Мамадыш районыннан ТАССРның атказанган зоотехнигы, 80 яшьлек юбилеен уздырып, умартачылыкта эшләвен дәвам итә

5 июль 2019 ел., җомга

Фазылҗан Газизҗан  улы  1939  елның  3 июлендә  Мамадыш  районының  Кече Сон  авылында    колхозчы  гаиләсендә  туа.   Фазылҗан хезмәт  эшчәнлеген Пермь  өлкәсендә  Сталин ис.  заводта урман  участогы  десятнигы  булып  башлый.   Шунда  11  ай  эшләгәч, Свердловск өлкәсенең    Красноуральск шәһәренә килеп,  алтын  приискасында  эшче  булып  эшли.    Анда  озак  тоткарланмыйча,  туган  ягына  әйләнеп  кайта һәм    Теньк  техник һөнәр   училищесына  берьеллык  курсларга  укырга  керә.  Училищены  тәмамлап,  Фазылҗан Газизҗан  улы үз  эшчәнлеген  тамырдан  үзгәртә һәм  үз  районының Вахитов  ис.  колхозында  умартачы  булып  эшли  башлый.   

 Шундый  катлаулырак  һөнәри юл  узып,  ул    1966 елдан  Мамадыш  районының  «Спартак» колхозында   баш  зоотехникка кадәр күтәрелә, үз  эшен  намуслы  һәм  җиренә  җиткереп  башкара.   Үзенә дә,   үз  кул  астындагыларга  да  бик  таләпчән  Фазылҗан Мөхәммәтҗанов терлекчелек  продуктларын  җитештерү  күләмнәрен  арттыра.  Предприятие   ел  саен   терлекчелек  продуктларын  җитештерү  һәм  әзерләү буенча  социалистик йөкләмәләрне  арттырып үти.   1969 елда  Минзәлә  совхозе-техникумына  читтән  торып  укырга  керә   зоотехник  дипломы  ала. 

1980 елда  году Мөхәммәтҗанов үз  районының  Куйбышев ис.  колхозы  рәисе  була.  Бу  вакытка   ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  серләрен  күп  өйрәнгән  була  инде.  Рәис  вазыйфасында  ул  үзен  намуслы, принципиаль һәм  уйлап  эш  итә  торган  җитәкче,   оста һәм  талантлы  оештыручы  итеп күрсәтә.    Колхоз  җитештерүе  икътисадын  күтәрү  өчен  ул  бик  күп  көч куя.  

Хуҗалыкта  терлекчелекне  үстерүгә, аның  продуктивлылыгын арттыруга һәм  продукциянең  үзкыйммштен  киметүгә    зур  игътибар бирелә.   Нәтиҗәдә   колхоз ел  саен  терлекчелек  продуктларын  җитештерү  һәм  дәүләткә  сату  буенча,  шулай  ук  умартачылык  буенча  яэшы  күрсәткечләргә  ирешә.       1982 елда  дәүләткә    12754 ц  продукция сатыла,  ә  план  буенча   -  10700 ц, бу   119%  тәшкил  итә.  Ашлык  тапшыру  буенча план   232,6 процентка  үтәлә.   Бер сыердан  уртача   савым  3674 кг-га  җитә,  ә  план  буенча    3210 кг була.   Шулай  итеп,  колхоз унберенче  бишьеллыкның  беренче  елын  ит  һәм  сөт сату  буенча  еллык  планнарны  вакытыннан алда  үтәү  турында  рапорт  бирә.     1983  елның  1 июленә   колхозның   8 сыер  савучысы  савымны  бер  потка кадәр  җиткерәләр.   Шул  елларда  колхозда    25 урынга   автогараж,  1000 тоннага  2  ашлык склады,   200 башка сыер абзары,   250 башка  бозаулар тоту өчен  бина,  500  башка    сарык абзары  төзелә.  Фазылҗан Мөхәммәтҗанов колхоз  рәисе  вазыйфасын  башкарган    чорда  үз  коллективының   һәм район  активының  абруен  яулый.   

1982 елда  ул  Мамадыш  муниципаль районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  терлекчелек  бүлеге  башлыгы  булып  күчерелә, әмма,  озак та  үтмичә,   ул  үзенең  Вахитов ис.  колхозына   баш  зоотехник  булып кайта.    1992 елдан  Фазылҗан Мөхәммәтҗанов районның  Вахитов  ис.   АХҖК рәисе  булып  эшли башлый.  

Фазылҗан Мөхәммәтҗанов  “Фидакарь  хезмәт өчен”  медале  белән  бүләкләнә.   В.И. Ленинның туган  көненә  10  ел тулу  уңаеннан  «1973 елда   социалистик  ярышта  җиңүче”»  билгесенә  лаек  була.     1976 елда  Хезмәт  Кызыл Байрагы  ордены  белән  бүләкләнә.   Авыл  хуҗалыгын үстерүдәге  уңышлары  өчен аңа   “Татарстанның  атказанган  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәре” мактаулы  исеме  бирелә.    1983 елда  “ТАССРның  атказанган  зоотехнигы” мактаулы  исемен  ала.     1986 елда    Октябрь  революциясе  Ордены  белән  бүләкләнә. 

Шушы  көннәрдә  Фазылҗан Мөхәммәтҗанов  үзенең  80  яшьлек  юбилеен  билгеләп  узды, ул  хәзер дә,  пенсиядә  булуына  карамастан,   бөтен  күңелен  авыл  хуҗалыгына  биреп,  рәхәтләнеп, үзенең  умартачылыгында    эшли.   

 

agro.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования