3 нче тарих – Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры

Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте. Тарихының саллы өлешен ул халык үзешчән статусында яшәп үткәрде, ә дәүләт профессиональ театр статусын 2011 елда алды. Татарстан Республикасында  (бәлки, Россиядәдер дә),  авыл җирлегендә урнашып, дәүләт статусы булган бердәнбер театр ул.

1918 елның декабрендә Әтнә һәм Алат волостьларының агарту эшләре буенча инспекторы Мөхәммәт Парсин җитәкчелегендә укытучылар, партия һәм совет органнары хезмәткәрләре мәктәп бинасында (Фазылҗан байның элекке йорты) Казан артисты Фәхриев пьесасы буенча “Бәхет кошы” дигән ике пәрдәле спектакль куя. Әтнә халык театрының тарихы шушы көннән башлана. Спектакль зур уңыш белән үтә. Озакламый Г. Камалның “Беренче  театр” комедиясе куела.

1924 елда коллективка яшь артист Җәлил Камалов җитәкчелек итә башлый. Ул М. Фәйзинең “Галиябану”, Г. Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Ф. Бурнашның “Таһир һәм Зөһрә” һ. б. спектакльләрен куя. Коллектив ныгый,  иҗади тәҗрибә туплый, театр сөюче яңа һәвәсәкәрләр белән тулылана, тора-бара алар театр коллективының горурлыгына әйләнә. Галимә Сибгатуллина, Котдус Баязитов, Юныс Фарсин, Мөбәрәк Хәсәнов, Зәкия Сафиуллина, Гөлсем Габдрәшитова һәм башкалар.

1932 елда Олы Әтнә авылына Татар Дәүләт академия театры коллективы килә. Сәхнә осталары коллектив белән  танышкач, Әтнәдә колхоз-совхоз театрының күчмә филиалын булдыру тәкъдимен әйтәләр. Илдар Мәҗит исемле артист булышлыгы белән колхоз-совхоз театрының күчмә труппасы барлыкка килә.

Әтнә күчмә театр труппасы (профессиональ буларак) 1936 елга кадәр эшли.

1936-1946 елларда  коллектив, Арчада узган республика зональ смотрында К. Нәҗминең “Булат бабай гаиләсе”, М. Фәйзинең “Галиябану”, Г. Насрыйның “Көндәлек” спектакльләрен күрсәтеп, призлы урыннар яулый. Бу чорда коллектив белән Котдус Баязитов һәм Гарифулла Төхфәтуллин җитәкчелек итә.

1959 елның 30 маенда театр коллективы белән театр училищесын тәмамлап кайткан Гомәр Мәрдәнов җитәкчелек итә башлый.  Режиссер-тәрбияче буларак, ул Т. Гыйззәтнең “Чаткылар”, Г. Кутуй повесте буенча “Тапшырылмаган хатлар”, Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, М. Әблиевның “Шәмсекамәр”, М. Кәримнең “Кыз урлау”, А. Гыйләҗевның “Көзге җилләр” һ.б. спектакльләр куя.

РСФСР мәдәният министры фәрманы нигезендә 1966 елның 1 июлендә коллективка мактаулы “Халык театры” дигән исем бирелә.

1967 елда коллектив Йошкар-Ола шәһәрендә зона турында катнаша. С. Шәкүровның “Уракчы кыз” спектакле белән чыгыш ясап, Бөтенсоюз фестивале һәм Бөтенроссия смотрының лауреаты дипломнары белән бүләкләнә.

1968 елда театр үзенең 50 еллыгын билгели. Шуның белән бәйле халык театры коллективы ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасына лаек була. Ч. Айтматовның “Кызыл яулыклы гүзәлкәем”, М. Әмирнең “Миңлекамал”, Ә Баянның “Һәйкәл”, Р. Батулланың “Кичер мине, әнкәй!”, Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары”, “Без авыл егетләре”, А. Гыйләҗевның “Тыныч урамда гауга”, Н Гаетбаевның “Ничек кияүгә чыгарга?”, С. Шәкүровның “Яктырткычлар”, И. Йомагуловның “Мәхәббәт кошлары” спектакльләре куела.

2008 елдан башлап театрның режиссеры  - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен һәм ГИТИСны (РАТИ) тәмамлап кайткан Р. Фазлыев. Аның белән Х. Вахитның “Күк капусы ачылса”, З. Хәкимнең “Мин сине яратам” пьесалары буенча спектакльләр куела.

ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханоның 2011 елның 23 мартындагы УП-149 санлы “Әтнә дәүләт драма театры булдыру турында”гы Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 31 маендагы 837 санлы карары белән халык театрына дәүләт театры статусы бирелә. Шул ук елның 6 октябрендә ТР Министрлар Кабинеты театрга Габдулла Тукай исеме бирә.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования