Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичевка багышланган бәйге игълан ителде

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланган бәйге игълан ителгән. Иҗади бәйгегә җырчының тормышына һәм иҗатына багышланган эссе, шигырь һәм рәсемнәр кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

  • 2019 елның 16 июнендә Россиянең халык һәм атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевка 70 яшь тулган булыр иде.

Бозлау авылында узачак бәйгедә иҗат коллективлары һәм халык башкаручылары урын өчен түгел, ә баллар саны өчен көрәшәчәк. Иң күп балл җыйган катнашучылар “Милли көй” фестиваленең гала-концертында катнаша алачак. Ул 22 ноябрьдә Түбән Новгородның Тимер юлчылар мәдәният йортында узачак. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырылачак. Гала-концертта Татарстан Республикасының атказанган артистлары да катнашыр дип көтелә.

Бәйгедә Татарстанның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тол хатыны Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева да катнашачак. Ул мәртәбәле жюрины җитәкләячәк. Жюри составында “Казан” Милли-мәдәни үзәге артистлары да булачак.

 

"Татар-информ"

Фото: tatar-congress.org

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования