ГОБӘЙДУЛЛИН Газиз Салих улы

ГОБӘЙДУ`ЛЛИН Газиз (Габделгазиз) Салих улы (Г.Газиз) (15.6.1887, Казан - 13.10.1937, Баку), тарихчы, тарих фән. д-ры (1927), проф. (1927), җәмәгать эшлеклесе, публицист. Казанда Шәрекъ академиясен нигезләүчеләрнең берсе. С.С.Гобәйдуллинның улы. «Халидия» мәдрәсәсен (1904), Казан ун-тын (1916) тәмамлый. Шәкертләрнең «әл-Ислах» хәрәкәтендә катнаша. «Шимбә» театр түгәрәге әгъзасы. Ун-тта укыганда татар студентлары түгәрәген оештыручыларның берсе. Түгәрәккә Н.Хәлфин, Г. һәм Б.Шәрәфләр, Г.Коләхмәтов, Ф.Туктаров, М.Гобәйдуллина керә. 1914 елдан пед. эштә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәне укыта. 1916-17 елларда «Вазифа» мөселман мәктәбе (Троицк ш.) мөдире. 1917-18 дә татар милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша; Милли Шура башкарма ком-ты әгъзасы, Милләт Мәҗлесе депутаты, Идел-Урал штатын гамәлгә кертү Һәйәте әгъзасы. 1917 нең җәендә Бөтенроссия мөселман укытучылары съездында катнаша, башкарма ком-т әгъзасы булып сайлана. Язмалары «Корылтай», «Алтай» г-таларында, «Укытучы», «Аң» ж-лларында басыла. Шул ук елларда аның тарих буенча беренче уку ярдәмлекләре - «Борынгы заман тарихы», «Диннәр тарихы», «Россия тарихы» дөнья күрә. 1921 дә Н.Ф.Катанов һәм Н.Н.Фирсов җитәкчелегендә Казан ун-ты каршында аспирантура тәмамлаганнан соң, фәнни һәм пед. эштә; 1922-25 тә Шәрекъ пед. ин-ты укытучысы; бер үк вакытта ТАССР Мәгариф халык комис-ты Гыйльми үзәге, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, ТАССР Үзәк музее хезмәткәре. 1925 тә гаиләсе б-н Бакуга күчеп китә; Әзәрбайҗан ун-тының шәрекъ ф-тын һәм Югары пед. ин-тын оештыручыларның берсе. 1925-33 тә, 1935-37 дә Әзәрбайҗан ун-тында Шәрекъ ф-ты деканы, төрки-татар халыклары тарихы каф. мөдире, 1935 тән Якын Көнчыгыш тарихы каф. мөдире. Бер үк вакытта Үзбәкстан ССР Гыйльми үзәге б-н хезмәттәшлек итә; 1925 нең августында Гыйльми үзәк каршындагы Үзбәкләр тарихын һәм телен өйрәнү ком-ты эшендә катнаша, Үзбәкстан ССР Мәгариф халык комис-ты Гыйльми үзәге каршындагы Үзәк мәгариф бюросы рәисе була. 1928 дә Сәмәрканд югары пед. ин-тының мөселман Шәрегы каф. профессоры итеп сайлана. 1 нче Бөтенсоюз тюркология съездында (1926 ның феврале, Баку) катнаша. 1930-31 дә Мәскәү ун-тында лекцияләр укый. 1931-33 тә Советларның гомумәзәрбайҗан съезды делегаты, Баку шәһәренең Ворошилов р-н советы депутаты, Әзәрбайҗан ҮБК каршындагы фәнни-тикшеренү ин-тының тарих секциясе җитәкчесе. 1934 тә ТАССР Мәгариф халык комис-ты чакыруы буенча Казанга кайта, 1934-35 тә Марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү ин-тында, Казан ун-тында эшли. Татарстан тарихы буенча китап әзерләүдә катнаша. Казан ун-ты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы, рәис урынбасары, СССР ҮБКның Коммунистик академиясе каршындагы Тарихчы-марксистлар җәмгыяте әгъзасы (1928 дән). Хезмәтләре татар халкы тарихына, татар әдәбиятына («Татар әдәбияты тарихы», т. 1-3, 1922-25, Г.Рәхим б-н берлектә), Идел буенда һәм Әзәрбайҗанда барган крәстиян сугышлары тарихына карый. Сатирик һәм юмористик хикәяләр остасы. «Җомга көн», «Исерек» (икесе дә 1913 тә), «Чалбар» (1915) сатирик новеллалары, Г.Исхакый, С.Рәмиев иҗатлары, 20 йөз башы татар әдәбиятында романтизм турындагы (1911-13 тә басыла) әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы. Репрессияләр чоры корбаны (к. «Идел-Уралчылар оешмасы» эше); үлгәннән соң аклана.

Хезм.: Татар тарихы. К., 1922; Борынгы болгарлар. К., 1924; Пугачёв явы. К., 1924; Татарларның килеп чыгышы һәм Алтын Урда. К., 1924; Крестьян сугышлары тарихы. К., 1933; Пугачёвщина и татары. Баку, 1927; Из прошлого татар. Лондон, 1990; История татар. М., 1994.

Әд.: Гобәйдуллин С.Г. Безнең әтиебез // Татарстан. 1993. № 10; Алишев С.Х. Газиз Губайдуллин как историк // Исследования по историографии Татарии. К., 1978; Насретдинова Д. Газиз Губайдуллин. Автобиография // Гасырлар авазы - Эхо веков. 1997. № 1/2; Ашнин Ф.Д., Алпатов В.М. Гибель профессора Губайдуллина // ALTAICA II: Сб. статей и материалов. М., 1998; Шигабдинов Р. Узбекский период научной деятельности профессора Газиза Губайдуллина // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2002. № 1/2.

Д.М.Галиуллина.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования