Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллина музее ачылды

26 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстанның Чүпрәле районы китапханәсендә Яңа Ишле авылыннан хезмәт ветераны, тугыз бала анасы Сара апа Вәлиуллинага багышланган музей бүлмәсе ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыхәбәр итте.

Музей киштәләрендә инде мәрхүм булган Сара апаның бик күп шәхси әйберләре, ул укыган Коръән китаплары, тәсбихлар куелган.

Музейның түр башына ук 14 буынны күрсәткән нәсел шәҗәрәсе урнаштырылган. Сара апа, еллар буе пенсиясен жыеп, авылны икегә бүлеп агучы инеш аша күпер салдыра. Гомер итү дәверендә ул бик күп изге гамәлләр кыла, хәйриячелек белән шөгыльләнә. 2013 нче елда аңа «Ел хәйриячесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллина музее ачылды

 

Сара апага әлеге дипломны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган иде. Сара апаның ире Гомәр абый белән үстергән балалары бүген республиканың төрле почмакларында яши. Берничәсе бүгенге чарага да кайткан иде. Алар әниләре турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар. Музейга әниләренең тагын берничә шәхси әйберләрен бүләк иттеләр. 

"Татар-информ"

Фото: tatar-congress.org

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования