ТАССР Конституциясе нинди булган?

28 июнь 2019 ел., җомга

Моннан 82 ел элек, ягъни 1937 елның 25 июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче расланган төп законы – Конституциясе кабул ителә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында уникаль документ белән таныштыра.

1937 елгы Татарстан АССР Конституциясе – республиканың совет чорында рәсми рәвештә үз көченә кергән беренче төп законы һәм законнар чыгаручы документы. Конституция ТАССР Советларының XI Гадәттән тыш съезды тарафыннан 1937 елның 25 июнендә кабул ителә, РСФСР Югары Советының III сессиясе тарафыннан 1940 елның 2 июнендә раслана. Конституция татар дәүләтчелеге формалашуда иң әһәмиятле чорны тәмамлый, республика законнарының үсеш нәтиҗәсен үзендә гәүдәләндерә, республиканың дәүләт-хокукый статусын ныгыта.

 

Уникаль документ белән Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлеге баш архивисты Динар Фатыйховтаныштырды.

 


 

Конституция эчтәлеге

 

Конституция 11 бүлектән һәм 114 маддәдән гыйбарәт була. Конституция нигезендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы – эшчеләрнең һәм крестьяннарның социалистик дәүләте дип игълан ителә. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы РСФСР составына автономияле республика хокукында керә. Конституция республикада бөтен хакимият хезмәт ияләре депутатларының Советлары йөзендә шәһәр һәм авыл хезмәт ияләре кулында икәнлеген билгели. Конституциядә беренче тапкыр иҗтимагый һәм дәүләт төзелеше нигезләре, гражданнар хокуклары һәм бурычлары, сайлау системасы принциплары формалаша.
 

Конституция республиканың административ-территориаль бүленешен билгели: республика составына 63 район һәм ике республика әһәмиятендәге шәһәр – Казан һәм Яшел Үзән керә. Автономияле республикаларның чикләрен һәм районнарга бүленешен билгеләү РСФСР карамагында була, Татарстан АССР территориясе рөхсәтсез үзгәртелә алмый.
 

Конституция хезмәткә, ял итүгә, картлыкта матди ярдәмгә, белем алуга хокук, хатын-кызга ирләр белән тигез хокуклар бирә. Дин дәүләттән һәм мәгарифтән аерыла. Ватанны саклау республиканың һәр гражданинының изге бурычы була. Конституция гражданнарга сүз, матбугат, җыелышлар һәм митинглар, урамнарда йөрешләр һәм демонстрацияләр ясау иреген гарантияли. Конституциягә күрә, Татарстан АССР Югары Советы тарафыннан кабул ителгән законнар Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе һәм сәркатибе имзалары белән татар һәм рус телләрендә бастырыла. Конституция нигезендә республиканың закон чыгару органы итеп Президиум җитәкчелегендә Югары Совет билгеләнә. Районнарда, шәһәрләрдә, бистәләрдә һәм авылларда дәүләт хакимияте органнары итеп хезмәт ияләре депутатлары Советлары билгеләнә.

 


 

“Конституциядәге һәр текст имзалана”

 

Документ типография ысулы белән татар һәм рус телләрендә бастырыла, Конституциядәге һәр текстны ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Гомәр Байчурин, ТАССР Үзәк башкарма комитеты Советларының XI Гадәттән тыш съездының X чакырылыш депутатлары үзләре имзалый. Алар арасында: Казан шәһәре Эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармиячеләр депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе Василий Аксёнов, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Әбүбәкер Терегулов, Казан ветеринария институты профессоры Карл Боль, Казан авыл хуҗалыгы институты профессоры Василий Мосолов, Кукмара районы Эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармиячеләр депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе Галина Казакова, ТАССР Үзәк башкарма комитеты исемендәге Казан беренче укчы дивизия командиры Ян Дзенит, Тәтеш район хастаханәсе табибы Аркадий Боголюбов.
 

Конституция структурасы

 

I бүлек. Җәмгыять төзелеше
II бүлек. Дәүләт төзелеше
III бүлек. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының дәүләт хакимиятенең югары органнары
IV бүлек. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының дәүләт идарәсе органнары
V бүлек. Дәүләт хакимиятенең җирле органнары
VI бүлек. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының бюджеты
VII бүлек. Суд һәм прокуратура
VIII бүлек. Гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары
IX бүлек. Сайлау системасы
X бүлек. Герб, әләм, башкала
XI бүлек. Конституцияне үзгәртү тәртибе

 


 

Конституциянең 13 нче маддәсе нигезендә Татарстан АССР дәүләт хакимиятен автономияле башлангычлы СССР Конституциясенең 14 нче һәм РСФСР Конституциясенең 19 нчы маддәләре белән чикләнмичә башкара. Конституциянең рус телле атамасында сүзләр тәртибе “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы” дип үзгәртелә. I бүлектә ТАССР (сәяси нигезне хезмәт ияләренең депутатлары Советлары алып тора) эшчеләр һәм крестьяннарның социалистик дәүләтләре буларак игълан ителә. II бүлек 14 нче маддәдә Татариянең төзелеше раслана. X бүлекнең 111 нче, 112 нче, 113 нче маддәләрендә республиканың рәсми рәвештә расланган беренче символлары – герб һәм әләм сурәтләре урын ала, Казан республиканың башкаласы итеп беркетелә. Иң әһәмиятле законнар аерым – II – бүлектә “Дәүләт төзелеше” атамасы астында туплана. ТАССР гражданлыгы, үз суд органнарын оештыру хокукы, дәүләт хакимиятенең югары органнарын һәм республика идарәсен алып бару предметлары турында нигезләмә барлыкка килә.
 

Конституция - уникаль

 

Документ кызыл төстәге күн тышлыктан, алтынлы басып төшерелгән бизәкләрдән – РСФСР гербы сурәтеннән һәм документның рус һәм татар телләрендәге атамаларыннан ясалган. Форзац кызыл ефәк тукыма белән тышланган, битләр кызыл ефәк тасма белән тегелгән.
 

Конституциянең уникальлеге аның чын, тарихи вакыйгага кагылышлы, халык өчен, бәхәссез мәдәни-тарихи әһәмияткә, югары матди бәягә һәм юридик әһәмияткә ия булуында билгеләнә. Документ Татарстан Республикасы Архив фондының республика уникаль документлар исемлегенә кертелгән.

 

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Фото: Владимир Васильев

 

intertat.tatar

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования