4 нче тарих - Рәшит Шиһап исемендәге татар халык драма театрына  60 ел

Мәдинә Миңнегәрәй кызы Сафиуллина Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туган, балачактан артист булырга хыялланган. Әмма һөнәр сайлар вакыт  җиткәч, “Авылда туып, нинди артист чыксын инде миннән? Күзлеклемен, чибәр дә түгел, буем бәләкәй...” дигән вәсвәсәле уйлар Мәдинәне туктатып кала. Һәм ул, медицина училищесына укырга кереп, фельдшер-акушерлык һөнәре алып чыга. Тора-бара театрга һәвәслеге өскә калка. Хәзер ул – Лениногорскидагы Рәшит Шиһап исемендәге татар халык драма театрының җитәкчесе һәм режиссеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

- Медучилищедан төрле шәһәрләргә билгели башлагач, мин: “Тукай яшәгән төбәккә җибәрегез!” - дидем. Һәм мине Әтнә районына (ул вакытта Арча иде) җибәрделәр. Шунда кичләрен мин халык театрында уйный идем. Туган ягымны бик сагына идем – Лениногорскины сагынмый мөмкин түгел. Әти белән әни гарәпчә генә яза белә иде, ә мин гарәп әлифбасында укый белмим. Алар миңа хатлар яза, киленебез тәрҗемә итеп укып бирә. Ә мин: “Кызым Мәдинә, анда калма, кайт!” дигән сүзләрне ишетәм дә күз яшьләренә батам.

Һәм мин кайттым. Миңа 25 яшь иде. Һөнәрем буенча эш эзләп тормадым, театрга киттем. Бүгенгә кадәр монда мин. Театр миндә медицинаны җиңде.

Лениногорскида мин сыйныфташыма кияүгә чыктым. Бергә укыдык, бер парта артында утырдык, яшьтән үк бер-беребезне яраттык. Мин дүрт ел читтә якларда йөргән арада ул да өйләнмәгән, мин дә кияүгә чыкмадым. Читтә: “Өйләнмәсә генә ярар иде!” – дип уйлый идем. Хисләремне беркемгә дә сөйләмәдем, ул вакытта сөйләмиләр иде бит... Ул да шулай уйлаган икән.

Балалар бәләкәй вакытта, аңлашыла ки, театрга йөрмәдем. Балалар исәйгәч, Мәдәният сарае директоры өйгә өч тапкыр килде. Иремә әйтә: “Хатыныңны театрга җибәр инде. Урыны шул аның, кешеләргә ансыз кыен, талантлы кешеләр кирәк театрга...” Шуннан бирле мин  театрда. Уйный башладым. Гомер буе уйнадым, 2003 елда  гына, ирем вафат булгач, режиссер булып киттем. Миңа 77 яшь инде, лаеклы ялда, ләкин эшсез тора алмыйм.

Иремне һәрвакытта да искә алам. Бик яхшы кеше иде ул. Репетицияләргә җибәрә, ә бит соңга кадәр кабатлый идек. Татар гаиләсендә ир сүзе – закон бит! Минем театрга тартылуымны аңламаса, гауга куптарса, йөрер идемме? Куркасың икән, образ тудыра алмыйсың, чөнки кәеф башка була. Барысы да ирдән тора. Ул минем һәрбер спектаклемне карый иде. Сорый иде: “Ну, бу спектакльне эшли башлаганга ничә ай үтте?” “Дүрт ай”, - дим. “Ә! Дүрт ай? Ә спектакль һаман да юкмы әле? Премьера кайчан?” Премьераны көтә, көтә. Спектакльдән соң һәрвакыт сәхнәгә чәчәкләр менгерә иде бабаем.

Балаларым да иҗади кешеләр булып чыкты. Башта репетицияләргә йөриләр иде. Соңрак, күрәсең, туйдырды. Улым 15 яшендә яшь талантлар фестивалендә исем алды. Шигырьләр яза, көен яза, җырын да үзе башкара. “Коелган яфраклар” дигән җыры бар...

Диләрә кызым да иҗади кеше – журналист һәм язучы. Киевта яши. Күптән түгел генә “Алтын роза” Халыкара әдәби премиясенең “Иң яхшы хикәя” номинациясендә лауреат булды. Озакламый аның белән Санкт-Петербургка барабыз, театрларга йөриячәкбез... Театр бөтен җиргә иминлек алып килә. Киевка баргач, кызым һәм оныгым белән һәрвакыт театрга барабыз. Анда барысы да тыныч, бернинди сугыш турында ишетелгәне юк. Иҗат итәргә кирәк! Иҗат кешесе беркайчан да күңелсезләнми. Киртәләрне дә тиз җиңә. Чөнки иҗат кешесенең җанында иминлеккә юнәлгән көч бар. Иҗат кешеләре сугышка сәләтле түгел.

Диләрә беренче сыйныфта ук яза иде. Бервакыт ирекле темага язган иншасын педсоветта укып елаганнар. Әнисе язгандыр, дигәннәр. Ә мин берни белмим! Әйткәч кенә укып карадым. Бабамның әтисе - мулла, үзенә күрә  язучы да булган. Ниндидер хезмәт язган, бастырып чыгарырга тиеш булган, янгын чыгып харап иткән.

Театр каршында безнең музыкаль-юмористик программа эшли, халык бик ярата аны. Кичә Баулыда күрсәттек, иртәгә Ромашкинога барабыз, аннан соң “Бәкер” шифаханәсенә... Гастрольләр тыгыз график белән бара – өлгер генә! Безнең тамашаларны көтеп алалар, алкышлыйлар. Халыкка шатлык өләшү үзе бәхет. Туган җиремдә кирәк булдым, терәк булдым – шуның белән бәхетлемен. Директор: “Мәдинә Миңнегәрәевна, сез китсәгез, театр бетә!” – ди. Мин: “Андый сүзләрне кычкырып әйтмиләр, чынга ашар!” – дим. 

23 марттан соң китәрмен, дигән идем инде. Премьера булды ул вакытта, зал туп-тулы иде. Классиканы, Галиәсгар Камалны куйдык. Без профессиональ театр түгел, шулай да аны тугыз тапкыр куйдык. Биш кеше уйный спектакльдә. Биш кенә түгел, илле, диләр! Төрле образларга керәбез – танырлык түгел. 60 ел инде шулай образларга керәбез, озакламый Рәшит Шиһап исемендәге татар халык драма театрына 60 ел тула. Театрның юбилеен көтәм. Шуннан соң китәм.

Ә планнарда эштән тыш, сыйныфташлар очрашуы да әле. Без даими очрашып торабыз. Алар минем бер премьерамны да калдырмыйча карап бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования