ТР Президенты: «Ил тарихында якташларыбыз ихтыярының какшамас көче һәм кыюлыкның якты мизгелләре мәңгегә калачак»

6 май 2019 ел., дүшәмбе

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Чараның хөрмәтле кунаклары - Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Ветераннарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов татарстанлыларның Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч көрәшләрендә катнашуын, һәр икенчесе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмавын искәртте. «Безнең йөрәкләрдә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре хисабына саклап калучылар турында якты хәтер мәңгегә сакланачак», - диде ТР Президенты.

 

Сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Ил тарихында якташларыбыз ихтыярының какшамас көче һәм кыюлыкның якты мизгелләре мәңгегә калачак» Без беркайчан да тылда фидакарь хезмәт куйган, искитмәле авыр шартларда, йокысыз һәм ялсыз, үз көчен кызганмаган кешеләрнең керткән өлешен онытмыйбыз. Безнең республика сугыш елларында илнең иң мөһим тыл базаларының берсе булды һәм фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте», - диде Р.Миңнеханов.

ТР Президенты ветераннарны аерым котлады. «Сезнең тормыш - батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге! Без ирек һәм бәйсезлек, хәзерге һәм киләчәк буыннарның чәчәк атуы өчен бик рәхмәтле. Сезгә чын күңелдән иминлек һәм сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылысы һәм мәхәббәте белән җылытылган озын гомер телим», - диде ул.

Татарстан Президенты арабыздан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырды. Александр Невский ордены белән Эзеков Павел Миронович (1945 елда вафат була), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән Хайров Мөхлис Сәрвар улы (1942 елда үлә), «Батырлык өчен» медале белән Морозов Федор Сергеевич (1943 елда һәлак була) бүләкләнә.

Тантаналы чараларда катнашу өчен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына 190-нан артык Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылган иде.

Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 KZN.RU

Фото: Марат Мугинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования