1 нче тарих - Республика белән бер яшьтә

                                                                                                                                 

   

Бу язмада күренекле якташым – Татарстан Республикасының яшьтәше һәм Зәй районының беренче Социалистик Хезмәт Герое  Мария Николаевна. Хөснетдинованың тормыш һәм хезмәт юлы  турында сөйләргә телим.

Мария Николаевна - гомерен яраткан эшенә багышлаган, үз-үзен аямыйча хезмәт куйган кеше, ул үзенә дә, тирә-юнендәгеләргә дә таләпчән булган, шуның өчен аны яратканнар һәм ихтирам иткәннәр. Тууына 90 ел тулу уңае белән, Мария Хөснетдинова исемен мәңгеләштерү максатыннан, Аксар авылы Мәдәният йортына аның исеме бирелде, ел саен авыл хуҗалыгы алдынгыларына аның исемендәге премия тапшырыла. Боларның һәркайсы Мария Хөснетдинованың  туган ягының патриоты, фидакарь хезмәт иткән кеше булуы турында сөйли.

 

Хәзерге вакытта Ватанга тугрылык, җәмгыять һәм дәүләт каршында бурычыңны тою,  ватанпәрвәрлек хисләренең булмавы турында еш ишетергә туры килә. Безнеңчә, ватанпәрвәр – үз эшен намус белән, иленә файда китерердәй итеп башкара, гаиләсен, кече ватанын ярата торган кеше ул. Мария Николаевнаның тормыш һәм хезмәт юлы безнең илдә андый кешеләрнең булуын дәлилли. Аек акыл белән җитәкчелек итү, намуслы хезмәт белән бергә,  хәзерге заман шартларында да чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.  

 

Республика белән бер яшьтә

              Мария Николаевна Хөснетдинова 1920 елның 10 маенда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда Югары Баграж мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган. Бик яхшы укыган, активлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып торган, укытучы булырга хыялланган. Укытучы кадрлар җитмәү сәбәпле, Казанга укытучылар әзерли торган курсларга җибәрелгән. Курсларны тәмамлагач, күпмедер вакыт Федоровка җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. 1937 елда Югары Шепкә җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнгән. Эшләгәндә, Алабуга педагогика училищесын тәмамлаган. 1941 елның сентябрендә аны Аксар башлангыч мәктәбе укытучысы итеп күчергәннәр.

Яшь укытучы тормышында авыр сынаулар чоры башлана. Сугышның беренче елында ук хезмәткә яраклы ирләр фронтка китә, хәтта колхоз атлары да мобилизацияләнеп, фронтка озатыла. Кырларда һәм фермалардагы авыр эш хатын-кызлар, картлар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Мондый шартларда Аксар башлангыч мәктәбе укытучыларына да җиңелдән булмый. Дәресләрдән соң алар да, колхозчылар белән беррәттән,  кырларда хезмәт куя, уңышны җыеп алып, дәүләткә икмәк тапшыра. Моннан тыш, партия әгъзасына кандидат буларак, Марина Николаевнага авылдашлары арасында агитация эшләре алып баруны да йөклиләр.  Бергә эшләгән укытучылары белән  алар эш урыннарында фронттагы хәлләр турында хәбәрләр җиткереп тора. Көн саен Мактау тактасын тутыралар, кыр эшләре турында аңлаешлы итеп яктыртып баралар , норманы кем ничек үтәгән, кем алда бара, кем калыша – болар турында мәгълүмат бирәләр.

1941 елның көзендә авыл Советы Мария Хөснетдиновага  һәм башка укытучыларга Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән 50дән артык кешене каршы алырга, аларны авыл кешеләренә йортларга урнаштыру бурычын йөкли. Килүчеләр, нигездә, төрле милләт балалары һәм хатын-кызлары була. Аксарлылар яңа килүчеләрне аңлап, хәлләренә кереп каршы ала, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә, гәрчә үзләренә дә җиңел булмаса да.

Мәскәүлеләр сугыштан соң да хатлар язып тора, җылы, дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтәләр, үзләренә кунакка чакыралар. Авылның кайбер гаиләләре еллар үткәч тә, элемтәне югалтмыйча, кунакка йөрешә әле.

Сугыш кырларында күп югалтулар кичерүгә карамастан, аксарлылар авыр сынауларны лаеклы үтә, ихтыяр көчен һәм рух ныклыгын күрсәтә, сынмый, намус белән тырышып хезмәт итә. Мария Николаевна һәрвакытта да авылдашларына рәхмәтле булуын, алардан күп нәрсәләргә, иң мөһиме – кушкан эшкә җаваплы карарга, кешеләрнең ышанычын акларга өйрәнүен ассызыклап тора. Мәктәптә максатчан эшчәнлек алып баруы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән ул халык арасында абруй казана.

Сугыштан соңгы елларда ул беренчел партия оешмасын җитәкли. 14 ел нәтиҗәле эшләү дәверендә зур тормыш тәҗрибәсе туплый, кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерә, хөрмәтле хатын-кыз, яраткан хатын һәм әни була.

1955 елда аны Аксар авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вакытта “Кызыл Октябрь” колхозы (Аксар) уңышлы эшләп китеп, район хуҗалыклары арасында алдынгы урыннарда бара. Колхоз рәисе Ш.Ш. Шәвәлиев белән авыл советы рәисе М.Н. Хөснетдинованың килешеп эшләве нәтиҗәсендә, авылның йөзе үзгәрә, яңа йортлар күпләп төзелә, халыкның тормыш итү сыйфаты яхшыра.

1959 елда авылның социаль үсеше һәм авыл кешеләренең тормышын яхшыртуда уңышлары өчен, аны ТАССРның Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Өч хуҗалыкны берләштереп (“Кызыл Октябрь” – Аксар авылы; “Кызыл алдынгы” – Иске Тукмак авылы; Пушкин исемендәге  - 1,2,3 Бөгелде, Перцовка) , XXI партсъезд исемендәге колхоз төзегәндә, Мария Николаевна үзен Аксар комплекслы бригадасына бригадир итеп җибәрүләрен сорый.

             Эшкә җиң сызганып, зур теләк белән тотына. Ул авылның һәрбер кешесен яхшы белә, җаваплы эшкә кешеләрне оста билгели. Беренче эш итеп, ул авыл хуҗалыгы культураларын игү һәм терлекләрнең баш санын арттыру буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, куллану өчен агрономия, зоотехника түгәрәкләре оештыра.

60 нчы елларда авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш җыеп алу өчен арсенал ярлы була әле, минераль ашламалар юк диярлек, ә үсемлекләрне корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклаучы чаралардан  үлән бете һәм чебен-черкигә каршы ДТТ дустыннан башка нәрсә булмый да. Шуңа да чиста пар җире участокларында органик һәм җирле ашламаларны кулланырга туры килә. Иген игүнең гомуми культурасын күтәрү, чәчү әйләнешен саклау, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм алдынгы тәҗрибәне куллану, кыр эшләрен башкарып чыгу вакытын кыскарту буенча күп эшләр башкарыла.

Алты ел дәвамында максатлы рәвештә оештыру эшләре алып бару аркасында комплекслы бригада авыл хуҗалыгы культураларының уңышы һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешә.

Район җитәкчелеге аңа берничә тапкыр җитәкче вазыйфалар тәкъдим итә, ләкин ул баш тарта һәм, 1976 елда лаелы ялга чыкканчы, тагын 10 ел бригадир булып эшли.

16 ел эшләү дәверендә Аксарда Мәдәният йорты, бөртеклеләрне чистарту-киптерү агрегатлары булган каплаулы ындыр табагы, тегермән, орлык саклау складлары, машина-трактор паркы, остаханәләр, терлекчелек фермалары төзелә.

             

Мария Хөснетдинованың иҗтимагый эшчәнлеге

            «Хөрмәтле Мария Николаевна! Бүген КПССның  XXIII съезды ачылган көнне, без, бригада хезмәтчәннәре, съезд алды хезмәт вахтасын намус белән башкарып чыгуы турында шатланып хәбәр итәбез. Һәрвакыттагыча, безнең механизаторлар бишьеллыкның беренче язын җиң сызганып каршы ала – әзерлек сызыгына бөтен техника чыгарылган, орлык материаллары әзерләнгән, язгы чәчүнең эш планы төзелгән...

Сез безгә таяна аласыз. Без алган тизлекне киметмәячәкбез. Ихлас күңелдән съезд эшендә уңышлы катнашуыгызны телибез.

XXI партсъезд исемендәге колхозның Аксар бригадасы әгъзалары».

            1966 елның 29 мартында КПССның XXIII съезды, Татарстан өлкә  партия оешмасы делегаты, Чаллы районы  XXI партсъезд исемендәге колхозның комплекслы бригадасы бригадиры Мария Николаевна Хөснетдиновага  әлеге шатлыклы хәбәрне хезмәттәшләре җибәрә, һәм Мария Николаевна, авылдашларының фидакарь хезмәте өчен горурлык хисләре кичереп, бик дулкынлана. Уйлары белән ул алар янында, туган бригадасында була. Юкса, бөтен авыл белән теләкләр теләп, барысы да яхшы булачагына ышандырып, аны съездга озатканга нибары сигез генә көн узган. Һәм менә туган бригадасының яңа хезмәт җиңүләре турында шатлыклы хәбәр. Дөресе дә шул: туган бригада, башкача әйтеп тә булмый, чөнки аларның барысын да күңел түрендә йөрткән максат туганлаштыра – бригада хуҗалыгын алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрергә, барлык тармакларны да рентабельле, колхозчыларның хезмәт хакларын тотрыклы, ә үзләрен мул тормышлы итәргә.

Мария Николаевна ничек башланганны яхшы хәтерли. Күптән дә түгел кебек, 1960 елда. Кызыклы, онытылмастай чор була ул: партиянең яңа гына узган XXI съезды хезмәт массаларының башлангычын кузгатып җибәрә, коммунистик хезмәт өчен хәрәкәт көчәйгәннән-көчәя бара, Валентина Гагановага иярүчеләр сафы артканнан-арта. Мария Николаевна партиянең  район комитетына үзен артта калган хуҗалыкка җибәрүләрен сорап килгәнче кат-кат уйлый, кат-кат үлчи. Үзенең көчен сынап карыйсы килә аның.

Бюро әгъзалары белә: Хөснетдинова яңа эшкә уйламыйча гына алынмас. Артта тормыш тәҗрибәсе бар – күп еллар ул мәктәптә балалар укыткан, аннан соң авылда хакимият җитәкләгән – халык аны авыл Советы рәисе итеп сайлаган; берничә ел колхозның партия оешмасы секретаре, ТАССР Югары Совет депутаты булган.

Кызы Рузилә Таҗиевна әйтүенчә, Мария Николаевна кешеләр белән эшләргә вакытын да, көчен дә кызганмаган: һәрбер колхозчы гаиләсенә, һәрбер кешегә үзе бара торган булган. Кешеләр ничек яши, нәрсә уйлый, аларга ничек ярдәм итәргә, кемне төзәткәләп җибәрергә, кем белән барысын да уртага салып сөйләшергә була – барысын да күңеле белән сизә, тоя. Менә шунда аңа мәктәптә, партия эшендә кешеләр  белән эшләү тәҗрибәсе кирәк була да инде.

Кешеләр белән тәрбия эшен ул көн саен, тырышып, еш кына индивидуаль төстә алып бара: кырда, фермаларда, колхозчылар фатирларында, үз өендә, урамда. Һәм кешеләр аңа ышана, артыннан иярә. Авылда, колхозчылар арасында ул лаеклы рәвештә абруй казана. Җитәкче өчен – уңышның нигезе бу. Эшендә ул активка, беренче чиратта, коммунистларга таяна. Бригадада алар утыздан артык була, читләрнең фикерен тыңлаудан да тартынмый – акыллы крестьян тәҗрибәсен файдалана. Эшендә, бигрәк тә бригадирлык итә башлауга, аңа идарә һәм артель парткомы ярдәм итә.

Мария Николаевна уңыш серләре белән дә юмарт уртаклаша: төрле киңәшмәләрдә, активларда, районның “Коммунизм байрагы” газетасында. Аның газета аша бер чыгышы болай дип атала: “Аксар “серләре”. Болай дип яза: “Миннән еш кына: “Сез ничек уңышка ирештегез? Сере нидә” – дип сорыйлар. Төп серебез шунда: кешеләр, аларның хезмәткә мөнәсәбәте, оешканлыгы”.

1966 елның 23 июнендә авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешкән уңышлары өчен, СССР Югары Советы Президиумының Указы белән Мария Николаевна Хөснетдиновага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Туган илнең иң югары бүләген Мария Николаевнага 13 июльдә партия өлкә  комитетында тапшыралар. Ә 17 июльдә Аксар авылында зур бәйрәм уза. Чынбарлык шундый чак: алдынгыларның уңышларына ихлас шатлана беләләр. Туган ил бүләкләре бөтен коллективның казанышы буларак кабул ителә.

Шул рәвешле, Мария Николаевна гомерен яраткан эшенә багышлаган, үз-үзен аямыйча хезмәт куйган кеше. Ул үзенә дә, тирә-юнендәгеләргә дә таләпчән булган, шуның өчен аны ихтирам иткәннәр һәм яратканнар. Исән чагында ул район хезмәтчәннәре арасында гына түгел, бөтен республикада лаеклы абруй казанган шәхес була.

Кемгәдер бу гаиләнең тарихы гадәти тоелыр, мондый язмышлар безнең озы илебездә бик күп. Яңгыравыклы исемнәре  булмаса да, аларның һәркайсы кече ватаннарының авыл хуҗалыгы , сәнәгате, мәгарифе үсешенә кулларыннан килгән кадәр өлеш кертән.

 

 

 

 

 

Гөлнар Габделхак кызы Хуҗина,

ТР Зәй шәһәренең “Зәй 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” Муниципаль мәгариф учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования