәсенә төште. Без, балалар да, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар караса, сарык карадык, бозау караса, бозау тәрбияләдек. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәге көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды”, - ди ул.

- Әти хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде. 

 

Авырлыкларга карамастан, әти җылы сүзләр табып безне һәрвакыт җиңүнең киләсенә ышандырды. Хатларында үзенең сугышчан иптәшләре хакында да язды. “Сугышта тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның файдасы тиде”,– дип язган ул бер хатында. Әти тәмәке тартмады, - дип искә алды Наил абый.
 

“Тиздән үләчәк, озак яши алмас, дип әйттеләр”


1943нче елда Закир абый сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. Армия хезмәтеннән азат ителеп, туган авылына кайта.

- Без ат белән каршы алырга барганда әти җәяүләп Җөлби авылына кадәр кайтып җиткән иде. Аның кайтуы бәйрәмгә тиң булды. Тик ярты елдан соң әти кабат сугышка китте. Ләкин 1944нче елның ахырында авыр яраланып кайтты. Әтинең хәле катлаулы булганга күрә, аны самолет белән Казанга алып киттеләр. Без әни белән аның янына хастаханәгә бардык, шәфкать туташы чыгып, әти белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Тиздән үләчәк, озак яши алмас дип әйттеләр. Әти алай тиз генә бирешмәде, бер еллап хастаханәдә дәваланды. Үз хәлен үзе белгәндер, безгә сиздермәскә тырышты. Аллаһыга мең шөкер, ул 88 яшенә кадәр яшәде, - ди Наил абый.
 

“Ачлыктан шешенеп үлделәр, безне сыер саклап калды”


Наил абый сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала. Сугыш башлангач, бер-ике ел алай ук авыр булмаган. Чөнки әниләре Нәсимәбик тырыш хатын-кыз була, сыер асрый. Иң авыр сугыш елларында абзардагы сыерлары аларны ачлыктан саклап калган. Сыеры булмаган кешеләрнең ачлыктан шешенеп үлгән очраклары да булган. Ул вакытта авыл халкы сыер бозаулап күп тә үтмичә, аны суя торган була. Наил абыйлар гаиләсе ике-өч ел бозауны саклап үстерә ала. Тик соңыннан, көз көне аны икмәккә алыштырырга мәҗбүр булалар.

- Ул икмәкне аз-маз итеп карап кына тотып яшәгәндер инде әни. 1943нче елларда халык кузгалак, кычыткан, акбаш ашауга күчте. Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя идек. Бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар бик кырыс. Хәтерлим, Кәүсәрия апа иптәш кызы белән башак җыярга барды. Ул елларда авылларда тәртип урнаштырырга, тикшерергә махсус кешеләр билгеләнде. Шундый активистларның берсе Гайшәапаларны басуда күреп ала. Билгеле, ул аларның бер уч башкаларын алып калган, бик каты куркыткан. Апа куркуыннан фермада эшләүче иптәш кызы янына менеп утырган, шунда аягы эшләп торган пироватка эләккән...  

Олы апаны 4–5 ел окоп казырга, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга йөрттеләр. Бер апа гына йөрмәде, урман кисүчеләр дә, окоп казучылар күп булды. Мин дә эшләп үстем, унбер яшьтән көтү көтәргә туры килде. Шулай бервакыт көтү көткәндә, 4–5 сарык юкка чыкты бит. Көтүче гаепле, югалган маллар өчен акча түләтәләр. Сарыкларны эзләп, сугышка бармаган Нури абый белән Марига киттек, басу буйлап сарык эзлибез, ә күз җир өстендә калган өшегән бәрәңгеләргә төшә. “Бәрәңге җыярга килсәң була икән монда”, - дигән уй сызылып үтә. Шулай йөри торгач кичке караңгылык төште. Без якындагы колхозга барып йокладык. Сарыкларны икенче көнне генә таптык, алар елга кырыенда йөриләр иде. Зур бәладән котылып калдык, - дип сөйли танышым.



Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне балаларга да эшләргә туры килә. Наил абый малларны ашату өчен ашлык басуы кырыйларыннан бала-чагаларның урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр балачак мизгеленең бер өлеше генә.

- Бервакыт уфалла арбасын алып, тау кырыена печән чабарга киттем. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Мин нәрсә әйтер икән дип сагаеп кына торам. “Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык әле”,– диде. Ул вакыттта басуда арыш, борчак, карабодай игәләр иде. Шуларны чаптык, тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашый идек. Чалгы, урак белән эшләдек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде, берничә егет белән бергә чыгып китә идек. Үзең генә үгезне тыңлатам димә, үгез теләгән җиренә бора да алып китә, - ди ул.
 

“Мәктәп салкын, утын әзерләргә йөрдек”


- 1–2 ел бригадир ярдәмчесе булып та эшләп алдым. Бар да кул белән эшләнә, авыр. Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп күрсәттеләр. 1943 елдамы, 1944 елмы, төгәл хәтерләмим, Казанда алдынгылар слёты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк, калын кара тышлы Г. Тукай китабы алып кайтты. Ул күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, акча кирәк бит. Ә китап авыл буйлап йөрде. Мин дә аны күп тапкырлар укып чыктым. Гомумән, китаплар укырга бик яраттым. “Укырга кирәк, укыган кеше тиешле сәгатен генә эшли, башкалар алдында дәрәҗәсе дә бар”, - дип уйлана идем. Чөнки уртанчы апа Сабада хисапчылар курсында укыды. Җәяүләп йөрделәр. Эшли башлагач, апа эш сәгате бетүгә кайтып китә, без эшлибез. Аңа кызыгып кала идек.

 

Авыр булса да, без укырга тырыштык. Башта Дусым авылындагы башлангыч мәктәптә укыдык. Мәктәп салкын, аны җылыту өчен юньлерәк укыган балаларны утын әзерләргә җибәрәләр иде. Ул вакытта колхозның бер гектар чамасы агачлыгы бар, шунда йөрдек. Җәйге чорда янәшәсенә борчак чәчәләр иде, борчак өстә кала бит ул, без утын әзерләгәндә куана-куана шул борчакны ашыйбыз. Мәктәптә бер тапкыр ашаталар, күп очракта бәрәңге шулпасы була иде ул.



- Башлангычта егермедән күбрәк булсак та, җиденче сыйныфта укыганда алты-җиде бала гына калдык. Ир малайлардан мин генә, калганы барысы да кызлар. Алар мине гел үрти торганнар иде. Ул заманда дәфтәрләр сирәк, китаплар юк диярлек. Китап булса, аның юл арасына яза идек. Әтинең Марида Петр Семенович исемле дусты бар иде. Мин атналар буе аларда торганымны хәтерлим. Ул абый безгә ат олавы белән утын да бирә иде әле. Мин һәрвакыт аларның гаиләсенә барырга тырыштым, аларда ашарга була иде. Петр абыйның Лиза исемле кызы миңа дәфтәрләр бүләк итте. Рус теле укытучысының “Наил, синең матур дәфтәрең бар икән, сиңа тырышып язарга кирәк”, – дип әйткәне хәтердә. 5–6 сыйныфта укыган чак инде бу, - ди Наил абый.

“Беренче хезмәт хакымны әнигә алып кайтып бирдем”


Сигезенче сыйныфка укырга Әтнәгә бара ул. Җәяүләп Әтнәгә кадәр чабата белән йөри. Кеше янына киярлек кием булмагач, аттестат алырга да бармый, икенче көнне генә алырга туры килә.

- Унынчы сыйныфны бетергәч, мине Түбән Көек мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ике ел немец теле укыттым, ул чакта өчәр сыйныф иде. Сәгатьләр күп. Шулай итеп акча эшли башладым. 540 сум акча түлиләр иде. Шул көннән башлап, без алай акчага мохтаҗлык кичермәдек. Ярты айлык хезмәт хакы алганымны хәтерлим. Ул 100 сум акчаны алам да карыйм, алам да карыйм, карый торгач ертылып китте. Апа алыштыралар аны дип, үзенә алып, миңа ертылмаганны бирде. Әнигә алып кайтып бирдем, - ди ул.
 

“Бәрәңге кабыкларын җыеп бардык”


Сугыш беткәнен ул авыл урамыннан барганда ишетә. Кем әйткәнен дә хәтерләми Наил абый. Бары тик йөгереп, хәле бетеп кайтканы истә калган.

 

Сугыштан соң да 1945–46нчы елларда ачлык бик көчле иде әле. Безнең Казанда туган тиешле кеше бар иде. Вахит абый, жир комбинатында эшли, ул ярдәм итте. Күршедә яшәгән Фатыйма апа цех начальнигы булгандыр инде, бәрәңге кабыкларын майда кайнатып бирә иде. Әнинең бәрәңге кабыкларын юып, җыеп куйганын хәтерлим. Бу да ачлыктан котылуның бер юлы булгандыр, - ди Наил абый.

 

Икенче язмыш. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”

Сугыш чоры балалары төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган... 

 

Әтнәрайоны Яңа Шашыавылында яшәүче Резидә Габидуллинада әнә шундыйлардан. 1941 елның 22 июнендә Брянскөлкәсенең Дятковошәһәрендә дөньяга килә ул. Әтисе сугышка киткәндә кызчык анасы карынында гына була әле. “Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз” дип саубуллашып чыгып китә якын кешесе. Ләкин аларга күрешергә насыйп булмый. Әтисе шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Батырларча һәлак булды дигән хәбәре генә килә. Үз гомеремдә бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмый кала кыз, шул сүзне әйтергә тилмергән һәм үксеп елаган чакларын еш искә ала. “Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы”, - ди ул.

Резидә Габидуллина сугыштан соңгы елларның бар авырлыгын татыган. Эшләмәгән эше калмый аның: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. "Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була", - ди халык мәкале. Күпме кыенлыклар күрсә дә, бирешмәгән, матур тормыш үткән ул. “Тамак ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек, - дип сөйли ул.

 

Сугышның башлануы хакында танышым әнисе сөйләвеннән генә белә. Икенче көнне үк ир-егетләр атлы арбаларга төялеп, шәһәр урамнарын әйләнеп, якыннары белән хушлашып, олы юлга кузгалган. Аларны ачы күз яшьләре белән бөтен халык озатып кала. Шул вакытта фронт арты хезмәте хатын-кыз, картлар һәм бала-чага җилкәсенә төшкән.

“Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз...”


- Сугыш сәгать иртәнге дүрттә башланган. Әтине бер сәгатьтән соң военкоматка чакырып алалар. Бу да тәэсир иткәндерме инде, әнием Һәдия балага авырый башлый һәм аны хастаханәгә илтәләр. Әти сугышка китәр алдыннан беренче чиратта өйгә кайтып, аннан соң хастаханәдә булып китә. “Һәдия, – ди ул, – сугыш озакка сузылыр инде... Балабызны табуга авылга кайтып кит. Исән-сау кайтсам, җир астыннан юллар салып булса да, сезнең яныгызга кайтырмын. Тик сугыш тиз генә бетмәс әле. Шушы балабыз сине ташламас, аның белән бергә яшәрсез. Бер-берегезне саклагыз”, - дип китә ул. 

 

Шул ук вакытта әнинең эчен сыйпап: “Мин кайтканчы зур үс, очрашырбыз”, - дип миңа да эндәшкән. Шундый сүзләр белән безне юатып әти сугышка китә, шул китүеннән кире әйләнеп кайту аңа насыйп булмый... Сугышның соңгы елына кадәр фронтта була ул. Новосибирск госпиталеннән җибәргән хаты – соңгысы була: “Һәдия, яраландым. Хәзер барысы да яхшы, ике бармагым йөри башлады... Белмим, авылга кайтарырлармы, сугышка җибәрерләрме”, – дип яза. Тик туган ягына кайтмый, сугыш кырына китә. 

 

Әни гомере буена әтине көтеп яшәде, аның һәлак булганлыгына ышанырга теләмәде.

 

Мине әнием шул ук көнне көндезге сәгать уникедә таба. Әнинең бертуган апасы Факиянең кызлары Исламия һәм Нурания апалар вокзалга бу күңелле яңалыкны җиткерү өчен вокзалга баралар. Сугышка китүчеләр арасыннан әтине эзлиләр, таба гына алмыйлар. “Җизни, синең кызың туды”, – дип әллә никадәр чакырым кузгалып киткән поезд артыннан чабалар, - дип искә алды Резидә Габидуллина.

 

“Сыер, сарыклар белән бергә йоклаган”

 

Өзлексез гүләү, бомба шартлау тавышлары... Кичке якта немец самолетлары Дятково шәһәрен бомбага тота башлый. Шуның өчен барлык кешеләргә, караңгы төшкәч, тәрәзәләрне кара кәгазь белән капларга кушыла. Ярый әле якында гына әзер окоп кебек чокырлар була. Резидә апа әйтүенчә, яр буе чокырлары күпләр өчен саклану урыны булып хезмәт иткән.

- "Яңгыр кебек коелды гына бомбалар безнең өскә. Үлемебез монда икән дип торабыз. Күпме кешенең гомере кыл өстендә эленеп калды. Шәһәрдә көчле янгын башланды, бөтен тирә-як ут эчендә калды. Шартлаулар һәм ишелеп төшкән биналар, кешеләрнең җан өзгеч тавышлары... Халык бихисап күп кырылды”, - дип сөйли иде әни. Ул вакытта авыруларны – бер, балаларны икенче подвалга төшергәннәр. Җиңелрәк җәрәхәт алганнарны вагоннарга төяп башка шәһәргә озатканнар.

Хастаханәдән чыккач, әни дә авылга кайтырга уйлый. Ләкин, сугыш хәзер бетә ул, анда сине ирең көтмидер бит, дигән сүзләргә ышанып, кайтуны гел кичектереп килгән. Тик сугыш көчәйгәннән-көчәя, шәһәрдә бомбалар тавышы да ешая. Ул вакытта йорт җиһазларын, вак-төяк әйберләрне алып кайту өчен тимер юлдан вагоннар бирелгән. Ә соңга таба алары да бетерелә. Әни кая барырга да белми, җиде юл чатында басып кала. Немец самолетлары күренүгә, тирә-якка чыгып чаба торган булган, якындагы төрле авылларда төн уздырырга туры килә аңа.

Хуҗалары йокларга яткач, терлек абзарларына кереп төн куна ул. Сыер, сарыкларга терәлеп җылынып ята торган булган. Икенче көн иртән, хуҗалары йокыдан торганчы ук чыгып киткән, - дип искә ала Резидә апа. 

“Әни, язмыш кочагына калдырып, мине ташлап чыгып киткән”


- Шулай азаплана торгач, тегендә-монда сугылып йөреп дүрт айдан артык вакыт үтеп китә. “Бик авыр иде. Ашарга юк, халык ачлыктан тилмерә. Башта ачлык артык сиздермәсә дә, калган елларда бик интектек”, - дип сөйләде әни. Ул бичара барлык авырлыкларга ничек түзгәндер?! Әлеге үзәккә үткән вакыйгалар әнинең үлгәнче хәтердә сакланды. Тик сабырлыкның да бер чиге була бит. Шул чиккә җиткәч, әни мине бишеккә салып чыгып китә. Язмыш кочагына ташлап калдырган. “Балам, исән бул, миңа рәнҗемә”, – дигән ул. 

 

Үзе әйтүе буенча, мине күтәреп йөрер чамасы калмаган. Тик үз хатасын аңлап, бер тәүлектән соң кире әйләнеп кайткан ул. “Гафу ит, балам”, - дип елаган. Әнинең хәлен аңларга була инде. Мин гел ачлыктан елаганмын. Әни яз көне басудан черек бәрәңге җыйган, шуны алабута онына кушып ипи пешерә торган булган, - дип сөйли ул.
 

“Немец самолетлары куа, артта бомбалар ярыла”


- Тора-бар без ниндидер бер авылга кайтканбыз, анда ике катлы йортта яшәгәнбез. Әнинең мине юындырырга әзерләнеп йөргән чагы була. Ул арада тирә-як гөрселди, тәрәзә пыялалары ватылып чыңылдый, ишек ачылып китә, гөлләр баскычтан түбән тәгәри... Ерак түгел генә бомба шартлаган икән. 

 

Әни, мине тиз генә чүпрәкләргә төреп, урамга чыгып чаба. Һавада очкан немец самолетларын күреп, ул елап басып кала. Таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, бер солдат әни янына килеп баса. “Самолетның астында тор, ул аннан күрә алмый, ә кырыйда торсаң, ул сине күрәчәк”, – дигән ул әнигә. Әтнә егете була ул. Әни аның исемен хәтерли алмады. Ул да, башка солдатлар да әнигә тиз арада Әтнәгә кайтып китәргә кушалар, җәяүле немецларның якынаюын әйтәләр. “Бу сугыш бик көчле, исән кайтып булмас, ахры”, – дип сөйләшкән солдатлар. Шул вакытта немец самолетлары листовкалар чәчеп үтәләр. Поезд юлларын ватарга өнди алар. Шуннан соң, әни тиз арада качып китәргә кирәклеген аңлый, - ди ул.

Барысы алты гаилә товар поездына “эләгеп”, тимер-томыр өстендә утырып кайталар. Поезд Мәскәүгә кадәр зур тизлектә кайта, аны немец самолетлары куа килә. Тирә-якта, артта бомбалар ярыла. Немец самолетлары күренү белән поезд урман ышыгында туктарга тырышкан, андагы халык тизрәк агачлар куе үскән урынга чапкан. Шундый тукталышларда бик күпләрнең гомере өзелгән.

- Әниләрнең вагоннарын сакларга (дөресрәге, кыйммәтле запасть частьларны сакларга) солдатлар куялар. Ышанасызмы-юкмы, алар арасында әти дә булган. Ләкин әни белән алар бер-берсенең барлыгын белми кала, югыйсә, әтием мине бер тапкыр булса да күреп калган булыр иде. Юл ерак, шуңа күрә озак кайтканбыз без. 

 

Соңрак әниләр Арчада тукталыш ясый. Ул вакытта районга колхозлардан ашлык алып килеп, печән алып кайта торган булганнар. Шунда әни Габдрахман абыйсы белән очраша, ул безне үзе белән алып китә. Әни белән мин – Әтнә районы Яңа Шашы авылына, әнинең бертуган апасы алты баласын төяп шул ук райондагы Дусым авылына юнәләләр. Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл халкы йоклаган булган. Әбиләрнең капка төбенә җитеп, аларга хәбәр иткәч, әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең йомшак ястыгына салган. Шул ятудан мин өч көн, өч төн йоклаганмын, - дип сөйли Резидә Габидуллина.
 

“Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама”

 

Сугыш Брянсктан чигенгәч, гаилә кабат Дятково шәһәренә кайтып китә.

- Факия апалар да, әби дә безнең белән иде. Юлда Факия апаның бер баласы үлде. Ә әбинең дүрт улы да сугыш кырында ятып кала: минем әтием Зиннәтулла, Ахунҗан, Сибгатулла, Габдулла абый. Алар әнигә, әбине ташламавын үтенеп китә. “Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама”, – диләр.

