Татарстан Президенты «Җәлилнефть» идарәсенең 60 еллык юбилее белән котлады

9 август 2019 ел., җомга

Нефть сәнәгате Татарстан икътисадының нигезе булып тора, әлеге тармакта эшләүче кешеләр исә республика һәм ил үсешенә зур өлеш кертә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Сарман районында оештырылган тантаналарда шул хакта белдерде.

«Нефть тармагы — республика икътисадының нигезе ул. Нефть тармагында эшләүче кешеләр республикабыз һәм илебез үсешенә гаять зур өлеш кертә. Без «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе «Татнефть» компаниясенең әйдәп баручы идарәләреннән берсе дип горурланып әйтә алабыз. Биредә 585 миллион тонна нефть чыгарылган. Бүгенге көндә «Татнефть» компаниясе тарафыннан табылган нефтьнең 16 проценты аның өлешенә туры килә. Бу бик тә җаваплы һәм катлаулы эш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Җәлил бистәсендә яшәүчеләр, «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады, гаиләләре һәм бистәнең чәчәк атуын теләде. «Без Җәлил бистәсенең ничек үзгәргәнен, биредәге искиткеч парклар, фонтаннар, йортларны күрәбез. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк, чөнки республиканың нефть тармагы ышанычлы рәвештә үсеш кичерә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин республика Президентына бистәне үстерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Бүгенге бәйрәм биредә яшәүче һәм хезмәт итүче күп кенә буыннарның язмышын берләштерә. Сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән программалар актив рәвештә гамәлгә ашырыла», - диде ул ТР Президентына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук хезмәт алдынгыларына «Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе» дигән мактаулы исем бирү турында игълан итте.

"Татар-информ"

Фото: tatarstan.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования