ИБРАҺИМОВ Гариф Ибраһим улы

ИБРАҺИ`МОВ Гариф Ибраһим улы (15.1.1922, Чаллы кантоны Каенлы а.), Дан орденының тулы кавалеры (20.5.1944, 29.10.1944, 27.6.1945), старшина (1945). Мәскәүдә төрле эшләрдә эшли. 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 49 нчы укчы полкның 45 мм лы туп төзәүчесе, туп командиры (52 нче армиянең 50 нче укчы дивизиясе). 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украинаны азат итү, Яссы-Кишинёв (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 9 маенда Вултуру торак пункты (Румыния, Яссы шәһәреннән 10 км төньяк-көнбатыштарак) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: артиллерия расчёты составында дошманның 3 пулемётын, тубын юк итә, яралана, әмма сафта кала; 1944 нең 20-24 августында Яссы сугышында 3 пулемётны, дзот һәм автомашинаны сафтан чыгара; 1945 нең 16-20 апреленә кадәр Центендорф, Кальтвассер, Кляйн-Крауш һәм Левенберг торак пунктлары (Германия) тирәсендәге сугышларда расчёт составында 7 пулемётны юк итә. 1948 дән шәһәр тибындагы Марьяновка посёлогында (Украина ССРның Волынь өлкәсе Горький р-ны) шикәр з-дында эшли. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Дубров Б.И. Солдатская слава. Киев, 1987; Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. К., 1987; Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

В.А.Шагалов.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования