Җиңү ничек чүкеп ясалган: республикабызда туып-үскән сугышчыларның батырлыклары

5 апрель 2019 ел., җомга

 Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 560 мең ТАССР кешесе киткән, шуларның 360 меңе, хәбәрсез югалганнарны да исәпкә алып, һәлак булган, 200 мең солдат әйләнеп кайткан. Сугыш елларында Татарстан тирән тылда булса да, аның халкы 1945 елгы Җиңүгә зур өлеш кертте. Бүген республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, «Коткарылган дөнья хәтерли» туристлык маршруты буенча узып, җиңүне үз куллары белән булдырган кешеләр турында белделәр. Мондый экскурсия турларын ел саен «Музей язы» акциясе кысаларында ТР Милли музее уздыра.

Шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган һәйкәл итәгендә

Татарстан халкының батырлыклары тарихына сәяхәт шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында башланды. Монумент 1966 елда герой-патриотның 60 еллыгына ачылган. Шагыйрьнең 8 метрлы фигурасы ярсулы халәттә сурәтләнгән, ул хәрәкәтне чикләгән чәнечкеле тимерчыбыктан арынырга омтыла. «Гитлер төрмәсендә дә иҗат итүне туктатмаган Җәлилнең тыныч карашы һәм горур күтәрелгән башы шагыйрьнең көчен һәм батырлыгын символлаштыра», - дип сөйләде ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вера Иванова. Һәйкәлнең арткы фонында урнашкан барельефта Плетцензе төрмәсендә җәзалап үтерелгән Җәлилнең 10 тарафдары урнаштырылган.

Журналистлар республика тормышы һәм Татарстан солдатларының батырлыгы белән Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында таныштылар. Музей Бөек Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан Казан Кремле территориясендә ачылды.

Музейның дүрт залында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә, экспонатлар Татарстан сугышчыларының патриотизмы һәм ихтыяр көче турында сөйли. Биредә сирәк очрый торган фронт фотографияләре, документлар, кием-салым, чын корал һәм көнкүреш предметлары җыелган. Экспозициянең йөрәге - Новгород асты һәм Санкт-Петербургта узган сугыш урыннарыннан китерелгән алман танкка каршы пушкасы, винтовка, һәлак булган сугышчыларның шәхси әйберләре, полк хәрби байраклары, бүләкләр белән Кызыл Армия офицерлары һәм генераллары формасы.

Сугыш һәр гаиләгә кагылды

1941 елның 22-нче июнендә казанлыларның Бауман урамында граммофоннан сугыш башлану турындагы хәбәрне тыңлаганда төшерелгән фоторәсемнәр стенды аерым игътибарны җәлеп итә. Кешеләрнең йөзләрен курку, шүрләү, аңлап бетермәү биләп алган. «Сугыш һәр гаиләгә кагылды – аналар, апалар һәм кызлар улларын, абыйларын, әтиләрен фронтка озаттылар. Татарстаннан сугышка 560 мең кеше киткән, шуларның 360 меңе һәлак булган, 200 мең солдат әйләнеп кайткан», – дип сөйләде Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова, Татарстан солдатларыннан барлык сугышларда катнашкан 7 дивизия формалаштыруларын өстәп.

Музейда сугыш хәрәкәтләре урыннарына караган предметлар саклана. Шулай итеп, майор Петр Гаврилов сугыштан кайтканнан соң музейга Брест ныгытмасы диварыннан алынган кирпеч бүләк итте. Питрәч районында туып-үскән егет соңгы көченә кадәр Польша чигендә фашистлар һөҗүменә каршы торган, әмма әсирлеккә алынган. «Гаврилов шул дәрәҗәдә хәлсезләнгән ки, хәтта тамагына да йота алмаган. Немецлар аны үз солдатларына ныклык һәм батырлык үрнәге буларак күрсәткәннәр», - дип сөйләде А.Шәрипова.

Немецлар шәһәр һәм авылларны яулап тиз хәрәкәт итә. Дошман Казанга барып җитәр дигән шөбһә булды. Ул вакытта «Казан әйләнмәсе» төзү карары кабул ителде. Әйтик, 1941 елның октябреннән 1942 елның февраленә кадәр Казанны 400 км озынлыктагы окоплар белән әйләндереп алдылар. Нигездә хатын-кызлар, кул астында булган әйберләрне файдаланып, казыдылар.

Музейда Курск дугасындагы сугыш экспозициясе тәкъдим ителгән, анда 1200 совет һәм немец танклары катнашкан. Кызыл армиянең кайбер хәрби машиналарында «Татария колхозчылары» дип язылган. А.Шәрипова сүзләренә караганда, бу танклар хезмәт ияләре акчасына төзелгән. Сугыш елларында ТАССРда яшәүчеләр танк колоннасы һәм авиация дивизиясе төзүгә 2 млн. сум акча җыйганнар.

Җәлил иҗат итүдән туктамады

Экскурсия шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында дәвам итте. Горький урамындагы 28-нче номерлы фатирда шагыйрь сугышка кадәрге елларда яшәгән. Ул вакытта ул Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлеге мөдире һәм ТАССР Язучылар берлеге җитәкчесе булып эшли. Гаиләсе аны нәкъ менә шушы фатирдан ике тапкыр фронтка озаткан.

Ике бүлмәле фатирда татар шагыйре исән чакта булган интерьер сакланган. Шулай итеп, кабинетта китапханә, уннарча әсәр иҗат ителгән өстәл куелган. Шунда ук мандолина – Җәлил уйнарга яраткан музыка коралы сакланган. Ә коммуналь аш бүлмәсендә, шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатиры экскурсоводы Нәзирә Фәттахова сөйләгәнчә, шагыйрь дуслары белән бергә озаклап шахмат уйнап утырган. Фатирдагы экспонатларның 90% төп нөсхә булып тора.

Сугыш елларында шагыйрь өч тапкыр әсирлеккә төшә. «Башка тоткыннар кебек үк, Җәлилне дә хыянәтче дип тапканнар, тик тикшерү нәтиҗәсендә шагыйрьнең яшерен оешма җитәкчеләренең берсе булуы ачыклана», – дип сөйләде Н.Фәттахова.

Авыр шартларда да Җәлил иҗат итүен туктатмады. Шагыйрь тарафыннан фашист диварлары артында язылган үлемсез «Моабит дәфтәрләре» безнең көнгә кадәр килеп җитте. Берлинның «Моабит» төрмәсендә шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән 600-дән артык шигырь кулъязмалары ТР Милли музееның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып санала. Традиция буенча, 15-нче февральдә, Төп нөсхә көнендә Казан халкы һәм кунаклары аларны Милли музейда тере килеш күрү мөмкинлеген алалар.

Татарстан илнең иң мөһим тыл базаларының берсе булды

«Сугыш елларында Татарстан илнең иң мөһим тыл базаларыннан берсе булды», – дип дәвам итте экскурсияне Вера Иванова.

Сугыш елларында ТАССР хәрби-медицина оешмаларының үзәге була. Кыска гына вакыт эчендә ачылган Казанның 50-дән артык госпиталендә авыр операцияләргә мохтаҗ солдатларны дәвалаганнар.

1941 елның декабрь башында Казанда биш госпиталь эшләде - Фәннәр академиясе, Пионерлар йорты һәм мәктәпләр биналарында. Аларда дәвалануга 37 меңнән артык яраланган солдат китерелгән.

Сугыш елларында республикада 340 мең офицер һәм солдат медицина ярдәме алды, дип сөйләде Вера Иванова.

«Госпитальләрдә коткарып кала алмаган Кызыл Армия сугышчылары Арча зиратында җирләнгән. Көн саен зиратта 40-ка кадәр солдат һәм офицер җирләгәннәр», - дип билгеләп үтте В.Иванова. Әйтик, биредә 6 меңнән артык сугышта катнашкан кеше җирләнгән. Госпитальдән чыкканнар күмелгән урыннарны йолдызчыклар һәм металл пластинкалар белән билгеләгәннәр. 1957 елда аларны язулы тыйнак таш тумбалар белән алыштыралар.

Экскурсия Арча зиратында «Кайгылы солдат» монументына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

KZN.RU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования