ИСӘНБӘТ Нәкый Сираҗетдин улы

ИСӘНБӘ`Т Нәкый Сираҗетдин улы (29.12.1899, Уфа губ., Златоуст өязе Малаяз а. - 15.9.1992, Казан), язучы, фольклорчы, тел белгече, педагог. ТАССР, РСФСРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1957, 1959), ТАССРның халык язучысы (1986). Мулла гаиләсендә туа. «Хәсәния» (1910-12, Уфа) һәм «Мөхәммәдия» (1912-16, Казан) мәдрәсәләрендә белем ала. Кыска вакытлы пед. курсларны тәмамлаганнан соң, 1917-20 елларда Башкортстан авылларында балалар укыта. 1919-22 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе ин-тында һәм Харьков ун-тында, Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик ун-тында укый. 1917-39 елларда мәктәпләрдә һәм техникумнарда татар, башкорт телләре һәм әдәбияты һ.б. фәннәрне укыта, методист, пед. курсларның лекторы булып эшли (1917-20, 1922-23 тә туган төбәге авылларында, 1923-30 да Уфада, 1930, 1932-37 дә Казанда, 1938-39 да Әтнә р-нында), 1920 еллар ахырында бер төркем татар-башкорт язучылары б-н бергә контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнә (к. «Җидегәнчеләр» эше), 1929-30 елларда аклана, ләкин үз хезмәтеннән читләштерелә, шул сәбәпле 1930-32 елларда Казанда «Спартак» ф-касында эшли. 1939 дан профессиональ язучы.

И.нең беренче әсәрләре 1910 еллар уртасында басыла, алар арасында халык, кеше язмышы, шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны турында уйланулар б-н сугарылган «Сукбай», «Укытучы кыз» поэмалары, «Рияга каршы», «Күңел ярасы», «Кешелек дөньясы», «Сугыш», «Инкыйлаб» шигырьләре бар. «Коммуна тимерлегендә», «Пролетариат килә» исемле шигырьләрендә автор азатлык хакына актив көрәшкә чакыра. «Чаң» (1925) җыентыгына кергән шигырьләрендә ирекле күмәк хезмәткә, «Эшче Хафиз» (1920), «Днепрострой» (1932), «Нужа бабай» (1950) исемле поэмаларында һәм башка шигырьләрендә хезмәткә, яшьлеккә, мәхәббәткә, табигать гүзәллегенә дан җырлый. Шул ук елларда руханилар тормышын яктырткан беренче пьесалары - «Әмирхан хәзрәт» (1916), «Сират» (1919) языла. 1920 елларда ул берничә комедия яза, мәс., «Һиҗрәт» (1923) пьесасында рев-циядән Себергә качучыларның трагикомик хәлләргә тарулары тасвирлана, «Пикүләй Шәрәфи» (1929) пьесасында автор нэпманнардан, ярым-йорты белемле мәдәният хезмәткәрләреннән, сугышчан атеистлардан, төрле ялган исемнәр б-н йөрүчеләрдән, карак түрәләрдән көлә. Бу чорда И. театр тәнкыйтьчесе буларак та актив эшли. Үзенең мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә милли театр сәнгатенең уңышларына һәм проблемаларына бәя бирә («Таһир-Зөһрә», 1923; «Отелло», 1923; «Гамлет», 1924; «Әлмансур», 1924 һ.б.). И. - 30 дан артык пьеса (драма, трагедия, комедияләр) авторы. Фольклор мотивларына нигезләнеп язылган «Хуҗа Насретдин» (1939, куела 1940), «Идегәй» (1941), «Түләк» (1942), «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (1942, куела 1944), «Әбүгалисина» (1959, куела 1971), «Хәйләкәр Дәлилә» (1966), «Кырлай егете» (1965, куела 1968) пьесалары киң таныла һәм сәхнәдә зур уңыш б-н бара. И. - «Түләк белән Сусылу» операсының либретто авторы (музыкасын Н.Җиһанов яза, 1944). Халыкчан телле әлеге пьесаларга Шәрекъ колориты, гадәти булмаган (ешрак көлкеле) хәлләр, геройларына милләтпәрвәрлек, батырлык, фидакарьлек, югары әхлаклылык хас. Пьесаларның төп геройлары (Хуҗа Насретдин, Әбүгалисина, Дәлилә) тапкыр, оптимист, акыллы, гадел, ирек сөючән. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына нигезләнеп язылган «Кырлай егете» фарс-комедиясендә шул чор тормышына сатирик мөнәсәбәт чагыла. Тарихи вакыйгаларга таянып иҗат ителгән трагедияләрендә халыкның социаль тигезлек һәм гаделлек турындагы хыяллары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. «Спартак» (1934) трагедиясендә борынгы Римдагы коллар күтәрелеше җитәкчесенең героик һәм трагик язмышы тасвирлана. «Идегәй» пьесасының вакыйгалары үзәгендә Алтын Урда чорының легендар гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе тора (к. «Идегәй»). Аерым пьесаларында И. шәхес иреге һәм хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны мәсьәләләрен күтәреп чыга. «Миркәй белән Айсылу» (1935, куела 1936) пьесасында кадимчеләрнең җәдитчеләргә каршы көрәше халык фаҗигасе буларак күрсәтелә; укытучы Җаннур - заманының алдынгы фикер иясе. Геройлары театр сөюче 20 йөз башы яшьләре, алдынгы татар зыялылары булган «Гөлҗамал» (1944) тарихи драмасында да шундый ук каршылык чагылыш таба. Беренче татар проф. актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская образы - драматургның зур уңышы, аның Гөлҗамалы - югары идеаллар кешесе, чын милләтпәрвәр, фидакарь мәгърифәтче. И., халык, ил тарихы темасына тугры калып, «Болак арты республикасы» (1940), «Мулланур Вахитов» (1944), «Муса Җәлил» (1954) һ.б. әсәрләр иҗат итә. «Болак арты республикасы» - сәяси памфлет булса, калганнары - трагедия. Аларның геройлары югары идеаллар өчен һәлак булалар. Бөек Ватан сугышы елларында И. иҗатында патриотик тема зур урын ала. Пьесаларның героикасы тарихи шәхесләр һәм фольклор персонажлары хисабына тагын да көчәя («Идегәй», «Мәрьям», 1943; «Түләк белән Сусылу», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов»). Сугыш кайтавазы «Рәйхан» (1948) пьесасында да чагылыш таба. «Мәрди белән Нәфисә» (1974) драмасы - үткән сугыш еллары вакыйгаларына бәя бирә. «Зифа» (1954) комедиясендә гаилә тормышындагы, көнкүрештәге әхлакый кимчелекләр б-н беррәттән чиновникларның башбаштаклыгы да фаш ителә. 1950 елларда сугыш темасы интернациональ позициядән чыгып ачыла. «Муса Җәлил» пьесасы - легендар татар шагыйренең һәм аның иптәшләренең фашистлар зинданындагы тормышлары һәм үлемнәре турында бәян ителгән оптимистик трагедия. Пьеса татар әдәбиятында героик-патриотик пафосны көчәйтә. 1960 елларда И. кабат сатирага әйләнеп кайта һәм «Кырлай егете» фарс-комедиясен яза. Пьесада совет чынбарлыгына карата сатирик мөнәсәбәт чагылыш табу сәбәпле, спектакль Татар акад. театры сәхнәсеннән төшерелә.

И. - фольклорчы галим, татар фольклорын җыючы, фундаменталь фәнни хезмәтләр авторы. 28 күчермәгә (вариантка) таянып, «Идегәй» дастанының җыелма текстын эшли. Ул - «Татар халык мәкальләре» (т.1-3, 1959-67), «Татар халык табышмаклары» (1970), «Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен» (1984) җыентыкларын; «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н (т.1-2, 1989-90), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (т.1-4, кулъязма рәвешендә) төзүче. И. А.С.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» («Бахчисарайский фонтан», 1937), «Таш кунак» («Каменный гость», 1937), «Полтава» (1937) әсәрләрен, А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласы» («Горе от ума», 1946) комедиясен, Ж.Б.Мольерның «Суган суфые» («Тартюф», 1937) пьесасын, У.Шекспирның «Король Лир» (1944), «Гамлет» (1950) трагедияләрен һ.б. татар теленә тәрҗемә итә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә. ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1968).

Әсәр.: Ни өчен ни булган, яки утыз ялган: Әкиятләр. К., 1956; Кырлай егете: Пьесалар. К., 1980; Әсәрләр: 4 томда. К., 1988-89.

Әд.: Шамуков Г. Нәкый Исәнбәт. К., 1959; Әдип һәм галим. К., 1969; Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. К., 1982; Әхмәдуллин А.Г. Үзенчәлекле талант турында сүз // Дөреслеккә ирешү юлында. К., 1993.

А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиев, Н.Г.Ханзафаров.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования