2 нче тарих - Гаиләм язмышы - Татарстан Республиасы тарихында 

Гаиләм язмышы - Татарстан Республиасы тарихында 

 

"Гордиться славою своих предков

 не только можно, но и должно;

                                                  не уважать оной

                                                                    есть постыдное малодушие"

                                                                                 А.С. Пушкин

          Тарих дәресләреннән без гаиләнең, нәсел-нәсәпнең тамырлары еракларга китүе турында беләбез. Туган як, туган җир, туганнар, туганлык – болар барысы да бер тамырдан алынган сүзләр, болар адәм баласы көч ала торган, әйләнә-тирә белән таныша башлаган чыганак. Һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәркайсы кабатланмас. Минем гаиләнең дә үз тарихы.

Гаиләм тарихы белән мин тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә кызыксына башладым: Рюриковичларның нәсел шәҗәрәсен өйрәндем,  “Кешелек  буыннар суммасы буларак” дигән темага практикумда үзебезнең гаиләнең нәсел агачын төзергә тырышып карадым. Әлеге эшкә тотыныр адыннан үзалдыма сорау куйдым: безнең нәселдә мин өлге итеп алырдай күренекле шәхесләр бармы? Әбиемнең абыйсы Шәвәлиев Миңнерифкать Шәймәрдән улы озак еллар дәвамында үзенең гаиләсе турында бөртекләп мәгълүмат җыйган – ул бик ярдәм итте.

Нәсел шәҗәрәмне сигезенче буынга кадәр төзи алдым. Хәзер инде XIX гасыр башында яшәгән ата-бабаларымның исемнәрен белә алуым гайре табигый кебек тоела. Әти ягыннан бабамның бабасы Моталлаптан башлана ул.   

Нәсел агачымның икенче буынында ирләр сызыгы буенча бабамның әтисе Шәяхмәт, ирләр сызыгы буенча әбинең  әтисе Сафиулла урнашкан. Хәтер булып фамилия дә, аларның хатыннарының исеме дә калмаган, бары тик исемнәре генә, ләкин монысы өчен дә шатмын.

Өченче буында ирләр сызыгы буенча әбинең әтисе Гыйбадулла исеме генә билгеле. Әтинең бабасының әтисе  Зәйнәгытдин белән хатыны Миңлебикә, ир белән хатын, җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.

Өлкән буынның сүзләренә караганда, Зәйнәгытдин бабай таза тормышлы булган, күпләп мал, кош-корт асраган. Гаилә ишле, тату яшәгән, шуңа хуҗалык та ныклы булган. Зәйнәгытдин бабай өч улын гаиләләре белән  сыйдыру өчен зур итеп йорт салган. Зәйнәгытдин бабамның хуҗалыгы хәллеләрдән саналган. Үз җирләрендә эшен бетергәч, уллары белән 2 нче Бөгелде дигән рус авылына алпавыт Серафим Пучинга акча эшләргә йөри торган булган. Октябрь инкыйлабын тыныч кына крашы алганнар, гади авыл тормышы дәвам иткән әле анда. Ерак бабаларымны ниндидер хикмәт белән кулаклаштыру җиле урап узган. 1925 елдан соң, Зәйнәгытдин акрын-акрын улларын башка чыгарган, һәркайсына йорт салып биргән, малларын тигез итеп бүлгән. Шуның белән үзен дә, балаларын да золымнан йолып калган. Зыятдин белән Таҗетдин исемле улларының 1914-1918 елгы  Беренче дөнья сугышында катнашуы билгеле. Алар бабамның әтисе Шәвәлинең әтисе кебек үк  дүртенче буынга карый.

Әбиемнең әнисе ягыннан дүртенче буында аның әти-әнисенең исемнәре билгеле – Галия һәм Вәлиулла. Вәлиулла озын гомерле булган, йөз яшькәчә яшәгән. Әбиемнең әнисе һәм аның эне-сеңелләре бишенче буын инде. Бабамның әтисе Шәймәрдән һәм аның эне-сеңелләре кебек үк.

Әбиемнең әнисе Шәвәлиева (кыз фамилиясе билгеле түгел) Гыйльмебаян Вәлиулла кызы 1907 елның 1 апрелендә туган. Зәй районының Аксар авылында. Яшьтән үк гарәпчә укый-яза белгән, мулла өендә үтә торган сабакларда кышларын Коръәнне өйрәнгән.

Ул гаиләдәге өлкән бала булган, шуңа да аңа әти-әнисенә кырда эшләргә  булышырга туры килгән. Иртә яздан башланган корылык чәчкән орлыкларга чыгарга да бирмичә киптергән 1921 елгы ачлык елны алар тырышлыклары аркасында исән кала алган. Әбиемнең әнисенә 14 яшь булган. Ул малларга ашатыр өчен үлән булмагач, урманнан агач ботаклары җыярга йөргән, шуның белән гаиләгә ачтан үлмәскә ярдәм иткән.

Совет хакимияте халыкны укырга, язарга өйрәтү бурычын куйгач, әбиемнең әнисе бу эштә активлык күрсәткән. Ул латин әлифбасын үзләштереп, башкаларны да өйрәткән. Тәрбиячеләр курсларын тәмамлаган. Аны искә алганда, туганнар аның укымышлы булган диләр. Соңгы көннәренә кадәр ул шигырьләр чыгарган, укырга яраткан.

Авылда күмәк хуҗалык оеша башлау белән, ул бу эштә дә башлап йөрүче була. Агротехника курсларында укып кайта. Аның помидор үсентеләре үстереп тарату идеясен авылда хуплап каршы алалар. Әлегә кадәр аксарлылар помидор үсентеләре үстереп сата, ул районда иң яхшылардан санала.

      1933 елда Гыйльмебаян бабамның әтисе Шәвәлиев Шәймәрдән Шәвәли улына кияүгә чыга. Алар биш ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Гыйльмебаян әби бер көн дә колхозга эшкә чыкмый калмый, шул ук вакытта гаиләсе турында да кайгырта. Озак еллар бригадир була. Бөек Ватан сугышы вакытындагы хезмәте өчен ул “1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен” медале, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 40 ел”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел” юбилей медальләре, шулай ук “Ана даны” медале белән бүләкләнә.

Бабамның әтисе Шәвәлиев Шәймәрдән Шәвәли улы 1910 елда Зәй районының Аксар авылында крестьян гаиләсендә туган. 12 яшеннән колхозда эшли башлаган.

Шәймәрдән бабай 1936 елда беренчеләрдән булып тракторчылар курсына укырга җибәрелә. Шәймәрдән Шәвәли улының эшкә мөнәсәбәте аша яулап алган ышаныч була бу. Курсларны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлагач, МТС составында тракторда эшли башлый. Ул тракторчыларның республика смотрларында катнаша һәм призлы урыннар яулый.

1938 елда аны ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ул бу вазыйфаны 1946 елга кадәр башкара. 1939 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз комбайнчылар слетында катнаша. Бу елларда ул колхозда бригадир, механик булып эшли. 1949 елда аны “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе итеп билгелиләр.

Бабамның әтисе Зәй районында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Аксар авылы кешеләре өчен иң истә калган башлангычларның берсе – йортларны бөтен авыл, колхоз белән өмә итеп күтәрү традициясе. Бу традиция бүген дә бар әле. Шәймәрдән бабам колхоз рәисе булып эшләгән елларда хуҗалык алдынгылар исәбендә була. Колхоз вәкилләре колхоз рәисе җитәкчелегендә ВДНХ күргәзмәсендә катнашырга чакыру алалар. 1955 елда ВДНХ рәисенең күрсәтмәсе буенча “Москвич” автомобиле белән бүләкләнә. 1957 елда  “Кызыл Октябрь” колхозы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча беренче урынны ала. Шундый җаваплы вазыйфаларда булып, Шәймәрдән Шәвәли улы туган җиренең иминлеге хакына хезмәт куя. Лаеклы ялга киткәч тә, ул озак еллар әле туган колхозына киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Әти-әниләре салган юлны киләсе – минем тикшеренүдәге алтынчы буын да лаеклы дәвам иттерә. Шәймәрдән бабамның олы улы Шәвәлиев Миңнерифкать Шәймәрдән улы 1936 елның 1 августында Зәй районының Аксар авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Югары Шепкә авылында тәмамлый. Урта белемне Түбән Биештә ала. Өч ел дәвамында ул Татарстанның күренекле шәхесләре белән бер сыйныфта укый – язучы Рабит Батулла, артист Наил Дунаев, ТАССРның Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Хәмзә Арсланов.

Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында клуб мөдире булып эшли. Күпмедер вакыт үтүгә аны Зәйнең комсомол комитетына инструктор итеп эшкә чакырып алалар. Эшендә ул үзен уңай яктан гына күрсәтә, яшьләр эшләрен актив оештыра. Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, һәм 1961 елда аны КПССның Зәй районы комитетына инструктор итеп билгелиләр. 1962 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгының җитәкче кадрлар әзерләү буенча бер еллык курсларына җибәрәләр. Курсларны тәмамлап кайтуга, әтисе эшләгән колхозга баш агроном итеп куялар. Ул вакытта колхозның исеме “XXI партсъезд” дип үзгәртелгән була. 1973 елда аны Зәй районының “Искра” колхозына рәис итеп билгелиләр, анда елдан артык эшли, 1971-1981 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча инспектор була. 1974-1981 елларда Авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты буенча дәүләт инспекциясендә эшли. 1981 елдан 1983 елга кадәр ул халык контроленең шәһәр комитетын җитәкли.

1983 елда КПССның Зәй шәһәре комитеты пленумында шәһәр партия комитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1986-1992 елларда – халык контроле рәисе. 1992елда Зәй шәһәре хакимиятенең шәһәр бүлеге җитәкчесе була, 1993 елда - авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.

1995 елда Рифкать Шәймәрдән улы “ТРның атказанган агрономы” дигән исемгә лаек була. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иҗтимагый эшчәнлеген ташламый, районыбыздагы хәл ителмәгән проблемалардан читтә каласы килми. Рифкать Шәймәрдән улы - Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районының аксакаллар шурасы әгъзасы.

Әбиемнең төпчек энесе Шәвәлиев Тәлгать Шәймәрдән улы гомеренең бик күп елларын кече ватаны иминлеге өчен багышлаган. 1969 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, XXI партсъезд исемендәге колхозда ветеринария табибы булып эшләгән. 1986 елда Тәлгать Шәймәрдән улы колхозның баш зоотехнигы вазыйфасына билгеләнә. 1988 елдан алып 1995 елга кадәр Аксар авылы Советы рәисе була. Туган авылы үсешенә күп хезмәте һәм тырышлыклары керә аның. Сәламәтлеге буенча пенсиягә чыкканчы, дуңгыз фермасы мөдире булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакытта да эшенә җаваплы карый. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Әбием Хуҗина (Шәвәлиева) Рәмзия Шәймәрдән кызы шулай ук гаиләсе традицияләренә тугры калган. Ул 1944 елда Аксар авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Шепкә авылында урта мәктәпне тәмамлагач, шулай ук хезмәт юлын иртә башлый. Туган авылында сыер савучы була, куяннар үрчетә. Бабам Хуҗин Габделхакка кияүгә чыккач, әбиемә Оренбург өлкәсенең Ясный шәһәренә китәргә туры килә. Анда монтажлау идарәсендә эшли. Ике кызлары туа: Гөлнар һәм Эльмира. Бабам юлда фаҗигагә юлыгып, һәлак булгач, әбием туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Ике бала белән тол калган әбием сынмый-сыгылмый. Ул “КАМАЗ”ның Зәй автоагрегат заводына эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы шунда механика цехында штамп сугучы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен ул Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1988 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән исемгә лаек була.

Җиденче буында - әни ягыннан икетуган апалар һәм абыйлар, шулай да мин әнием турында сөйләр идем. Мин әниемнең укытучы булуы белән горурланам. Аның исеме Гөлнар Габделхак кызы, 1968 елның 28 июнендә туган. Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлау белән мәктәптә эшли башлаган. Ул рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның педагогик эшчәнлеге 29 ел. Карьерасында ул завуч, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе вазыйфаларында булды, кайда да үз нәселенең традицияләренә тугры калып, эшен намус белән башкара. Хезмәте өчен 2007 елда әни Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 3 ел дәвамында “Безнең иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе, шулай ук “Мәгариф” милли проекты җиңүчесе, Зәй муниципаль районы башлыгының “Талантлы укытучы – талантлы укучы” грантының җиңүчесе булды.

 Өченче буын туганнарым белән үзем дә кергән сигезенче буында язмамны төгәлләп, шуны әйтәсем килә: мин үземнең нәсел тамырларым  белән горурланам. Кемгәдер минем гаилә тарихы гадәти тоелыр, безнең зур илебездә мондый язмышлар бик күп бит. Яңгыравык исемнәр дә булмасын, ләкин аларның һәркайсы кече ватанының авыл хуҗалыгы, сәнәгате, мәгарифе үсешенә кулыннан килгән кадәр өлеш керткән. Теләсә кайсы һөнәрдә, теләсә кайсы эштә үз алдында  намуслы булып калырга тырышырга кирәк, казанышлар өчен түгел, ә якты хәтер калдыру өчен хезмәт итәргә – безнең гаиләнең нигезендә шушы хакыйкатьләр ята. Ата-бабаларым кебек мин дә Ватаныма кирәкле, намуслы граждан булу өчен бар көчемне куячакмын.

 

Айрат Шәймәрдән улы Хуҗин, Казан дәүләт энергетика университетының  3 нче курс студенты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования