Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр һәйкәлен төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде

4 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны алганда һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәлне (ул гыйбадәтханәне дә үз эченә ала) реставрацияләү проектына акча бүлеп бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан епархиясенең баш инженеры Михаил Федотов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән һәйкәлнең проект документларын эшләп бетерү өчен финанслар бүленде. Нигездә, бу – гыйбадәтханәнең фасадлары һәм интерьерлары. Шулай ук гыйбадәтханә урнашкан утрауны ныгыту өчен акча бүлеп бирелде, диде Михаил Федотов.

 

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования