Флюра Сөләйманова 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсен “Әниемә” җыры белән башлады

13 март 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе залында Татарстанның халык артисткасы, легендар җырчы Флюра Сөләйманова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җырчы үзенең иҗат кичәсен “Әниемә” җыры белән башлады.

“Бу җыр мине халыкка танытты, аның илле елдан артык тарихы бар. Кая гына барсам да, нинди генә концерт, бәйрәм булсынмы бу җырдан башка үтми. Хәтта башка милләт вәкилләре дә әлеге җырны яратып, ятлап бетергән. “Әниемә” җырын Казахстанда өйрәндем. Ул вакытта мин Сара апа Садыйкова хорына йөри идем”, - дип искә алды җырчы.

 

"Татар-информ"

Фото: Салават Камалетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования