Аксубай муниципаль районында ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев бюсты ачылды

6 июль 2019 ел., шимбә

Бүген Аксубай муниципаль районының Аксубай бистәсендә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССРның атказанган урманчысы Александр Александрович Гуляев бюсты ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Александр Гуляев – урманчылар династиясен дәвам итүче (аның бабасы һәм өч улы, шул исәптән Александр Александровичның әтисе, урманчылар булган). Александр Гуляев урман хуҗалыгы җитәкчесе вазыйфасында 25 ел (1959 елдан 1984 елга кадәр) эшләгән. Аның җитәкчелегендә республиканың урман хуҗалыгын үстерүдә шактый алга китеш ясалган, урман ресурслары рациональ файдаланыла башлаган, законсыз кисүләр, урман янгыннарының саны һәм мәйданы кимегән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Гуляевка бюст ачу тантанасында катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Әлеге истәлекле объектның барлыкка килүенә җанын биргән һәркемгә рәхмәт белдерәм", – диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, шулай итеп ветераннарыбыз турында хәтер саклана.

Белешмә өчен:

Александр Александрович Гуляев хезмәт эшчәнлеген Аксубай районында башлаган. 1946-1959 елларда Аксубай урман хуҗалыгында урман саклау инспекторы, өлкән урманчы, директор булып эшләгән.

1959-1979 елларда – Казанга баш урманчы вазыйфасына күчерелә, аннары Урман хуҗалыгы татар идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

1979-1984 елларда – ТАССР урман хуҗалыгы министры.

1984 елда – отставкага китә, Казан шәһәрендә яши.

1992 елның 16 августында вафат була, Арча зиратында җирләнә.

2013 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы фойесында Александр Гуляев истәлегенә бюст куела.


ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования