ИБРАҺИМОВ Ренат Ислам улы

ИБРАҺИ`МОВ Ренат Ислам улы (20.11.1947, Украина ССРның Львов ш.), җырчы (баритон), ТАССРның (1980), Каракалпак АССРның (1980), РСФСРның (1981) халык артисты. 1973 елда Казан консерваториясен (С.Җиһанова классы) тәмамлый. 1973-88 дә Татар опера һәм балет театры, 1988-90 да Татар филармониясе солисты. 1990 нан Мәскәүдә: 1998 гә кадәр «Сәфәр» Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе һәм солисты, 1998-99 да РАҖ «Газпром»ның мәдәният идарәсе (Мәскәү) башлыгы. 1999 дан «Ренат Ибраһимов җыр театры»ның сәнгать җитәкчесе һәм солисты. Ул вокаль музыканың төрле жанрлары үзенчәлекләрен яхшы белеп эш итә. Матур, ягымлы йомшак тавышы, сәхнәдә мөлаемлыгы, профессиональлеге, үтә тәэсирле һәм ихлас башкару осталыгы җырчыга бөтенроссия тамашачысы алдында популярлык казанырга мөмкинлек бирә. И.ның опера партияләре: кенәз Игорь (шул исем. опера, А.Бородин), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Евгений Онегин, Елецкий («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский). Җырчыга аеруча эстрада концерт эшчәнлеге зур уңыш китерә. И. репертуарын опера, оперетта һәм мюзикллардан арияләр, классик романслар, Россия һәм чит ил авторларының популяр эстрада җырлары тәшкил итә. «Италия контракты» («Итальянский контракт») муз. нәфис фильмының продюсеры һәм төп рольне башкаручы (1992). Россиядә һәм чит илләрдә (Германия, АКШ, Италия, Бельгия, Куба, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә була. Мәскәү һәм ТР телевидениесе һәм радиосы буенча даими чыгышлар ясый. Эстрада артистларының 5 нче Бөтенсоюз (Мәскәү, 1974), «Ал канәфер» («Алая гвоздика») халыкара фестивале (Сочи ш., 1975) конкурслары (1 нче бүләк), Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге (1979) лауреаты.

Ф.Ш.Салитова, А.Р.Рахман.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования