Хронограф

27 май, 1920 ел – Татар АССР төзелү турында декрет.

26-27 сентябрь, 1920 ел – Татар АССРның Эшчеләр, кызылармиячеләр һәм крестьяннар советы депутатларының I Оештыру җыены.

9-12 июнь, 1923 е. – Мәскәүдә РКП (б) Үзәк комитетының милли республикалар һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәрләре белән IV киңәшмәсе.  М. Солтангалиевне хөкем итү, аны партиядән чыгару.

19 октябрь, 1925 ел – Партия Үзәк Комитетының “Татар өлкә партия оешмасының хәле һәм эшчәнлеге турында” карары.

1 декабрь, 1929 ел – Сәнәгать алдынгыларының Беренче республика слеты.

16 февраль, 1930 ел – Татар АССРның Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советының “Татариядә кулакларны сыйныф буларак бетерү турында” карары.

23 май 1930 ел – ВКП (б) Үзәк Комитетының “Татар партия оешмасының хәле һәм эшчәнлеге турында” карары.

1931 елның 25 июне - Татарстанда олы энергетика тарихы башланган көн. Бу көнне “Энергоцентр” Дәүләт бөтенсоюз энергетика хуҗалыгы берләшмәсе идарәсе рәисе Г. М. Кржижановский ТАССРда “Татэнерго” дәүләт электр станцияләренең район идарәсе булдыру турында 267 нче номерлы Боерыкка кул куя. “Татэнерго” район идарәсенең вакытлыча нигезләмәсе раслана.

 1931 ел – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының икътисад факультеты базасында Казан дәүләт финанс-икътисад институты барлыкка килә.

1931 ел. – “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыятенә нигез салына.

 5 март, 1932 ел – Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында Казан авиация институты ачыла.

 14 март, 1931 ел – Казанда Татар, Башкорт, Чуваш АССРлары, Удмурт, Мари һәм Мордва автоном өлкәләре колхозларының алдынгылар слеты.

1932 ел – Яшел Үзән шәһәренә исем бирелә. Шәһәр мариларның Парат бистәсе урынында барлыкка килә, ул Олы парат йөзлегенә кергән була. 1865 елда Кабачищи авылы буларак искә алына (Парат крестьяннарының Кабачищи аланы дип йөртелгән сөрүлек җирләре исеменнән). 1897 елда бистә Парат затоны (Паратск) исемен йөрткән, 1928 елдан – Яшел Үзән эшчеләр бистәсе.

 1932 ел –  “Союзкинохроника” Татар җитештерү базасы нигезендә Казан кинохроника студиясенә нигез салына, һәм нәкъ менә 1932 елда студиядә эшләнгән кинопродукциядә беренче тапкыр “Казан кинохроника студиясе” титры барлыкка килә. Студиянең иң яхшы фильмнары арасында “Җәлил. Көрәш сәхифәләре” (1976 ел), “Бу – КамАЗ” (1982 ел), “Татария нефтьчеләре” (1982 ел), “Исәнме, Леша” (1985 ел) исемлеләрен атарга була. Аерым алганда, соңгы картина СССР Дәүләт киносы тарафыннан I (югары) категория буенча кабул ителә һәм иң күп тираж – 980 кинокопия белән экраннарга чыга.

1932 ел –  Казан яшь тамашачылар театрында беренче спектакль куела.

Апрель, 1932 ел – «Казан сөт комбинаты» үзенең җитештерү эшчәнлеген башлап җибәрә.

1 октябрь, 1932 ел – Казан элемтә электротехникумы ачыла

15 май, 1933 ел – I Бөтентатар колхоз алдынгылары җыены.

28 сентябрь 1933 ел – II Бөтентатар колхоз алдынгылары җыены.

6 ноябрь, 1933 ел – К. Тинчурин исемендәге театр оештырыла. Театр Бөтенсоюз колхо залдынгыларының соравы һәм К. Тинчуринның шәхси башлангычы белән Татар дәүләт академия театрының күчмә филиалы буларак барлыкка килә. К. Тинчурин һәм К. Нәҗминең “Булат бабай семьясы” пьесасы буенча беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Татар АССРның Питрәч районы Шәле авылында куела. 

Нәкъ менә шушы көн театрга нигез салыну датасы итеп алына да. Труппа нигезен ул вакытта академия театрының Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Ибраһим Шаһдалиев, Мәҗит Илдар, шулай ук Әзәл Яһүдин, Гөлсем Камская, Бибинур Галиуллина  кебек танылган артистлары тәшкил итә. 1938 елда театр Балтач авылында төпләнеп, мөстәкыйль колхоз-совхоз театры статусын ала. 1942 елда театр Буа шәһәренә күчә, ә 1944 елда Казанга күчерелә.

1933 ел – Республика Элемтә идарәсе оештырыла.

3 май, 1933 ел – Казан үзәк аэроклубы оештырыла. Шул ук елны 9 очучы укытып чыгарыла. 1935 елда 2 нче чыгарылыш була – 35 очучы һәм 150 парашютчы. Сугыш алды елларында Казан аэроклубының авиация-техник белемнәрне, авиаспортны пропагандалау, Ватанны лаеклы саклаучылар әзерләү буенча бай һәм данлы традицияләре формалаша. Шушы чорда 400 очучы, 120 очучы-инструктор, 1500дән артыграк спортчы-парашютчы әзерләп чыгарыла.

1933 ел – 387 нче номерлы Заводка нигез салына. Завод По-2 бипланнары  җитештерә башлый. 1951 елда вертолетларны серияләп җитештерү башлана. 1965 елда Ми-8 вертолетлары эшләп чыгарыла башлый. 1993 елда завод “Казан вертолет заводы” ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

17 гыйнвар, 1933 ел – “Вумаг” (Германия) фирмасының егәрлеге 10 мең киловатт булган беренче турбоагрегатын кулланылышта тикшереп карыйлар. Мартта шундый ук икенче турбоагрегатны эшләтеп җибәрәләр. Станциянең куәте икеләтә арта. Бу татар энергетикларының икенче җиңүе була. Казанның ТЭЦ-1 оешмасы, беренче җылылык-электр үзәкләренең берсе буларак, Казанның сәнәгате һәм көнкүрешенә чын мәгънәсендә революцион үзгәреш кертә. Казаннан тыш, ул Яшел Үзәнгә, Юдино, Васильево, Дәрвишләр эшчеләр бистәләрен дә электр энергиясе белән тәэмин итә.

3 гыйнвар, 1934 ел – Татарияне Ленин ордены белән бүләкләү турында СССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы Указы.

25 июль, 1934 ел – Казанда I Бөтентатарстан язучылар җыены була, анда Татарстан Язучылар берлегенең беренче идарәсе сайлана. Шуннан бирле ТР Язучылар берлеге эшчәнлеген бер генә көнгә дә туктатмый. Бүген анда 300дән артыграк язучы бар.

1934 ел – “Росснабфильм” кинофикация (кинопрокат) буенча трестның Татар бүлеге оештырыла. Хәзерге “Татаркино” Дәүләт учреждениесе – аның варисы. “Татаркино” Дәүләт учреждениесе составына Татарстан Республикасының Дәүләт кинематография оркестры, шулай ук Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә филиаллары керә.

15-23 гыйнвар, 1935 ел – XVI Бөтенроссия Советлар съезды. Татарстан АССР Хөкүмәтенең хисабы.

1935 ел – Казан курчак театры ачылу. Башта театр “Беренче дәүләт интернациональ курчак театры” дигән исем белән аталып йөртелә.

1935 ел – Татарстанның Сәнгать фонды оештырыла. Иҗади мирасны проектлау, реставрацияләү, саклау белән шөгыльләнә.

Июль, 1936 ел – Татариянең Рәссамнар берлеге оештырыла.

Октябрь, 1935 ел – Татариядә Стахановчылар хәрәкәте башлана.

17 ноябрь, 1936 ел – Казан синтетик каучук заводы кулланылышка керә.

21 август, 1937 ел – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе – Казан шәһәренең һәм Татарстан республикасының иң эре концерт оешмаларының берсе булдырыла. Филармония барлыкка килү милли музыка сәнгате үсешендә яңа дәвер башлануы турында сөйли. Шушы көннән алып татар җырчылары һәм музыкантларының башкару культурасын максатлы рәвештә камилләштерү эше башлана.

1937 ел – СССРның Азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты Казан ит эшкәртү комбинаты ача.

1937 ел –  Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Югары Советы оештырыла, 1937 елгы Конституциягә ярашлы, дәүләт хакимиятенең иң югары органы булып тора.

1938 ел – Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге оештырыла. Ул вакытта Театр берләшмәсенең Татар бүлекчәсе дип атала. Аның беренче Рәисе В.И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры актеры Д.Р. Любин була.

1938 ел  –  Россия геологлары җитәкчеләре Губкин И.М. белән бергәләп Идел белән Урал арасындагы территориядә шактый күләмдә нефть запаслары барлыгын исбатлый. Алга таба әлеге нефть чыгаручы төбәкне “Икенче Баку” дип йөртә башлыйлар.

1938 ел – Казан ТЭЦ-2 кулланылышка керә – бу төбәкнең куәтен шактый дәрәҗәдә арттыра. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында бай нефть яткылыклары барлыгын ачыклау эре энергетик комплекс формалаштыруга этәргеч була.

1939 ел – Татар язуын латин әлифбасыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ.

7 октябрь, 1939 ел – Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты оештырылу.

Октябрь, 1941 ел – Казан Оборона комитеты оештырылу.

Ноябрь, 1941 ел – «Комсомолец Татарии» танк колоннасы төзелешенә акча җыя башлау.

Июнь, 1942 ел – Казанда оборона кирәк-яракларына Урта Идел һәм Кама буе ресурсларын мобилизацияләү буенча комиссия булдырыла.

29 март, 1943 ел – Герой-шәһәрне торгызу өчен Казаннан Сталинградка беренче йөк эшелоны кузгала.

 Июль, 1943 ел – ТАССРның Шөгер һәм Баулы районнарында беренче сәнәгать нефте чыга башлый.

9 август, 1944 ел – ВКП (б) ҮКның “Татар партия оешмасында массакүләм сәяси һәм идеология эшенең хәле һәм аны яхшырту чаралары турында” карар.

25 август, 1944 ел – Фашистлар төрмәсендә күренекле татар шагыйре Муса Җәлилне җәзалап үтерәләр.

3 февраль 1945 ел – Партия ҮКның “Татарстан республикасы авыл хуҗалыгын күтәрү буенча кичектергесез чаралар турында” карары.

13 апрель 1945 ел – Совет Хөкүмәтенең СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалын ачу турында карары. 

1948 ел – Ромашкино нефть чыганагы ачылу.

Август, 1954 ел – Казан шәһәре урамнарына шәһәрне газлаштыру өчен беренче чакрым газүткәргеч салына.

27 февраль 1955 ел – Казан һәвәскәр телеүзәгенең беренче телевизион тапшыруы чыга.

Май, 1955 ел – Бондюг бистәсе тирәсендә яңа нефть яткылыгы ачыла.

2 февраль, 1956 ел – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән татарның патриот шагыйре Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

24 май - 2 июнь, 1957 ел – Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы.

Май, 1957 ел – Казанда яңа елга порты төзелеше башлана.

1960 ел – Түбән Кама нефть химиясе төзелеше башлана.

13 апрель, 1960 ел – РСФСР Министрлар Советының 510 нчы номерлы карары белән Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы булдырыла (тыюлык ике участоктан тора – Саралы һәм Раифа).

1960 ел – ТАССРда беренче кышкы йөзү бассейны ачыла (Казан шәһәренең Әхтәмов урамы, 3 нче йорт адресы буенча).

1960 ел – ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар хор мәдәниятен һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын пропагандалаганы өчен ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

25 июнь, 1960 ел – ТАССР Югары Советының республиканың 40 еллыгына багышланган юбилей сессиясе.

1960 ел – Ф.А. Табеевның КПСС Татар өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлануы.

1960 ел – Татарстанда бер типтагы АЗСлар төзелеше башлана. VII һәм VIII бишъеллыкларда 25 АЗС төзелә. Шул ук вакытта АЗСлар төзелеше елдан-ел арта, 1970 елга АЗСлар саны 45кә җитә.

25 июнь, 1960 ел – Казанда Үзәк стадион кулланылышка тапшырыла.

1960 ел – Чернышевский урамы Ленин урамы итеп үзгәртелә (хәзерге Кремль урамы).

19 апрель 1961 ел – ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән ТАССРның Чаллы районы Афанасьево авыл советында барлыкка килгән торак пункты теркәлә, аңа Түбән Кама исеме бирелә. Ул вакытта халык саны 500 ләп кеше була.

31 июль, 1961 ел – Түбән Кама нефть химиясе беренче продукциясен эшләп чыгара.

Сентябрь, 1961 ел – ТАССР җирле сәнәгать министры боерыгы белән Казан химия заводының исеме Казан лак-буяу заводы итеп үзгәртелә (1967 елдан – Казан көнкүреш химиясе заводы, 1993 елдан  - “Хитон” ААҖ).

1961 ел – ТАССР Министрлар Советының1961 елның 26 июнендә 387 нче номерлы карары белән Татар Укытучылар мәктәбе Казан педагогика училищесына итеп үзгәртелә (1876 елда нигез салынган). 199 елдан – Казан педагогика көллияте.

1961 ел – В. Мессинг чыгышларының берсе (аның барышында ул кеше үтерүчене ачыклый).

1961 ел – Братск ГЭС төзелешенә эшчеләр җыю оештырыла башлый.

1962 ел– Елга вокзалы төзелеше башлана.

1962 ел – Болгар авылында музей ачыла, андагы экспонатлар Болгар чоры тарихын һәм матди мәдәнияте турында сөйли (хәзер – Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы).

1962 ел – Казанлылар Үзәк телевидениенең беренче программасын карау мөмкинлегенә ия була.

1962 ел – М.Ш. Шәймиев Минзәлә районының “Сельхозтехника” берләшмәсенә идарәче итеп билгеләнә.

1 февраль, 1963 ел – РСФСРның Югары Советы Президиумы Указы белән Яр Чаллы республика дәрәҗәсендәге шәһәр категориясенә кертелә.

   1963 ел – Зәй ГРЭСы кулланылышка кертелә.

Май, 1963 ел – Казанда офицер-танкистлар әзерләү буенча яңа хәрби уку йорты ачыла (Казан танк училищесы) – аның эшчәнлеге 1947 елда туктатыла.

 1963 е. – Казан Оргсинтез заводында фенол һәм ацетон җитештерү цехы эшли башлый.  

1963 ел – ТАССРда гамәлдәге 46 район комитеты урынына  җитештерүче колхоз-совхоз идарәләренең 17 партия комитеты (1964 елда тагын 3) һәм 3 сәнәгать-җитештерү идарәсе  партия комитеты төзелә.

12 июль, 1963 ел – Татарстан нефть химиясе тармагының беренче карлыгачы - Казан Органик синтез заводы эшли башлый.

Август, 1964 ел  – КПСС ҮКның беренче секретаре Н.С. Хрущев Казанга килә.

Ноябрь, 1964 ел – “Дружба” нефть үткәргеченең Әлмәттән башлангыч алган беренче сызыгы төзелә.  

1964 ел – ТАССР Идел буе республикалары һәм өлкәләре арасында Бөтенроссия терлекчелек продукциясе җитештерү буенча 1 урынны ала. Күчмә Кызыл Байрак һәм 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. Алдынгы җитештерүчеләрнең зур төркеме ВДНХда катнашу хокукы ала һәм медальләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә.

1964 ел – Татар Энергосбыт оешмасы булдырыла (“Татэнерго” идарәсенең 152 нче номерлы боерыгы белән).

1964 ел – Татсовнархоз (Татар совет халык хуҗалыгы) бетерелү белән бәйле, Әлмәттә “Татнефть” берләшмәсе оештырыла.

Октябрь, 1964 ел – Мәскәүдә Татар әдәбияты көннәре.

1965 ел – КПССның Татар өлкә комитеты бюросы республика территориясендә партиянең район комитетларын кабат торгызу турында карар кабул итә.

1965 ел  – Казан Оргсинтез полиэтилен эшләп чыгара башлый.

22 сентябрь, 1966 ел – Түбән Кама бистәсе шәһәр статусы ала (Түбән Каманың рәсми туган көне).

1966 ел  – Әлмәттә автотрактор ремонтлау заводы ачыла (1990 елдан – “Нефтемаш”).

1966 ел  – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының баш режиссеры итеп М. Сәлимҗанов билгеләнә.

22 сентябрь, 1966 ел – Түбән Кама шәһәренең туган көне.

3 ноябрь, 1966 ел – Казанда Муса Җәлилгә һәйкәл куела.

4 ноябрь, 1966 ел – Казанда Спорт сарае ачыла.

7 гыйнвар, 1967 ел – СССР Югары Советы Президиумының “Казан авиация институтын Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү турында” Указы.

1967 ел – Циркның яңа бинасы кулланылышка тапшырыла.

1967 ел – “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”нда Европадагы иң эре титан кою цехы кулланылышка тапшырыла.

1967 ел – Түбән Кама ТЭЦ-1 нең беренче турбогенераторы сәнәгать тогы бирә башлый.

31 июль, 1967 ел – Түбән Кама нефть химиясе комбинаты беренче продукциясен эшләп чыгара.

1967 ел. – А.М. Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркына керү урынында “Совет хакимияте өчен шәһит киткәннәргә һәйкәл” куела (һәйкәлнең авторы – Васил Маликов).

1967 ел – Казанда Үзәк телевидениенең икенче гомумсоюз программасы трансляцияләнә башлый (Мәскәү – Свердловск радиореле магистрале төзелеше тәмамлангач).

 11 август, 1967 ел – Бондюг шәһәр тибындагы бистә район дәрәҗәсендәге шәһәр статусы ала һәм Менделеевск дип үзгәртелә.

3 гыйнвар, 1968 ел – “Альметьевскнефть” нефть чыгару идарәсе коллективы 300 миллион тонна нефть чыгару өчен Бөтенсоюз социалистик ярыш башларга чакырып, “Труд” газетасы аша мөрәҗәгать белән чыга һәм мактаулы вахтада катнашу хокукы ала.

1968 ел – “Әлмәтнефть"  нефть чыгару идарәсендә елына 21,8 миллион тонна нефть чыгаруга ирешәләр.

1968 ел – Ленфильм киностудиясендә “Моабит дәфтәре – Муса Җәлилнең язмышы һәм иҗаты турында” дигән аклы-каралы фильм төшерелә.

Май, 1968 ел – Түбән Кама шина заводына нигез салына.

Август, 1968 ел – "Учительская газета"ның махсус хәбәрчесе Р. Илялов (Совет гаскәрләре Чехословакиягә керү белән бәйле) Чехословакия дусларына “Өендә һәркем хуҗа” дигән хат яза, анда ул озакламый булачак агрессия турында кисәтә. Р. Илялов башбаштаклыгы өчен партия билетыннан колак кага.

23 октябрь, 1968 ел – Түбән Кама нефть химиясе комбинаты каршында “Нефтехимик” хоккей командасы оештырыла.

Гыйнвар, 1969 ел – Әлмәттә  “Ямашнефть” нефть эшкәртү идарәсе барлыкка килә (1970 елдан – “Ямашнефть” нефть-газ чыгару идарәсе).

1969 ел – Хезмәт ресурсларын файдалану буенча ТАССР Министрлар Советы Идарәсе оештырыла. Республика шәһәрләрендә эшкә урнаштыру буенча бюролар эшли башлый.

1969 ел – М.Ш. Шәймиев ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләнә.

1969 ел – «Лениногорскнефть» Нефть чыгару идарәсе, Горбунов, Киров исемендәге заводлар, «Камгэсэнергострой» берләшмәсе  коллективлары, “Ленин истәлеге” колхозы башлангычы белән 1969 ел алдынгы хезмәт вахтасы елы дип игълан ителә.

Апрель, 1969 ел – ТАССР Министрлар Советы карары белән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырыла.

Август, 1969 ел – КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советы, бергәләп, “ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә автомобиль заводлары комплексы төзелеше турында” карар кабул итәләр.

 13 декабрь, 1969 ел – КАМАЗ заводлары комплексы төзелеше башлана.

1970 ел – "Татарстан" кунакханәсе кулланылышка тапшырыла.

1970 ел – Хезмәт коллективлары массачыл төстә 1970 елның 7 ноябренә бишъеллык планны һәм бурычларны алдан үтәү хәрәкәтенә кушылып китә: хезмәт җитештерүчәнлеге буенча В.И. Ленинның тууына багышлап, 1970 елның 21-22 апреле көннәрендә, мәскәүлеләр һәм ленинградлыларга кушылып, янга калган чималда эшлиләр. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенче заданиене үтәү вакытын кыскарту, коммунизмның матди-техник базасын булдыру темпларын тизәйтү өчен хәрәкәт башлана.

1970 ел – ТАССР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы, Алабугада И.И. Шишкинның мемориаль музей йортын торгызу эшләре башлана.

1970 ел – Яр Чаллыда йөк автомобильләре җитештерү буенча предприятиеләр комплексы төзелеше башлана.

24 июнь, 1970 ел – Татарстан АССРның 50 еллыгы уңаеннан икътисад һәм мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен, ТАССР Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

31 март, 1970 ел – Түбән Кама нефть химиясе комбинатының эре комплексы кулланыла башлый.

27 май, 1970 ел – ТАССРның 50 еллыгы.

1970 ел – 100 нче миллион тонна нефть чыгарыла.

30 декабрь, 1970 ел – Татарстан елына 100 миллион нефть чыгара башлый.

14 май, 1971 ел – ТАССРның нефть чыгару тармагы беренче миллиард тонна нефть ала.

1971 е. – Әлмәт һәм Шөгер дәүләт заказниклары оештыру турында карар.

29 сентябрь, 1971 ел – ТАССР рәссамнарының беренче җыены.

1971 ел – “Нефтехимик” хоккей клубы В төркеменә чыгу өчен ярыша башлый.

27 сентябрь, 1972 ел – ТАССР энергетикасы флагманы Зәй ГРЭСы проекттагы 2 млн 400 мең кВт/сәгать егәрлегенә чыга.

29 декабрь, 1972 ел – СССР Югары Советы Президиумының Татар АССРын Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләү турындагы Указы.

Октябрь, 1973 ел – Түбәк Камада икенче шин заводы төзелеше башлана.

1973 ел – Композитор  Җәүдәт Фәйзи вафат була.

1973 ел  – Казан циркы җирле әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

1973 ел  – Зилә Сөнгатуллина Татар опера театры солисткасы була.

1973 ел – Казанда Шаляпин укулары башлана.

1973 ел – Спортчы Курынов вафат була.

1974  ел  – Аның исемендәге турнир. ТРның беренче Олимпия уеннары чемпионы, ТРның 20 гасырдагы иң яхшы спортчысы.

1975 ел – Әлмәтнең 100 меңенче кешесе теркәлә.

1975 ел – Төсле телевидение барлыкка килә.

1975 ел – 4 еллык төзекләндерү эшләреннән соң, Алабугада Шишкин мемориаль музее ачыла.

1975 ел – Республика Балалар клиник дәваханәсе ачыла.

1976 ел – Беренче КАМАЗ йөк машинасы конвейердан төшә. Завод эшчеләреннән КПССның 25 нче съездына бүләк.

1976 ел – Яшьләр үзәгендә 25 метрлы бассейн ачыла.

1976 ел – Хитонда елына 40 миллион баллон аэрозоль җитештерүе ачыла. Лак-буяу җитештерүе дә.

1977 ел – Казанда Боратынский музее ачыла.

16 февраль, 1976 ел – эшләтеп җибәрү-көйләү режимында КАМАЗ маркалы беренче йөк машиналары чыгарыла башлый.

16 февраль, 1976 ел –  Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

18 февраль, 1976 ел – Казан медицина инструментлары заводы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

15 июнь, 1976 ел – Түбән Кама нефть химиясе заводында илдәге иң эре “Этилен-450” комплексы сафка баса.

Октябрь, 1976 ел – Нократ елгасы аша 600 метрлы йөк күпере төзелеше төгәлләнә.

22 октябрь, 1976 ел   – Казан дәүләт педагогика институты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

29 декабрь, 1976 ел – Кама йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсенең беренче чираты кулланылышка керә.

 Гыйнвар, 1977 ел – Казанда Яшьләр үзәге ачыла.

1977 ел.– Бөтенсоюз Мактау тактасы булдырыла.

1977 ел – Сара Садыйковага ТАССРның халык артисты исеме бирелә.

1977 ел – Эчке эшләр министрлыгы структурасында Казан буенча Эчке эшләр идарәсе булдырыла.

22 апрель, 1978 ел – Түбән Каманың икенче шина заводы беренче продукциясен эшләп чыгара – авыр йөк машиналары өчен шиналар була ул.

1978 ел –  Ипподромда ДОСААФ оештырган беренче треклы ярышлар.

1978 ел – Казан Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңеп чыга, профсоюзларның күчеп йөри торган кызыл байрагы белән бүләкләнә.

Май, 1978 ел  – Казанның “Органик синтез” җитештерү берләшмәсендә дүртенче чираттагы полиэтилен комплексы төзелеше башлана.

31 май, 1978 ел – Татарстан АССРның тугызынчы чакырылышы чираттан тыш тугызынчы сессиясендә Конституция (Төп Закон) кабул итә.

25 октябрь, 1978 ел – Түбән Кама гидроузелының нигез чокыры су белән тутырыла башлый.

12 апрель, 1979 ел – Түбән Камада төзелә торган нефть эшкәртү заводында нефть эшкәртү буенча ТАССРдагы беренче установка сафка керә.

4-10 июль, 1979 ел – Татарстан АССРда Совет әдәбияты көннәре.

10 июль, 1979 ел – КАМАЗның төп конвейерыннан 100 меңенче автомобиль төшә.

 16 ноябрь, 1979 ел – Казанда миллионынчы бала туа. Казан метро өчен акча сорый башлый.

23 октябрь, 1979 ел – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән В.И. Ленин исемендәге  Казан дәүләт университеты Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ноябрь, 1981 ел – ТАССРның нефть чыгару тармагы икенче миллиард тонна нефть ала.  

1982 ел – Яр Чаллы шәһәренең исеме  Брежнев дип үзгәртелә.

1982 ел  – Шаляпин фестивале республика статусында эшли башлый. 1985 елдан – Бөтенроссия күләмендә үткәрелә.

10 февраль, 1984 ел – ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән ТАССРның дәүләт бүләкләре турында нигезләмәләр раслана. 

1985 ел – Россиядә “коры закон” кабул ителә.

1987 ел – М. Шәймиевкә Халыклар дуслыгы ордены тапшырыла.

27 июль, 1987 ел – ТАССРның Министрлар Советы Казан объектларын тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертү турында карар.

25 март,  1988 ел – Казан һәм Бразилия арасында дуслык килешүе төзелә.

13 март, 1989 ел – ТАССР Министрлар Советы халык мәгарифе системасында туган телне һәм әдәбиятны укытуны яхшырту чаралары турында карар кабул итә.

12 сентябрь,  1989 ел –  Министрлар Советының милициягә булышлык итү өчен эшче отрядлар оештыру турындагы карары.

30 Август, 1990  ел –  ТССРның Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларациягә кул куела.

12 июнь, 1991 ел – М. Шәймиев Татарстан Республикасының Президенты итеп сайлана.

Март, 1992 ел - Татарстан суверенитеты турында референдум уздырыла.

6 ноябрь,  1992 ел – Татарстан Республикасының яңа Конституциясе кабул ителә.

15 февраль, 1994 ел – Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында

"Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә” имзалана.*

26 июнь, 2007 ел – Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә имзалана. Бу шартнамә 1994 елгы Килешүнең варисы була. 2007 елгы Шартнамә Татарстан Конституциясен республика дәүләтчелегенең нигез итеп танып, республиканың гамәлдәге статусын ныгыта, Шартнамәдә Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва итүче кандидатка ике дәүләт телен белү таләбе каралган, республиканың халыкара бәйләнешләре дәрәҗәсе, милләттәшләр белән эшләү зарурлыгы раслана*.

Соңгы яңарту: 28 август 2018, 10:34
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования