ТАССРның халык артисты Хәҗәр Шәкүрова вафат булды

26 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Татар театр дөньясы зур югалту кичерә. Бүген, 26 июньдә, 79 яшендә ТАССРның халык артисты Шәкүрова Хәҗәр Закир кызы вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

ТАССРның халык артисты Хәҗәр Шәкүрова вафат булды

"Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын", - диелә хәбәрдә. 

 

"Татар-информ"

Фото: instagram.com/kamalteatr/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования