ИСМА`ЕВ Кәримулла Хөснулла улы (11.7.1898, Казан губ., Тәтеш өязе Иске Кармалы а. - 1978, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе. Казан политехник ин-тын тәмамлый (1920 еллар башы). 1918 елда Казан губернасы Тәтеш өязенең Богородск авылында халык судьясы, соңрак Тәтеш шәһәре коменданты. Гражданнар сугышында катнаша, адмирал А.В.Колчак армиясенә каршы сугыша (1919). 1920 дә Буа кантоны башкарма ком-ты рәисе, ВКП(б)ның Тәтеш канткомы секретаре. 1921-22 дә Дәүләт банкының Казан конторасы управляющие иптәше (урынбасары). 1923-24 тә Бохара Центросоюзы идарәсе рәисе урынбасары, 1926-27 дә Татсоюз идарәсе рәисе. 1928-30 ТАССР ХКС рәисе. 1935 елдан хакимият-хуҗалык эшендә.