Шәһәргә барып төшкәч, әни андагы җимерек биналарны карап озак басып торган. Бәхеткәдер, безнең йорт төзек сакланып калган. Зур бер бүлмәгә өч гаилә урнаштык. Әни дә эшкә чыкты. Шәһәрдәге заводны торгызу өчен хатын-кызлар алты айдан артык урман кисә. Тирән чокырлар казыганнар, үлгән солдатларны күмгәннәр. Заводта 10-14 яшьлек балалар да эшләгән, - дип сөйләде танышым.

 

“Ятим балалар көн саен вокзалга бара, әтиләрен көтәләр”


Сугыш бетү хәбәрен кечкенә кызчык радиодан ишетә. Бик нык шатлана, ләкин бу шатлыгы китек була: сугыш аны әтисез калдырган.

- Сугыш беткән хәбәрне радиодан ишеттек. Бу зарыгып көткән мизгелләр булды, әмма... Тирә-яктагы ир-атларның күбесе исән-сау кайтты, ләкин минем әти күренмәде. Менә шундый минутларда әнинең йөрәге ниләр кичерде икән?! Ирләре исән калганнарның тормыш авырлыгын урталай бүлеп тартулары, ә әнинең күз яшьләренә төренеп елаган төннәре минем дә хәтердә уелып калган. 

 

Без дә әти кайтыр, дип көтеп тордык. Ятим балалар көн саен товар ташучы поезд килгәндә вокзалга бара иде. Мин дә калганнарга иярәм. Безне кызганыптыр инде, шул вакытта солдатлар төрле күчтәнәчләр бирәләр иде. 

 

Ә бервакыт яшь кенә бер абый мине кочаклап алды һәм бик озаклап елады. Бу вакыйга күңелемә шулкадәр нык кереп калды. Үз әтием исән-сау әйләнеп кайтсын һәм мине шулай кочаклап алсын иде, дип уйладым. “Әти” дип әйтәсе килгән вакытлар бик күп булды. “Әти” сүзен әйтүчеләрдән мин көнләшә идем. Шуның өчен иптәш кызым Мәдинә мин барында “әти” дип әйтергә кыенсына иде. 


Шәһәрдә балалар бакчалары эшли башлады, мин шунда йөрдем. Бакчага мине әбием илтә иде. Матур гына яшәгәндә әби авылга кайтыйк, дип әйтә башлады. Әни дә ризалашырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, кабаттан Әтнә якларына кайтып киттек. Кайтышлый юл буе тирә-юньне карап кайттым. Юл буйларында, урман, су кырыйларында ватык танклар, төрле кораллар... Озак кайттык без, юлда артык сүз сөйләшмәдек. Һәркем үз уйларына бирелгән иде. Кайткач, әбинең туган авылы Күшәрдә булдык, аннан соң каенсеңлесе Мәликә яшәгән Чишмәле Сап авылына бардык. Шунда әбием бик нык авырый башлады. Дүрт баласын сугышта югалту кайгысын күтәрә алмагандыр инде, - дип искә алды ул.
 

“Әти бала бишеген кочаклап елаган”

 

Резидә Габидуллина җиде сыйныф белемне Чембулат мәктәбендә ала. Сыйныф җитәкчесе Мөкътәс Миннекиев аңа “партизанка кызым” дип эндәшә торган булган. Кыз укуга бик хирыс була, соңрак Әтнә мәктәбенә укырга бара. Тик әнисе авырып китү сәбәпле, укуын тәмамлый алмый.

- Әнием Һәдия гомере буена әтигә тугрылыклы булып калды, кияүгә чыкмады. Ә әтигә килсәк, ул Новосибирскта госпитальдә яткан, сугыш тәмамлануга аз гына вакыт калгач, үлгән хәбәре килә. Без авылга кайтып киткәч, әти Дятьковода булган. “Өйгә кердем, барлык әйберләр дә урынында, хәтта бала бишеге дә асылынып тора иде – шул бишекне кочаклап еладым”, – дип яза ул әнигә үзенең хатында. Күрешә алмый кала алар, - диде ул. 

 

 

Өченче язмыш. “Кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым”

Тормыш көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Сугыш чоры ятимнәре күргән чиксез авыр яшәеш еракта калды. Тик күңел төпкелендәге хатирәләре онытылмый шул... Арча районы Яңасала авылында гомер итүче Гөлбәхәр Абдуллинаның шул чордагы газаплар турында сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр килә. Әтисе: "Кайгырма, елама, без озак тормабыз, җиңү белән кайтырбыз", дип китсә дә, аңа якын кешесен яңадан күрү насыйп булмый: ул яу кырында ятып кала.

- Сугыш елларындагы авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Әнигә сигез бала калдык. Сугышның беренче көннәрендә үк әтине фронтка озаттык. Сирәк кенә булса да, әтидән хатлар алып тордык. Ул хатларны кадерләп җыеп, кичләрен кат-кат укый идек. “Сугыш бик каты бара, исән-сау кайтып булырмы?”, – дип кенә кыска хәбәр җибәрде ул. Сугыш кырыннан юллаган хатларда вакыйгаларның бик тә киеренке булуы хакында язды. 

 

Әтинең бу хаты беренчесе һәм соңгысы була. Озакламый “хәбәрсез югалган” дигән сары кәгазь килеп төште. Тик күңелдә мәңге сүнмәс өмет яшәде, авыл башында әтинең кайтуын көтеп утыра идек. Берәрсе күренсә, безнең әти түгелме икән, дип, олы юлдан күзебезне алмыйбыз. Әтине күрү теләге барыннан да көчле, барыннан да өстен иде. Сугыштан күрше кызларның әтиләре исән-сау кайтты, түшләре тулы орден-медаль иде. Әтиләре аларга сары тышлы кәнфит тә алып кайткан. Шул чактагы читенлекләрне белсәгез! Тамагыма төер утырды, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Аларның кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым. Башымны аска иеп, өйгә йөгердем. Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде.

 

Рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Ятимлек кенә түгел, хәерчелек тә үзәккә үтте. “Сигез бала бит сез... Кайлардан, нәрсәләр алып ашатыйм”, - дип ачыргаланып елый иде әни. Чарасызлыктан, ул мине сеңлем белән хәер сорашырга чыгарып җибәрә торган иде. Ул вакытта бар кеше дә бертигез, тик безне җәлләп 1-2 бәрәңге, берәр уч он салучылар табылды, - ди Гөлбәхәр апа.

 

“Алабута орлыгыннан пешкән ипи тәме авызда әле дә саклана”


- Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде, кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, кар эри бит. Басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әни аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Барлык хатирәләр искә төшә дә: “Әй, Аллам нинди көндә яшәгәнбез. Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыз?” - дим.

 

- Мәктәптә 6 нче сыйныфка кадәр генә укый алдым. Өскә кияргә кием, дәфтәр, каләмгә акча булмады. Ул вакытта заемга, налогка дип ахыргы сыерыбызны да алып чыгып киттеләр. Югыйсә, карап торган бөтен байлыгыбыз шул иде. Ачтан үлмәс өчен мин колхозга төрле эшләргә йөри башладым. Яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтүе көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар – берсе дә калмады, - ди ул.

“Бет басты, түзәр чама калмагач качып киттек”

 

- Бераз үсә төшкәч, Лаеш урманына утын кисәргә җибәрделәр. Машиналарга төяп урманга китереп аттылар, анда бер урыс хатынында тордык. Әни чүпрәккә төреп, ашарга җиде күмәч һәм бәрәңге пешереп тыга иде. Шушы ризыкларны бер айга җиткерергә кирәк булды. Көнгә ярты бәрәңге, бер телем ипине исәпләп, бүлеп куя идем. Тамак туйганчы ашыйсы килә, әллә ничә тапкыр теге төенчекне ачып карыйм. Бәрәңгене бер алам, бер куям. “Тукта, Гөлбәхәр. Күп ашасаң, башка көннәрне ач калачаксың”, - дип үземне туктатам. Шул ук вакытта авылда, бер валчык ризык капмаган якыннарым искә төшә.
 

Кигән бишмәтләребез, чабатларыбыз тузып бетте. Ашарга беткәч, бер-ике көнгә өйгә кайтарып җибәрәләр. Киемнәргә ямаулар ямап, яңа чабаталар ясатып һәм ашарга тутырып тагын урман кисәргә киләбез. Лаеш урманында эш беткәннән соң тайгага җибәрделәр. Анда без урманда, тактадан корылган иске бинада тордык. Шунда бөтен җирне бет басты, түзәр чама калмагач дүрт хатын-кыз качып китәргә булдык.


Юлга төнлә чыгып киттек. Безне эзләргә чыгуларын ишеттек. Шуның өчен көндез качып яттык, юлыбызны төнлә генә дәвам итә идек. Шулай да мең газаплар күреп, авылга кайтып җиттек. Ничә көн кайтканбыздыр, хәтерләмим. Качып кайтканнан соң безне кире алып китмәделәр, бары тик алты ай мәҗбүри хөкем бирделәр, - ди ул.

Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми... Гөлбәхәр апаны да шактый күп сыный ул. Озакка сузылган авыр сугыш елларында эшләмәгән эше калмый. Сугыштан соңгы елларның да бик авыр булуын искә ала танышым. Ләкин бер эштән дә курыкмаучы сугыш чоры баласы авырлыклар алдында сыгылып төшми. Бүгенге көндә авылның хөрмәтле кешесе булып гомер кичерә. 

 

Дүртенче язмыш. “Барысына да сугыш гаепле, сугыш кына”

Бу буын йөрәгенә күпме моң-зар, авырлыклар сыйган. Өлкән буын әле дә хатирәләр белән яши. Ничек түздек, чыдадык икән, диләр. Олы Әтнәавылында яшәүче Фатыйма Бәшировага да бик яшьли тормыш арбасын тар­тырга туры килә. Тик ул зарлануны белми. “Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, язмыш”, – дип, сабыр гына елмая. Бүгенге тормышның рәхәтлегенә, өстәлләрнең муллыгына, үзенең кадер–хөрмәттә яшәвенә куанып туя алмый.

- Сугыш авырлыклары онытылмый, күңел яралары гел яңарып тора. 1941нче елның июнендә сугыш башланган көнне мин Каенсар урманындагы колхоз лагеренда идем. Ул вакытта Каенсарда ике лагерь эшләде. Берсе - районныкы, икенчесе - колхозчы балалары өчен иде. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ишеткәч, әтине сугышка алып китсәләр, күрми калырмын дип, лагерьдан качып кайтып киттем. Дөрес, минем арттан лагерьның ул вакыттагы хуҗалык мөдире Кәрим абый бик тиз килеп, мине кире Каенсарга алып төшеп китте. Мин карышып тормадым, чөнки әтигә әле сугышка алыну турында хәбәр килмәгән иде. Шул вакыттагы сөенгәнемне бер үзем генә беләм!

Тик ул сөенеч әллә ни озакка бармады шул. Сугыш башланып озак та үтмәде, биш яшьлек Мөнәвәрә исемле бик матур сеңлемне җир куенына салдык, ә җиде айдан соң минем әтине дә сугышка алдылар. Бу вакыйгаларга кадәр гаиләбездәге тугыз баланың дүртесен җирләгән идек инде. Түзә икән кеше, барысына да түзә икән. Ә сугыш дигән афәт тагын да авыррак итеп сынады. Балалар кайгысыннан айнып та бетмәгән әниемне сөекле иреннән, безне кадерле әтиебездән аерды. Барысына да шул сугыш гаепле, сугыш кына, - дип сөйли ул башыннан кичергәннәрен.
 

“Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма...”


1942 нче елның 15 нче гыйнвары... Бу моңсу төнне Фатыйма апа бүгенгедәй яхшы хәтерли.



- Урамда тешне сындырырлык салкын иде. Ә безнен өйдә җылы. Әти мичкә яккан, әни тыныч кына кичке ашны хәстәрләп йөри. Мин урын өстендә авырып яткан Гыйлемхан абыем янында утырам, өч яшьлек энем Камил гел әти янында мәш килә. 

 

Өйдә авыр тынлык. Әни безгә күрсәтмәскә тырышып, моңсу күзләреннән тамып төшкән күз яшьләрен алъяпкычы чите белән сөрткәләп ала. Абый белән без барысын да аңлыйбыз - иртәгә әтиебез сугышка китә. Әнине борчымас өчен еламаска тырышып карыйбыз, тик шулай да күзебездән бертуктаусыз яшьләр ага да ага. Энебез Камил генә берни аңламый дисәк, ул да нәрсәдер сизенгән кебек, бер дә әти яныннан китми. Әти ниләр кичергән икән ул көнне? Ара-тирә әнигә күз ташлап ала да, безнең күңелне күтәрергә теләп, нидер сөйләгән, шаярткан була. Уен-көлкеле кеше иде шул әтиебез.

Әти, әти… Үзе белде микән гаиләсе белән соңгы тапкыр бергә булуын? Әллә эчтән генә безнең белән хушлашып утырды микән? Шул кичне безгә сөеп караган күзләрендә күпме моң-зар иде аның… Аерылу ачысыннан өзгәләнгән күңеле барыбер үзенекен итте һәм әти түзмәде, кулына тальянын алып, җырлап җибәрде. Бүгенге көндә дә әлеге җырның сүзләре, көе күңелемдә саклана. “Аклы ситсы күлмәгеңне, көн дә киеп каралтма. Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма…” - дип җырлады ул.
 

“Әтисез яшәргә өйрәндек, тешне кысып түздек”


- Иртән-иртүк әти хушлашып, сугышка китте. Аны озатырга әни берүзе генә барды. Мин бик теләсәм дә, әтине озатырга бара алмадым - авыру абыем һәм кечкенә энемне үзләрен генә калдырасым килмәде. Әти белән әни өйдән чыгып киткәч, абый белән икебез тыела алмыйча, үксеп-үксеп еладык. Шул көннән соң әтиебезне башка күрмәдек. “Әти” дип дәшәр кешебез калмады. 1942 нче елның 16 нчы гыйнварь көне безне яраткан әтиебездән аерды, - дип сөйли Фатыйма апа Бәширова.

Шул көннән башлап алар әтисез яшәргә өйрәндек. Нишлисең, сугыш ил өстенә килгән кайгы бит, аннан берничек тә котылып булмый. Һәр гаилә үзе булдыра алганча яшәргә тырышты. Берәүгә дә җиңел булмады. Тешне кысып булса да түздек. Фронттагыларга безгә караганда да авыррак икәнен һәркем аңлый иде. Шуңа күрә дә фронт өчен, җиңү өчен диеп тырыштык. Әтиләребез, туганнарыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләк безгә көчле этәргеч иде. Шуңадыр да, чыдам булдык, егылсак та еламадык, - ди Фатыйма апа.
 

“Әти беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк”


Яңа көн туган саен алар фронттан хәбәр көткән. Тик әтиләренең бер генә хаты да килми. Бары тик иң курыккан уйлары чынга аша - 1942нче елның март аенда якын кешеләренең үлеме турында хәбәр алалар.

- Безнең өй бусагасын да кара кайгы атлап керде. Шул көнне дөньяның асты өскә килгәндәй булды, өй эчен ниндидер бер шомлы бушлык биләп алды. Әниемнең үксеп-үксеп елавы бүгенгедәй күз алдымда. Үзе елый, ә үзе мине толлык ачысы кереп урнашырга өлгергән куенына кысып, юатмакчы була: “Түзәргә кирәк, балам, түзәргә кирәк”,- дип калтыранган куллары белән башымнан сыйпый. Ә ничек түзәргә соң?! Әти бит бүтән беркайчан да елмаеп кайтып кермәячәк, беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк... Күңелдәге бу уйларны ничек итеп әнигә аңлатасың инде, анын бит йөрәге болай да яралы. 

 

Ул вакытта әни белән икебезне ярсып елаудан бишектә яткан бер айлык Фәрит энемнең шыңшып-шыңшып алуы гына бераз айнытып җибәргәндәй булды. Әтисе сугышка киткәч туган сабый да иң якын кешесен югалтуын аңлаган, күрәсең. Шул гөнаһсыз бала хакына яшәргә көч таптык. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә ул баланы безгә әтиебез истәлеге итеп бүләк иткән. Тик кыска гомерле булды шул. Беренче сыйныфка керәсе елны авырып, якты дөньядан китеп барды ул, - дип искә ала танышым.



Әтисенең үлгән хәбәрен алган көннән башлап, үзен кулга алып, якыннарына терәк булып, кайгыларны эчкә йотып, әнисе белән бергә авыр тормыш йөген тарта башлый кыз. Тик язмыш аларга тагын бер сынау әзерләп куйган була. Каты авырудан соң уналты яшьлек абыйсы мәңгелеккә күзләрен йома. 

 

- Кара кайгы алып килгән март аен ачы сагыш тулы апрель алыштырды. Каты авырудан соң, бердәнбер терәгебез - абыем вафат булды. Кайгы өстенә кайгы, хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлде. Сындырып сынады язмыш, әмма сабыр булдык, чыдадык... Түзде әнием, бирешмәде. Безне, исән калган өч баласын, кеше арасында ким-хур итмичә, аякка бастырды, - ди ул.
 

“Корчаңгы атлар карадым”


- Еллар уза торды, сугыш дип, тормыш тукталмады. Яшисе бар бит. Мин дә әнигә булышу йөзеннән, унике яшьтән колхоз эшенә чыга башладым. Эшче-крестьяннар мәктәбе (РКШ) янында “Пищепром” дигән оешма бар иде. Анда төрле азык-төлек пешереп саттылар. “Пищепром” карамагындагы басуларда олы апалар белән бергә җир казу эшләрендә катнашып йөрдем.

Ундүрт яшем тулгач, 1943нче елның көзендә, мине корчаңгы атлар карарга куйдылар. Ничек ышанып тапшырганнардыр миңа ул 24 атны, әле дә исем китә. Кизләү чишмәсеннән су ташып эчерә идем атларга. Ә су ташу өчен атны Шакир абый җигеп бирә иде. Ул колхозның таза атларын карады. 

 

Башта су эчермәсән, атлар корчаңгы баскан җирләренә кул да тидертмиләр иде. Ә бит аларны майлап торырга кирәк. Шул авыру атларны караган вакытларым исемә төшсә, әллә нишләп китәм. Үзем кечкенә, атларны майлыйсы бар, буем җитми. Шулай азапланганымны күргәч, Шакир абый ярдәмгә килде. Бүкәннәр ясап бирде ул миңа. Шул бүкәннәргә басып, атларны майлый идем. 

 

Шунда әтине сагынып, җырлап та, елап та алганнарым исемдә. Бер елга якын атлар караганнан соң, мине башка эшкә күчерделәр. Моңа ул вакыттагы милиция начальнигы Абдулла абый сәбәпче булды. Беркөнне ат җигеп чишмәгә суга килсәм, Абдулла абый кем беләндер сөйләшеп тора. Мине күрде дә, сораштыра башлады: “Сиңа ничә яшь, балам? Кем кызы син?”. Мин барысын да сөйләп бирдем. Ул бераз уйланып торды да: “Ярый, карап кына йөр, сеңлем”, - дип китеп тә барды. Кизләү чишмәсе янындагы шул очрашудан соң, күп тә үтмәде, мин әвендә (көлтәләр киптерә торган урын) эшли башладым. Бер яктан караганда, чиксез рәхмәтле идем мин Абдулла абыйга. Ә икенче яктан, атларымны ташлап китү авыр булды. Тәмам ияләнеп беткән идем мин аларга, - ди Фатыйма апа.
 

“Әтине төштә күреп уянсак та, шатлана идек”


Фатыйма апаны әвенгә көлтә кисәргә куялар. Шунда эшләп торган җирдән 1944нче елда Казанга ФЗУга жибәрәләр. Җитен комбинатында киндер сугу станогында эшли. Сугыш бетү турындагы хәбәрне комбинатның Кызыл почмагында ишетә.

- 1946нчы елның җәендә туган авылым Олы Әтнәгә әнием янына кайтып, тагын әвендә эшли башладым. Озакламый, 1947нче елның декабрендә почта бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Дүрт ел хат ташучы булдым, унбиш ел “Союзпечать” киоскысында эшләдем. 1966нчы елда сортировка бүлегенә күчтем һәм шул урында 1991нче елга кадәр хезмәт куйдым.

Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Бар җирдә юклык. Әмма иң авыры сугыш калдырган күңел җәрәхәтләре булгандыр, мөгаен. Гомеребезнең иң матур чорында без әти назына тилмереп үстек. Әтиләребезне төштә күреп уянсак та, шатлана идек. Әниләребез исә җиләк кебек чакларында тол калып, ялгыз тормышның бар ачысын татып яшәделәр. Тик шулай да намусларына тап төшермәделәр. Безнең өчен, балалары өчен яшәде алар. Күбесе газиз ирләренең кайда ятып калганын да белмичә, якты дөньядан китеп барды, - ди ул.

Фатыйма Бәширова озак еллар әтисенең кайда җирләнгәнен белми яши. Тик аның каберен эзләп табу уе күңеленә тынгылык бирми. Төрле җирләргә язып карый, мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1990нчы еллар башында Казан шәһәренең 79нчы мәктәбендә эшләгән “Поиск” группасыннан хат ала. Анда әтисенең 445нче номерлы медсанбатта хезмәт иткәнлеге һәм яу кырында алган тән җәрәхәтләреннән вафат булганлыгы турында бәян ителгән була.

- Сәфәргалиев Әхмәтхан Сәфәргали улы Смоленск шәһәрендәге мемориаль комплексның 2нче номерлы Туганнар каберлегендә җирләнгән дигән хат килеп төште. Шул хатны алгач, әти белән очрашкандай булдым. Ничә еллар күңелемә тынгы бирмәгән сорауларга җавап тапканыма да куандым. Газиз әтиемнең исем-фамилиясе Туганнар каберлеге өстендәге истәлек тактасында мәңгеләштерелгән, - дип сөйләде ул. 

 

 

 Бишенче язмыш. “Күңелле генә барган Сабантуй бәйрәмен сугыш өзде”Сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шуның өчен аларның истәлекләрен теркәп калдыру мәслихәт. Әтнә районында гомер итүче сугыш чоры баласы Гарәфи Әхмәтҗановның да истәлекләрен тыңладык. Ул сабыйларның аяныч язмышы, тол аналарның кичерешләре турында дулкынланмыйча сөйли дә алмый.

- Сугыш ачысын, кайнар күз яшьләрен, кара кайгыны бик күпләр белән беррәттән миңа да татырга туры килде. 

 

Сугыш! Каһәр генә төшсен аңа. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе кояшлы, матур, аяз иде. Авылда - Сабантуй бәйрәме. Бар халык бәйрәмгә җыелган. Бөтен авылны яңгыратып тальян аваз сала. Шул вакытта кайдандыр, кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелде: “Сугыш башланган, сугыш”. Аяз көнне яшен суктымыни, бар халык тораташтай катып калды. Аннан китте елау, китте кычкыру... Җанлы, күңелле генә барган Сабантуй бәйрәме шул урында кинәт өзелде. Кара кайгыга баткан авыл халкы өйләренә таралыштылар. Бала булсак та, күзгә йокы кермәде. Таң да нигәдер бик тиз атты.

Авылдан, иң беренчеләрдән булып, сугышка Лотфулла абый китте. Бар халык аны озатты. Без дә малайлар белән бергә авыл капкасын чыкканчы озата бардык. Көн саен бер-ике авылдаш ир-егетләр сугышка китә башладылар. Үзәкне өзеп, хатыннары, балалары, туганнары белән саубуллаша, бәхилләшәләр. Озатучылар зар елап, яулыкларын болгап калдылар, - дип башлады сүзен Гарәфи Әхмәтҗанов.
 

“Сыерларны җигеп эшләттек”


Сугыш башланганда Гарәфи абыйга унөч яшь була. Ишле гаиләдә тәрбияләнә ул. Әнисе уналты яшендә тормышка чыгып, унике бала тапкан. Иң олы абыйсы 1919нчы елгы, сугышка киткәндә аңа 22 яшь була. Абыйсы һәм әтисеннән ике тапкыр гына хат килә, озакламый аларның үлгән хәбәрен алалар.

- Көндезләрен укып, төнлә сыер, ат җигеп басудан, кибәннән әвенгә ашлык ташыйбыз. Мәктәптә укыган вакытларда кечкенәдән җырларга ярата идем. Мәктәп директоры булып Шәмсеруй апа эшләде. Концертлар, спектакльләр куя идек. Хәтеремдә әле, ”Галиябану” спектаклен куйдык. Мин - Хәлил, Шәмсеруй апа Галиябану ролен уйнадык. Районда булган смотрларда еш катнаша идек, анда ике ел рәттән беренче урынны алдык. 1941нче елның 26нчы июнендә Казанга Республика смотрына барырга тиеш идек. Кызганычка каршы, сугыш безнең бөтен хыял-максатларыбызны җимерде. Әтиләребез, абыйларыбыз, якыннарыбыз кулларына корал тотып, илебезне фашистлардан сакларга сугышка киткәч, без, балалар, хатын-кызлар, аларның урынына басып, колхоз дилбегәсен тарта башладык.

Чәчү вакытларында басудан кайтып та тормый идек. Бике оныннан умач уып аш пешерәләр, ул ашны ашагач, исерә идек. Атларга да ашарга юк, көн саен хатын-кызлар капчык белән урманнан атларга сәрдә ташып ашаталар иде. Атлар корчаңгы, түнәләр, күтәрәмгә чыктылар. Баулар белән күтәреп торгызабыз. Авыл халкы үз хуҗалыгындагы сыерларны җигеп эшләтә иде. Ач -ялангач булсалар да, авыл халкы, дошманны җиңәр өчен барысын да эшләде. Иртәнге көнгә аларның ышанычлары зур иде, шул ышаныч көч биргәнгә алар барысына да түзделәр, - дип сөйләде ул.
 

“Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирә”


Сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала Гарәфи абый. Халык кузгалак, ат кузгалагы, черек бәрәңге белән тукланган. Сыеры булган кешегә яраган, тормышы җиңелрәк барган. Кузгалакны сөткә бутап ашаган чакларын оныта алмый танышым. Алай ашаганда эч кипми иде, ди ул.



- Урманда ягарга утын,чабата ясар өчен юкә, җиләк-җимеше, гөмбәсе, ашарга яраклы төрле үләннәре булуы да ачлыкны җиңәргә булышты. Мичкә ягар өчен урманга чыбык-чабыкка төшә идек. Урман каравылчылары күрсәләр, бауны, балтаны, уфалланы алып калалар. Утынның рәтлерәген эләктерә алсак, артык калганын сата идек. Яшисе бар бит. Мине кызганып кайсысы бәрәңге, кайсысы ипи кыерчыгы бирәләр иде. Истә калганы шул: утын сатып кайтканда үзебезнең Киме елгасында хәлдән таеп егылып калганмын. Шуннан чана белән тартып алып кайтканнар, - ди ул.
 

“Шырпы тартмасы бет белән тула” 


Язмыш җилләре аны 1943нең октябрендә колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927нче елгы яшьтәшләре белән бергә, Мариның Суслонгерына китерә, аннан соң Шелонгер станциясенә агач ташый.

- Мине белән бергә авылдашым Габдуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка - солы, үзебезгә 500 грамм ипи бирәләр, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады. 

 

Эшли торгач, Габдуллаханның күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы да тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрергә өйрәндем.

Безнең анда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр... Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмәгәч җәзадан котылып калдык. Мондагы тәртипсезлекне, вәхшилекне Ворошилов үзе килеп күргәннән соң гына тәртипкә салды, - ди ул.
 

“Сугыш безне тезләндерә алмады”


Көннәр шулай бер-бер артлы уза барган. Гарәфи абый 1944нче елның урак өсте башлангач кына, туган авылыма әйләнеп кайта. Спиртзаводка ашлык, бәрәңге ташый башлый. Элек илткән ашлыкларны Әтнә глубинкасыннан Коркачык станциясенә ташый.

Сугыш беткән хәбәрне танышым басуда ишетә.

- Барыбыз да йөгерешеп авылга кайттык. Бар халык мәдәният йорты янына җыйналды. Кемнәрдер елый, кычкыра, сикерә. Бу күз яшьләре инде шатлыктан иде. Ниһаять, Җиңү килде. Сугыш беткәнгә бик шатландык, ләкин кайбер гаиләләргә бик тә моңсу, ямансу булды. Күп балалар әтисез калды. Ә авылда күпме тол хатыннар.... Җиңү кемгә шатлык, кемгә кара кайгы китерде. Күпме гаиләләр таркалды, таза–сау ирләр сугыш кырында ятып калды. Авыллар, шәһәрләр җимерелде...

Сугыш безне тезләндерә алмады, киресенчә ул безне үҗәт булырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәтте. 1945нче елның көзендә мине Арча янындагы Үрнәккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Анда биш ай укыганнан соң, 1946нчы елның язында тракторчы таныклыгы белән авылга эшкә кайттым. 1950нче елны армия хезмәтенә алындым. Армиядә шоферлар курсын тәмамладым. Иран, Төркия чикләрендә хезмәт иттем. 1953нче елның 12нче ноябрендә армиядән кайттым. 50 ел мәдәният өлкәсендә эшли. Татарстанның, Россиянең “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме белән бүләкләндем, - ди ул.



Бүгенгесе көндә, Гарәфи абый Ары авылында улы Илнур, килене Зөлфия тәрбиясендә яши. - Аллага шөкер, бар да әйбәт. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, сугыш башланган көн һәм Җиңү көне онытылырга тиеш түгел, оныкларның оныклары да белеп, тынычлыкны сакласыннар иде. Сугыш иң хәтәре, ул үзе белән бәхетсезлек, ятимлек, ачлык алып килә. Ул китергән афәтне санап бетереп булмый... Якты көн туган саен сугышлар башка кабатланмасын, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз матур, тыныч тормышта яшәсеннәр иде, - дип тели ул.
 

 

Алтынчы язмыш. “Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык”

Шәмсиева ЛуизаӘһли кызы- сугыш чоры баласы. 1935нче елда Әтнәрайоны Күлле-Кимеавылында туган. Озак еллар туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. “Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса”, - ди ул. Балачагы сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә аның, сугыш башланганда кызга 6 яшь була.

- Тормышта мин дә чордашларым кичергәннәрнең барысын да күрдем, кичердем. Заман безне төрлечә сынады. Шуны ачык аңладым: нинди кыен вакытларда да рухи азыктан аерылырга ярамый икән. Моңын, рухи дөньясын югалтмаган халык кына яшәячәк. Тормыш ул балкып торса да, хәсрәт белән тулса да туктап тормый, дәвам итә икән. Балачагым ләгънәтле сугыш елларында, аннан соңгы илне тергезү белән бәйле авыр заманда үтте. Сугыш алып килгән фаҗигаләр, авырлыклар күңел түрендә әле дә саклана. Сугыш бетүгә шактый вакыт узды инде. Күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик балачактагы әрнүләр һаман сыкрый. Кеше язмышларын ачып бетереп булмый. Бу – табигый хәл, - дип башлады ул сүзен.

Без “әтисез” диеп елап утырырга туры килмәде. Бик күп еллар өч хуҗалык – Маһинур, Марзия апалар белән бер өйдә тордык. Үзебезнең аерым йортыбыз булмады. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык. Өйнең түбәсендәге саламнар да ягылып бетте. Сугыш бездән бик еракта булса да, көндезләрен мичләргә ягу тыелды. 

 

Кичләрен, өйдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куйган чаклар истә. Дошманнан шулай сакланганбыздыр инде. Юынырга сабын юк, авылда берничә “кара мунча” гына бар. Кешеләрнең тәнен бет, корчаңгы, күзләрен трахома басты. Күпләрнең өйләренә таракан, борча, кандала тулды. Әнием Хәтимә утын, салам көленә су салып тондыра, аннан соң ләгәнгә утыртып безне юа. Корчаңгыга каршы “креолин” дигән дару тидерә иде. Ул бөтен тәнне ачыттыра, исе дә бик зәһәр булып истә калган. Авыр вакытлар инде, юклык заманы. Ашарга ипи, кияргә кием юк. Ягарга утын, лампа яндырырга керосин юк. Язарга дәфтәр, кәгазь-китаплар, каләмнәр дә юк. Юктан башка бер нәрсә бар: ул да булса – хәсрәт тулы күңел.

Әти дә юк. Гомумән, мин әтиемне бик аз хәтерлим. Ул кыю йөрәкле, тәвәккәл, эшчән һәм көчле кеше булган. Сабантуйларда күкрәгендә утын ярдырткан. Шахтада күмер дә чапкан, Күәм колхозында рәис булып та эшләгән, мәдәният өлкәсендә дә күп көч куйган, “сәнәкчеләр” тарафыннан эзәрлекләнгән, аздан гына үлмичә калган. Күлле Киме урамнары буйлап тротуар җәйдерткән, бик озак вакыт сакланып торды алар. Әтиемнең авыл тарихында урыны зурдан булган. Ул революциянең яктылык, яңалык алып киләсенә чын күңелдән ышанып, халыкка хезмәт итү эшенә чума. Тик мондый фидакарьләрчә хезмәт итүгә чик куела. Ул шәхес культы корбаны, - дип искә алды танышым.
 

“Ризыкның аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула”


Әнисе Хәтимәгә ачлыкны, иренең үлемен, сугыш кыенлыкларын кичерергә авырлыкларга бирешмәве, өметен югалтмавы ярдәм итә. – Әни таң белән җырлый-җырлый мунча яга, үзе елый-елый җырлый торган иде. Шунысы истә калган: әнине тыңлап башка хатын-кызлар да күз яшьләрен тыя алмый. Сыер савалар, шул ук вакытта күзләреннән мөлдерә-мөлдерәмә яшьләр тама. Кызганыч, әти белән әни бары сигез ел гына бергә яшәп калган. Ике бала белән әнием 29 яшендә тол калды, - ди ул.

Луиза Шәмсиева ул елларны авыл кешеләренең авырлык яшәвен искә алды. Фронттан көн саен диярлек кайгы хәбәрләр килеп торуын әйтте. Шулай да, тылдагыларны рухи күтәренкелек, иртәге көнгә зур өмет яшәткән. Ач–ялангач булсалар да, дошманны җиңү өчен барын да эшләгән алар, чәчүен дә чәчкән, урак белән игенен дә урган, урманын да кискән, окоп та казырга барганнар.



- Иртәге көнгә ышаныч зур иде. Тылда калучыларга җиңел булмый. Әни ат урынына эшләде. Бер әнигә өч кеше: әби, апам белән мин. Әни партоешма секретаре, авыл советы председателе, аннан соң укытучы булып эшләде. Партоешма секретаре булса да, аягында чабата булды. Кырга ашлыкны кул белән урырга чыгып китәләр, әни колхозчыларга ашарга пешереп кала. Мин дә шунда барып ашап кайта идем. Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула. Ул чакларда күпме хыялландык бит без бу ризыклар турында. Сыер асрадык, ул гына безне ачлыктан коткарып калды.

Тормыш йөген җигелеп тарткан, җәмәгать эшләрен һичбер авырыксынмыйча башкарган йомшак күңелле әниемнең тормышы, эш тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк. Күлле Киме авылында кызлардан беренче булып, җидееллык мәктәпне тәмамлаган ул. Оештыру сәләте зур, матур итеп җырлый иде. Ефәк көлтәседәй ике озын толымлы, зифа буйлы булып истә калды ул минем. Ачлыкны күп күрсәк тә, салкын кышларда туңып яшәсәк тә, әнием безне чын кешеләр итеп үстерә алды. Педагогия училищесында укыды, мәктәптә эшли башлады. Әни тумыштан нечкә хисле, һәр нәрсәне тирән кичерешләр аша кабул итүчән иде, шигъриятне, матур әдәбиятны, җырны сөеп яшәде, эштә дә, өйдә дә таләпчән, чиста, пөхтә булды. Бик яшьтән үзешчән сәнгатькә тартылып яшәгән, бу кызыксынуы гомеренең соңгы көненә кадәр кимемәде.
 

“Эштән соң да уйнарга атлыгып тордык”


- Әнинең Җогып авылында укыткан вакыты. Кимегә Казаннан күчмә театр килә, көтмәгәндә баш рольне уйнаучы артист авырып китә. Нишләргә? Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар: “Бу рольне Хәтимә башкара алачак, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диләр. Әнине чакыртып кайтаралар. Спектакль өзелмичә кала. Әни җырлы рольләрне яратып уйный. Артистлар аның театрга эшкә килүен үтенәләр. Ләкин абыйсы – Габдулла Сабиров – Сибгат Хәкимнең укытучысы – мәктәптән аерылырга рөхсәт итми. Зур театрга китмәсә дә, авыл сәхнәсендә әнием башкармаган рольләр калмагандыр. 

 

Без өчәү – апа, әби, мин – залның иң беренче рәтендә утырып, бик күп спектакльләр карадык: әни еласа - еладык, ул көлсә - көлдек. Юморга бай, көләч йөзле, йомшак табигатьле әниемне авыл халкы ихтирам итеп яшәде: яшьләр дә, аксакаллар да киңәш, йомыш аңа киләләр иде. 34 ел башлангыч классларда укытты, сул кул белән язучы балаларны дөрес язарга өйрәтте. Әле дә авылда “Хәтимә кулы белән яз”, - дигән гыйбарә йөри. Әнием тормыш авырлыгын уен – көлке, җыр белән җиңеп барды. “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Су буйлап”, “Уел”, “Шахта”, “Шомыртым” кебек гүзәл җырларны үзенә генә хас бер моң белән җырлый иде, - дип сөйли Луиза апа.

Луиза Шәмсиеваның күңелендә балачакның шатлыклы мизгелләре дә истә калган.

- Балалар идек бит без, шуның өчен эштән соң да уйнарга атлыгып тордык. Шулкадәр балык тотарга ярата идек. Кечкенә, бармак кадәр генә балыклар. Һәр тоткан балыкны җепкә тезеп барабыз. Озаграк тотсак: ” Әни ачуланмаса ярар иде”, - дип тели – тели кайтабыз, чөнки кечкенәдән без йортның төп хезмәтчеләре, эшкә батыр булып үстек. Аннан соң биш таш уенын кызыксынып уйный идек. Дүрт ташны дүрт урынга куясың да, бер ташны өскә чөеп, җирдәгесен аласың. Соңыннан, дүрт ташны да бергә алырга кирәк. Җиргә сызыклар сызып, ике аяклап, аннан соң бер аяк белән генә сикерә идек, - ди ул.
 

“Сугыш вакытында бүреләр, ризык эзләп, авылга ияләштеләр”


- Тагын бер вакыйга искә төште. Беренче сыйныфта укыганда, укытучы Разия апа мине үзләренә – Шашы авылына кунакка алып кайтты. Өскә кияргә юк, иптәш кызым Фидусиянең кофтасын алып тордым. Мәктәптән җәяү кайтканда укытучыма Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” дигән поэмасын яттан сөйләп бара идем. Мәктәптә укый башлагач, патриотик җырлар җырлап, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, эшкә – башак җыярга баруыбыз да истә калган. Басу – кырларда калган башакларны җыеп, колхоз амбарларына тапшырдык. Кырда үскән борчакны каравылчы саклый, бик кызыксак та, ашап булмый. 

 

Ничек ул вакытта бала-чаганы кызгану булмаган икән? Аңлый алмыйм. Ул заманда безнең ашаган ризык – черек бәрәңге, чыпчык кузгалагы. Фермага дуңгызларга кайткан ризык та безнеке иде. Яз җитүгә - без болында. Яңа чыккан акбаш, кычыткан, какы, кәҗә сакалы дигән үләннәр белән тукландык. Сугыш вакытында бүреләр дә, ризык эзләп, авылга ияләштеләр, кичләрен йөрергә куркыныч була башлады. “Акбай” исемле бик акыллы этебез бар иде, аны да бүреләр ашады. Шуңа без бик кайгырган идек.


Биш–алты яшьлек чакларымда әби, мине җитәкләп, авылдан өч чакрым ераклыктагы Бактачы авылына кунакка алып бара иде. Болын буйлап барасы. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, исләре дә, төсләре дә төрле-төрле. Әби файдалы үләннәр җыя, мине дә таныштыра: мәтрүшкә, бака яфрагы, кузгалак, акбаш, тагын әллә ниндиләр. Әби кызы идем мин (әни көне буе эштә). Ул мине табигать белән дә таныштырырга тырышты. Әбием, Мөхәррәм кызы Мәчтүрә, йомшак күңелле, шигъри җанлы, ачык йөзле булып күңелдә саклана, - дип сөйләде ул. 

 

Сугыш фотохроникасы. Солдатлар балалар белән. Севласпилс, 1944 ел.

 

  Җиденче язмыш. “Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?”Сугыш чоры баласы Разия Хәкимовакулына ипи телеме алган вакытта, еш кына сугыш еллары исенә төшүе хакында әйтә. “Ул еллар күпме кешене бер телем ипигә тилмертте. Сугышның авыр вакытлары, югалту, кайгы-хәсрәт шаукымы байтак вакыт әле үзен сиздерде. Ул бүген дә онытылмый, җанны тырмап тора...”, - ди ул.

- Күңелемне рәнҗеткән бер вакыйга хакында сөйләп узасым килә. Бөркенне акрын гына кибеткә төшеп барам. Аяклар авырта, сызлый, бик ашыгып атлап булмый. Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте. Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым. Кинәт минем сулышым кысылып, күз алларым караңгыланып китте. Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым, юл өстендә ярты телем ипи ята!? Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем. Ярты телем ипи!.. Ирексездән күземнән яшь ага башлады. Сугыш вакытында бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын белә микән хәзерге балалар? Мин кадерсез ипи сыныгын ипләп пакетка төреп сумкага салдым да, юлымны дәвам иттем, ә уйларымда ерак балачагымны искә алдым, - дип башлады сүзен Разия Хәкимова.
 

“Дуңгызлардан калган апараны ашадык”


Разия апа 1932 нче елда биш балалы, гади эшче гаиләсендә туа ул.

- Сугышка әти-әни колхозда эшләде, сыер асрадык. “Сыерлы гаилә-сыйлы гаилә”, - ди бит халык. Шуңа күрә тамагыбыз тук булды. Ә менә сугыш башлангач, ил өстенә килгән афәт һәрбер гаиләгә дә зур сынауга әверелде. Әтине сәламәтлеге буенча комиссовать итсәләр дә, трудармиягә алдылар. Ул Казанның 16нчы заводында мичкә якты, төрле эшләрдә эшләде. Кагыйдәләр кырыс булгандыр инде, сугыш барышында 3-4 тапкыр кайтты дип хәтерлим. Бер кайтуында ярты литр сыек май алып кайтты ул. Әнинең бәрәңге кыздырып ашатканы искә төшә. Ул бәрәңгенең тәмлелекләре!

1942 нче елның язына безнең гаиләбез бик авыр хәлгә калды: сыерыбыз үлде, безнең соңгы өметебез өзелде. Ашарга азык бетте. Өстәвенә, 1941нче елгы сеңелебез Асия кызамыктан үлеп китте. Без ниндидер могҗиза белән исән калдык. Әле дә хәтеремдә: бер көнне әни, Сания апа иртә таңнан ук эшкә чыгып киткәннәр, көне буе эшләгәнгә бер стакан он бирәләр бит. Шул онны салып әни аш пешерә. Ул ашка салырга тоз да, бәрәңге дә юк.

 

Кара-каршы күршебез Тайфә апа бәрәңге кабыгын чыгарып түгә. Аларда ашарга булгандыр инде. Мин күреп өлгерсәм,тиз генә бәрәңге кабыкларын җыеп алып керәм, ул кабыкларны юып ашка салабыз. 

 

Ә беркөнне без өч бала иртән йокыдан уянганда, өйдә ашарга тәгам ризык юк иде. Әни эштән кайта да, безне күреп елый башлый. Минем хәлем юк, гел баш авырта, бертуктаусыз ашыйсым килә. Кулларым-аякларым шеште, бит шешенеп күзләр кысылып килә. Ашыйсым килгәнгә түзә алмыйча, кычкырып елый башлыйм. Миңа туганнарым Мәхмүт һәм Кафия кушыла. 

 

Безнең өй түрендә үкереп елап утырганны күреп, күрше Хәдичә апа килгәнен хәтерлим. Безнең ач, шешенгән икәнебезне күреп ул кызган килеш авыл советына төшеп китә, комиссия җыеп менә. Шуннан нәрсә булды дисезме? Безгә фермадан дуңгызларга бирә торган апарадан “өлеш” чыгардылар. Мин бер ай буе көн саен бер литрлы бидон белән фермадан апара ташыдым. Шуның белән исән калдык. Бу вакыйгалар кичә генә булган кебек. Мин көн саен Хәдичә апага рәхмәт әйтеп дога кылам, - ди ул.
 

“Лапас артында яшеренеп бәрәңгене ашыйм”


- Сугыш беткәнгә шактый вакыт узды. Ләкин озын төннәрдә йоклый алмый ятам да, черем итеп алганда кабат шул чорга әйләнеп кайткандай булам. Мәктәптә дәрестә утырам икән. Класста салкын, иске чабатаның башы “чәчәк ата” башлаган. Мәктәптән кайтканда бүген кайсы басуга черек өшегән бәрәңге җыярга барырга икән дип план корам. Шул бәрәңгедән әни бәрәңге кәлҗемәсе пешерәчәк. Дерт итеп уянып китәм. Аллага шөкер, төш кенә икән дип шатланам. Ә хәтер инде әллә кайда калган вакыйгаларны казып чыгара...

Балачак балачак инде ул! Ул балачакның сугыш сулышы белән өтелгәненә без гаепле түгел идек шул. Уйныйсы да, иркәләнәсе дә килгәндер вакытында. Иртә яз башында ташулар аккач, җир өстенә ватылган савыт-саба китекләре чыга. Без аларны “таштеки” дип атый идек. Күрәм: бакчабызның уртасындарак нәрсәдер ялтырый. Иптәш кызлар алдында мактанасым килгәндер инде... Өшегән балчык буенча эчкә атлап кереп киткәнем хәтеремдә. Атлаган саен аягым бата, ә ялтыравык уенчык якында гына. Салкын балчыкка аяклар сазлыкка баткан күк кереп батты. Кире борылырга теләсәм дә, селкенә дә алмыйм, кычкырырга куркам. Ярый әле Сабира әби күреп алган, сүгә-сүгә тартып чыгарганы истә. Чабаталар балчыкка батып калды. Ялан аяк чыгып, ташу суында аякларны юдым. Салкын да тимәгән, авыртып та ятылмаган. Ходай үзе саклагандыр инде.

Күрше Насфияләр тормышы аруырак иде дип хәтерлим. Насфия урамга чыгам дип миңа яшереп кенә берәр кечкенә бәрәңге алып чыга да, минем кулыма тоттырып кире өйләренә ашыга. Ә мин лапас артында яшеренеп шул бәрәңгене ашыйм. Ә бер көнне кулыма бер иске агач кашык тотып Бәдәр апаларга төшкәнмен дә, “Бәдәр апа, шушы кашыкны бер бәрәңгегә алмаштырып бир әле “,- дип ялынганмын. 

 

Бәдәр апа кулыма 3-4 зур бәрәңге тоттыргач, кош тоткандай өйгә йөгердем. Сабира әбием бәрәңгеләрне самовар челтәренә куеп пешерде. Ул бәрәңгеләрне барыбызга да тигез итеп бүлеп ашадык... Сугышлар бетеп, мин инде үзем акча эшли башлагач, Бәдәр апа чакырып кертте дә, иске агач кашык күрсәтте. “Таныйсыңмы?”- ди. Нинди танымаган ди ул! Ә менә ул кашыкны берәрсе бирде микән, сорап алганмын микән-анысын хәтерләмим. Ачлык йөрткәндер инде.

Җиңү бәйрәме көне хәтергә мәңгегә уелып калган. Авыл халкы язның бер көнен дә әрәмгә уздырмый бит ул. Без дә иртә таңнан бәрәңге бакчасын казырга чыгып бастык. Үз бакчабызны казып куябыз да, кешеләргә тамак хакына бакча казып йөрибез. Кинәт урамда халык шаулаша башлады. Күршеләрнең өйләрендә түгәрәк радио бар иде. Сугыш беткән дип хәбәр иткәннәр. Без дә капка төбенә йөгереп чыктык. Күршеләр кочаклаша, елаша башладылар. Без, бала-чагалар, “Ура!”- кычкырдык, алдагы матур көннәр турында хыялланып сөйләштек. Бу хыяллар чынга ашты. Хәзер илебез тыныч күк астында яши. Тормышыбыз яхшы, табыннарыбыз мул, бар да бар. Инде булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә, тынычлыктан аерма дип дога кыласы гына кала”, - ди ул. 

 

Сугыш фотохроникасы. Иван Кузнецов исән-имин туган ягына - Орел өлкәсендәге гаиләсенә әйләнеп кайткан. 1945 ел.

 

 
Сигезенче язмыш. “Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле”- Без тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән күренекле әдибебез әйткәнчә: “ Без - 41 ел балалары” булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез. Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы – хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч аңлап та бетермиләр кебек яки аңларга теләмәгән кешеләр юк түгел.
Әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, телевидение экраннарында, радио дулкыннарында бу мәсьәләгә караш җитәрлек күләмдә чагылыш алмый, кимегәннән кими кебек. Үткәннәрне белмәсәк киләчәк юк, дигән сүз, - дип саный шагыйрь, сугыш чоры баласы Фердинант Гайсин.
 

Шагыйрьнең язмышы сугыш, сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Баштан үткән, ачы язмышы хакында еш искә ала. Ул еллар аның иҗатында да чагылыш тапкан. Үскәндә аның үзәгенә беренче чиратта ятимлек үткән булса, икенчесе - ачлык булды, дип искә ала ул. Ятим үсүендә, ата-анасыз калуында ул каһәр суккан сугышны гаепли.


- Сугыш безнең гаиләне урап узмады. Әтием миңа алты ай булганда сугышка китә. Мин аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады – хәбәрсез югалды, - дип башлады сүзен Фердинант Гайсин. - Сугыш белән килгән ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашарга туры килмәде безгә. Төрле үләннәр: кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Халык язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Яз җиттеме кырдан черек бәрәңге җыярга бара идек. Җәй җиттеме пешергә өлгермәгән җиләк – җимеш, арыш һәм бодай башларын уып ашый идек. Хәзерге мул тормышта да икмәк бөртекләрен кадерләп җыеп алу, җамаяк төпләрен ипи белән чистартып ашау, сугыш чорыннан калган балаларга, үсмерләргә хас нәрсә. Авыл халкы икмәкне үстереп фронтка җибәрде, ләкин үзләренә бер бөртек тә икмәк бирелмәде. Ач килеш иң авыр эшләрне башкардылар: сука сукаладылар, урман кистеләр, салам, ашлык ташыдылар. Хатын-кызлар, үсмерләр атларны, тракторларны алмаштырдылар, - диде ул.
 

“Ике уч бодай өчен әни асылынып үлде”


1945нче елда Фердинант абыйның әнисе, ачлыктан котылып калу өчен кесәсенә бер – ике уч бодай салып эштән кайта. Бу хәлне колхоз рәисенә җиткерәләр. Авыл советы һәм колхоз рәисе Зиннәтбануханымны каторгага җибәрәбез, дип бик нык куркыта.
 

- Бу вакытта йөз грамм ашлык өчен төрмәгә утырткан очраклар еш була. Әнием каторгадан исән – сау кайта алмам, дип уйлагандыр ахры, иртән тора, мичкә салам ягып өйне җылыта, миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, мин ул вакытта сөннәттә булам, лапаска чыга да, үз-үзенә кул сала. Соңрак хуҗалар: “ Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит,” - дип авыл халкы алдында акланмакчы булалар. Әлеге вакыйга тормышымның иң авыр мизгеле булды.


Мин биш яшемдә апам Гөлбану белән калам. Бертуган апама ул вакытта егерме бер яшь була. Тормышка чыкмаган яшь кыз биш яшьлек бала белән кала. Ул вакытта апам, наряд буенча колхозга килгән, мәҗбүри, хатын-кызлар белән урман кисүдә була. Өйдәге хәлне күргәч, районнан килгән вәкил апамны урман кисүдән азат итә, ул өйгә кайта. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч булмаган. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше күп булган. Бу авыр заманда хатын-кызларның чыдамлыгына хәйран калырлык, - ди шагыйрь.
 

“Апай качырып бер стакан кәҗә сөте эчерде”


Апасы кечкенә Фердинантны авылдагы балалар йортына биреп карый, әмма алты сум пенсия өчен кире үзенә ала. Шул алты сум акчага алар кибеттән ипи, тоз сатып алалар.

Балалар йортында йөздән артык ятим калган балалар хөкүмәт карамагында тәрбияләнәләр иде. Ашау яхшы, өстә яхшы кием, чисталык, ләкин ирексезләр иде. Без аларга көнләшеп карый идек, шулай да без ирекле, шуны ул вакытта аңламаганбыз.


1946нчы елда апам мине алып, авыл егете Касыймҗанга тормышка чыга. Без торган кечкенә генә иске йорт ялгыз кала. Апам килгән йортта безнең белән сигез кеше бар, шуның дүртесе үсмер балалар. Шул чор өчен бу зур гаилә, ашарга юк, салам ягып җылынабыз, балалар идәндә салам матрасларда тәгәрәшеп йоклыйлар. Безнең сөтле кәҗәбез бар иде, шул кәҗәне сауган саен апам качырып бер стакан сөт эчертә. Бәлки шул бер стакан сөт ачлыктан, шешенүдән коткарып калгандыр. 

 

Зур гаиләдә яшәргә авыр булгач, өчебез: җизни, апам, мин үзебезнең иске йортка кире кайтабыз. Шул нигездә биш бала үстек, алтынчы бала мин идем. Алар кулында балигъ булганчы үстем, урта мәктәпне тәмамладым. 

 

Балачагым булмады дияргә була, көннәрем бала, хайваннар карап, өйдәге эшләр белән үтә иде. Кечкенәдән эшләп үстем. Җизнәм бик кырыс, аз сүзле кеше иде. Аны сугышта пленда булган өчен районга чакырып сорау алып кимсеттеләр. Аларга үстергәннәре өчен гомерем буе рәхмәтлемен, әгәр алар кулында үсмәсәм, язмыш минем белән башкача уйнаган булыр иде. Язмышымның авыр көннәре күп булды, аларның күбесе шигырь юлларына әверелде, - ди ул.
 

“Ятимлек ачысы юлыма аркылы төште”


Балачак, яшүсмер елларында күңелле мизгелләре дә булган. Фердинант Гайсинга шагыйрь Сибгат ага Хәким белән очрашу насыйп була.

- Ул очрашуны әле дә булса сагынып искә алам. Унынчы классны бетереп, авылда тракторчы булып эшләгән еллар. Чәчү вакытында, урак өсләрендә ул елларда авыл яшьләре агитбригада оештырып басу- кырларда концертлар куеп йөри иделәр. Матур җырлыйсын, дип мине дә ара-тирә шул концертларда җырлата иделәр. Гадәттә Сибгат абый авылга кайтса, басу-кырларга чыгып, хозурланып йөрергә ярата иде. 

 

Шулай концерт куеп ятканда карап торучы халык арасына килеп керде ул. Ул вакытларда клуб мөдире булып Роза Гайсина эшли иде. Ул Сибгат абыйны күреп алды да: “ Менә бу егетнең җырлаганын тыңлагыз әле, тавышы бик моңлы. Авылда әрәм булып ята”,- диде. Минем җырлаганны тыңлаганнан соң: “Энем сиңа җырчы булырга кирәк, укырга Казанга кил. Мин Нәҗип Җиһанов белән сөйләшермен”,- диде. Әлбәттә инде, шул сүзләрдән соң мин зур өметләр баглап Казанга киттем. Нәҗип абый мине: “Син Сибгат малаемы?” - дип каршы алды. Җырларга кушкач, мин үземнең авыл клубында яратып җырлап йөргән җырымны - Нәҗип Җиһановның “Батырҗан” ариясен башкардым. Нәҗип абый җырлавымны ошатты һәм мине Казанга - бер еллык музыка училищесына укырга чакырды.



- Училищедан чыгып барганда миңа авылдаш егет очрады. Ул мине Казан педагогик-индустриаль техникумга керергә үгетли башлады. Янәсе, музыка училищесының тулай торагы да юк, җырчы булып кая бармакчы буласын? - диде. Ятимлек ачысы шул равешле монда да юлыма аркылы төште. Мин кире документларымны алып, авылдаш егеткә ияреп китеп бардым. Шулай итеп, Казан педагогик-индустриаль техникумның ишекләрен ачып кердем. Әлеге уку йортында мөгаллим белгечлеге алып, Казанның 126 нчы урта мәктәбендә 35 ел дәвамында балалар укыттым. ”Татарстанның атказанган укытучысы”, “Россиянең мәгариф отличнигы” исемнәренә лаек булдым. 

 
Ачы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән карап, дөрес фикер йөртергә өйрәтте”, - ди ул.
 

  • Күпме тарих, күпме язмышлар... Сугыш чорында күргәннәрен алар бүген дә төгәл хәтерлиләр, еллары, көннәрен ялгышмый атап сөйлиләр, күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарталар - безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Сугыш михнәтен күргән буыннын сафы сирәгәя барса да, әле исәннәре белән сөйләшеп калырга, хатирәләрен яздырып алырга ашыгыйк.

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Михаил Савин (сугыш чоры фотохроникасы), шәхси фотоальбомнардан, "Татар-информ"

 

intertat.tatar

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования