ГОБӘЙДУЛЛИНА Мәрьям Салих кызы

ГОБӘЙДУ`ЛЛИНА Мәрьям Салих кызы (1892, Казан - 1933, Баку), этнограф. С.С.Гобәйдуллинның кызы. Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография ин-тын тәмамлаганнан соң (1920, Казан), шунда ук Шәрекъ этнографиясе кафедрасында эшли. 1918 елда Шәрекъ халыклары мәдәниятенә багышланган күргәзмә әзерләүдә катнаша. Беренче булып «Казан татарлары этнографиясе» дигән лекцияләр курсы эшли. 1922 дән Шәрекъ пед. ин-тында укыта, төрки-татарлар этнологиясе буенча лекцияләр укый. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә актив катнаша. Бер үк вакытта ТАССР Үзәк музеенда эшли. 1925 тән Баку Югары пед. ин-тында укыта. Хезмәтләре Татарстан, Әзәрбайҗан халыклары этнографиясенә (ш.и. Казан татарлары, Әзәрбайҗан төркиләре ашлары турында этнографик очерклар) карый.

Хезм.: Пища казанских татар // Вестн. Научн. об-ва татароведения. 1927. № 6 (автордаш); Пища азербайджанских тюрок // Изв. Вост. факультета Азерб. гос. ун-та. Востоковедение. 1928. Т. 3.

Әд.: Губайдуллина А. Наша дорогая Мариам апа // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2002. № 1/2.

Д.М.Галиуллина.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования