ИБРАҺИМОВ Галимҗан Гыйрфан улы

ИБРАҺИ`МОВ Галимҗан Гыйрфан улы (28.3.1887, Уфа губ., Эстәрлетамак өязе Солтанморат а. - 21.1.1938, Казан), язучы, галим, дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Батыры (1928). Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898-1905 елларда - Оренбург шәһәрендә Вәли мулланың кадими мәдрәсәсендә, 1906-08 дә «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1909 да Казанга килә, татар вакытлы басмалары б-н хезмәттәшлек итә. 1912 дә Киевка китә, анда мөселман студентлары җәмгыяте эшендә катнаша, аларның Бөтенроссия корылтаен әзерләвенә кушыла. Сәяси эшчәнлеге өчен 1913 нең 17 апрелендә кулга алына. Шул ук елда, төрмәдән чыгарылганнан соң, Казанга кайта, «Аң» ж-лының җаваплы сәркәтибе булып эшли башлый. 1914 тә кабат Киевка, аннан Уфага китә; 1915-17 дә «Галия» мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февр. рев-циясеннән соң иҗтимагый-сәяси тормышта активлык күрсәтә. 1917 дә язучы Ф.Сәйфи-Казанлы һәм журналист Ш.Сүнчәләй б-н бергә «Ирек» г-тасы чыгара. Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе. Милләт Мәҗлесе (1917-18) һәм Учредительләр җыены депутаты. 1918 дә М.Вахитов һәм Ш.Манатов б-н бергә РСФСР Милләтләр эшләре халык комис-ты каршындагы Эчке Россия Мөселманнары эшләре комис-тын оештыруда катнаша. 1919-20 дә Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП(б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе һәм «Кызыл Шәрекъ» ж-лы хезмәткәре. 1920 дән ТАССР Мәгариф халык комис-тында, «Безнең юл» һәм «Мәгариф» ж-лларын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире. 1925-27 дә Гыйльми Үзәк рәисе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе. Авыру сәбәпле, 1927 дә актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлектән читләшә.

И. иҗатына башта ук чынбарлыкка романтик мөнәсәбәт хас була. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908) исемле беренче хикәяләрендә һәм «Татар хатыны ниләр күрми» (1909, рус теленә тәрҗемәдә «Татарка», 1935) повестенда татар мәдрәсәләрендә иске ысул б-н укыту һәм тәрбияне оештыру, яшь буынны тормышка әзерләүдәге кимчелекләр кискен тәнкыйтьләнә, шәхес иреге, хатын-кызларга тигез хокуклар бирү мәсьәләләре куела.

И.ның иҗаты тулы көченә Казанда ачыла. «Яз башы» (1910), «Диңгездә» (1910), «Сөю-сәгадәт» (1911) хикәяләрендә ул гадәти булмаган, көчле рухлы, романтик, рухи яктан кырыс мохит б-н туктаусыз көрәш­тә булган геройлар образларын иҗат итә. Тормыш мәшәкатьләреннән, шәһәр ыгы-зыгысыннан арып-туеп, алар табигатьтән җан тынычлыгы эзлиләр, ләззәт алалар, башкача яшәү рәвеше - матур, күтәренке рухлы, гадел тормыш турында хыялланалар. Бу - авторның җәмгыятьтәге социаль тәртипләргә протестының үзенчәлекле бер формасы. И.ның геройлары өзлексез рәвештә идеал, тормыш мәгънәсен эзләп яши.

И.ның язучылык таланты, тәнкыйди рухлы романтик буларак, «Яшь йөрәкләр» (1912; рус теленә тәрҗемәдә - «Молодые сердца», 1980) романында аеруча ачык чагыла. Әсәрнең идея-тематик пафосын аталар һәм балалар арасындагы каршылык (автор үзе язганча, «яңаның искелек белән көрәше») тәшкил итә. Ул Җәләш мулла һәм аның улы, яшь буын идеалларын алга сөрүче, дөньяга карашы 20 йөз башындагы социаль тетрәнүләр б-н билгеләнгән Зыя образлары аша чагыла. Зыя татар җәмгыятендәге искелек калдыкларына каршы көрәшүнең төп коралы итеп шәхес иреген саный, мәхәббәткә мәдхия җырлый, патриархаль җәмгыять томаналыгына кешеләрнең рухи-әхлакый сафлыгы-камиллеген каршы куя. Романда ш.у. язучының иҗади сәнгать чараларын чынбарлык буяулары б-н баетуга омтылышы чагыла.

1912 дән башлап И. социаль проблемаларны тагын да активрак күтәрә, хезмәт кешеләре образларын иҗат итә («Карт ялчы» (1912), «Көтүчеләр» (1913) хикәяләре). И.ның социаль каршылыкларга игътибарын юнәлтүен соңрак язылган «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914), «Габдрахман Салихов» (1916) хикәяләре дә дәлилли.

1914 тә үк тәмамланып, бастырып чыгару тыелган «Безнең көннәр» романы дөнья күргәч (1919, 2 нче редакциясе - 1934; русчага тәрҗемәдә - «Наши дни», 1962), И.ның иҗат биографиясендә яңа чор башлана. Автор романның язылу вакытын 1914-20 еллар дип билгели, бу еллар дәвамында ул аны камилләштерә. Әлеге әсәр И. иҗатының рев-циягә кадәрге иҗатына йомгак ясап кына калмый, ә бәлки татар әдәбияты тарихында яңа, совет чоры башлануын да белдерә. Автор анда үзгәргән чынбарлыкны, аның төп вакыйгаларын күрсәтергә, яңа геройлар - яшь революционерлар образларын тудырырга омтыла. Романда татар җәмгыятенең күп яклары - мәгарифнең торышы, шәкертләрнең белем бирүне үзгәртү өчен көрәше, татар интеллигенциясенең идея эзләнүләре (революционерлар Давыт Урманов, Хәбиб Мансуров, Баязит Карилар үрнәгендә), татар хатын-кызларын (Нәфисә, Гөлбикә, Һаҗәр образлары) иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү чагылыш таба.

И.ның «Яңа кешеләр» драмасы (1920), ш.у. «Кызыл чәчәкләр» повесте (1920) Идел буенда һәм Уралда Гражданнар сугышы темасына багышлана. Соңгысында 1917 елгы Окт. рев-циясе һәм Гражданнар сугышы вакыйгалары тарафыннан баррикаданың ике ягына куелган авылдаш биш егетнең язмышы күрсәтелә. Авыл сәүдәгәре улы Гали Колчак гаскәрендә сугыша; руханилар катлавы вәкиле Фазыл, Ак армиянең һәлакәткә дучар икәнлеген аңлап, Совет хакимияте ягына чыга. Балта остасы улы Гыйлаҗины акгвардиячеләр үтерә. Иң ярлы крәстияннәр вәкилләре Солтан б-н Шаһбаз үз язмышларын яңа җәмгыять б-н бәйлиләр, тормышны социалистик үзгәртеп коруда актив катнашалар.

«Алмачуар» хикәясе (русчага тәрҗемәдә - «Чубарый», 1922) татар әдәбиятында һәм тулаем ул вакыттагы милли прозада мөһим күренеш була. Анда автор крәстиян малаеның якты, истә калырлык образын тудыра, аның психологиясен ача, татар авылы кешеләренең хисләр дөньясы байлыгын һәм кичерешләрен күрсәтә.

1924 тә «Казакъ кызы» (русчага тәрҗемәдә - «Дочь степи», 1934) романы басылып чыга, хакимиятләр аны ике тапкыр (1911 дә Оренбургта, 1913 тә Киевта) конфискацияли. Язучы казакъ далаларында яшәүчеләрнең рев-циягә кадәрге тормышын сурәтли, колониаль изүнең, социаль каршылык күрсәтүнең кискен картиналарын гәүдәләндерә. Төп геройлар Карлыгач-Сылу б-н Арысланбайның традицион романтик мәхәббәтләре темасы органик рәвештә социаль проблематика б-н кушыла. И. романы - казакълар арасындагы яңа иҗтимагый көчләрне әдәби тасвирлауның беренче тәҗрибәсе, СССРдагы төрки халыклар әдәбиятлары үсешендә мөһим этап була.

Совет Шәрегы язучыларыннан беренчеләрдән булып, И. социаль роман жанры нигезләрен сала. «Тирән тамырлар» романында (1928) татар халкы тормышының нэп чорындагы социаль-сәяси асылына әдәби анализ ясала.

1920 еллар уртасыннан башлап, марксистик-ленинчыл эстетика тарафдарлары көчләп таккан социалистик реализм ысулы И. әсәрләренең жанр үзенчәлекләрен, проблематикасын һәм эчтәлеген билгели. Шуңа да карамастан, аның бу чор иҗатына чынбарлыкны колачлы фикерләү, чын тормыш вакыйгаларын аларның бөтен катлаулылыклары һәм каршылыклары б-н яктырту хас. Аның «Казакъ кызы» романы, яңадан эшләнгән «Татар хатыны ниләр күрми?» повесте һәм Идел буенда 1921-22 еллардагы ачлыкны чагылдырган «Адәмнәр» повесте (1923) - шундыйлардан.

Әдәби әсәрләр б-н беррәттән, И. бай публицистик һәм әдәби тәнкыйть мирасы калдыра. 1910 еллардагы мәкаләләрендә үк ул милли әдәбиятны үстерүнең принципиаль мәсьәләләрен күтәрә, аның төп асылын «милли рух һәм характер көзгесе» буларак билгели. Әдәбиятның эчтәлеген һәм әдәби формасын баетуда И. фольклорга зур әһәмият бирә; киң халык массаларын рус, Шәрекъ һәм Европа классик әдәбиятлары хәзинәләре б-н таныштыруны татар интеллигенциясенең мөһим бурычы дип саный.

И.ның революциягә кадәрге романтик эстетикасының үзенчәлекләре С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Тукай иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» дигән тәнкыйть мәкаләсендә (Оренбург, 1913) аеруча ачык чагыла.

И.ның «Галия» мәдрәсәсендә эшләгән еллары эстетик теорияне һәм әдәби тәнкыйтьне үстерү һәм үзләштерү өчен уңышлы була. Нәкъ менә шул чорда ул үзенең зур теоретик мәкаләсе б-н «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз»ен (1915) чыгара, әдәбият теориясе буенча «Әдәбият кануннары» (1916) дигән мөһим хезмәт яза. Үткәндәге мәдәни мираска, татар совет әдәбиятын үстерүгә мөнәсәбәте мәсьәләләре Окт. рев-циясеннән соң да И.ның игътибары үзәгендә була. Болар «Имла, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924), «Пролетариат әдәбияты турында» (1924), «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» (1924) китапларында чагылыш таба, аларда ул татар әдәбият белемендә марксистик-ленинчыл методология принципларын ныгыта. Әлеге методология кысаларында милли мәдәниятләрнең асылын һәм үзенчәлекләрен, пролетар диктатура шартларында аларның үсеш перспективаларын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә омтылышлар ясый («Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?», 1927).

И. - татар филологиясе һәм лингвистика буенча «Татар сарыфы» (1911), «Татар телен ничек укытырга?» (1916), «Имла-хәреф мәсьәләсе» (1924) һ.б. хезмәтләр авторы.

Күп кенә хезмәтләрендә И. татар халкы тарихының, революцион хәрәкәтенең һәм татарлар арасында мәгърифәтчелекнең аерым этапларын тикшерә. Алар арасында «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)» (1925) аерым урын алып тора. Ул - Ш.Мәрҗани, К.Насыйри турындагы мәкаләләр, «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов» (1919), «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (1922), «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Урал һәм уралчылар» (1927) дигән тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр авторы.

Авыруы сәбәпле, И. гомеренең соңгы елларын Кырымда уздыра, шунда, «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Каты авыручы И.ны Казанга китерәләр, ул төрмә хастаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.

И. әсәрләре СССРдагы һәм чит илләрдәге күп кенә халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, төрекмән, башкорт һәм башка халыклар әдәбиятлары үсешенә зур йогынты ясый.

Казанда Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-тына, Казан проспектларының берсенә И. исеме бирелә. Туган авылында музей-йорты ачыла (1987).

Әсәр.: 8 томда. К., 1974-87; 2000, Т. 9; Избранное. К., 1957; Советские писатели: Автобиографии. Т. 3. М., 1966.

Әд.: Сәйфи Ф. Галимҗан Ибраһимов // Яңалиф. 1928. № 4; Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. К., 1964; Г.Ибраһимов турында истәлекләр. К., 1966; Мөхәммәдева Г. Олы юл. К., 1994; Галимҗан Ибраһимов һәм хәзерге заман. К., 2003; Халит Г. Галимджан Ибрагимов // История татарской советской литературы. М., 1965; Гимадиев У. Галимджан Ибрагимов - журналист. Уфа, 1967; Нуруллин И. Путь к зрелости. К., 1971; Хасанов М.Х. Галимджан Ибрагимов. К., 1977; шул ук. Учёный, писатель, революционер. М., 1987; Писатель, революционер, учёный: Материалы науч. конф., посвященной 90-летию Галимджана Ибрагимова. К., 1980; Габсалямова Ф.Г., Гимадиев У.И. Галимджан Ибрагимов: Библиогр. указатель (1907-1977). Уфа, 1979.

М.Х.Хәсәнов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования