ГРУЗДЕВ Викторин Сергеевич

ГРУ`ЗДЕВ Викторин Сергеевич (24.1.1866, Кострома губ., Кинешма ш. - 7.2.1938, Казан), акушер-гинеколог, педагог, җәмәгать эшлеклесе, мед. д-ры (1894), хакыйкый статский советник (1915), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1934, 1936). Казан акушер-гинекологлар фәнни мәктәбенә нигез салучы. 1891 елда Хәрби мед. академиясен (С.-Петербург) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1900 дән Казан ун-ты профессоры, акушерлык һәм гинекология кафедрасы һәм клиникасы мөдире. 1931 дән проф.-консультант. 1900 еллардан Г. Родионованың затлы нәсел кыз балалар ин-тында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр курсы укый, бер үк вакытта Кызыл Хач шәфкать туташлары Казан җәмгыятенең баш табибе. 1901 дә клиника каршындагы «Казанның Кодрәтләр кылучы Изге Варсонофий» чиркәвендә ктитор (чиркәү старостасы) итеп раслана, аңа чиркәү өчен акча җыю һәм аны төзекләндерү вазифасы йөкләнә.

Хезмәтләре аналык мускулатурасы морфологиясе һәм үсешен өйрәнүгә, имезүчеләрне ясалма аталандыру мәсьәләләренә карый. Клиник хезмәтләре хатын-кызның җенес органнары шешләрен (аналыкта яман шеш) өйрәнүгә, корсактан ярып алу, җенси әгъзада барлыкка килгән каналны оператив дәвалауга карый. Г. Россиядә беренче мәртәбә аналыкта яман шеш авыруын дәвалау өчен радий куллануны өйрәнә һәм аны куллану техникасын күрсәтә. Дәреслекләр һәм кулланмалар, ш.и. «Акушерлык һәм хатын-кыз авырулары курслары» (1922) китабы авторы. Г.ның табиблек эшчәнлеге стационар һәм амбулаториядә үтә, анда меңләгән йөкле хатыннарга, бала табучыларга һәм гинекологик авыруларга ярдәм күрсәтелә, 3 меңнән артык ярып алу операциясе башкарыла. Аның шәкертләре Н.И.Горизонтов, М.С.Малиновский, А.И.Тимофеев, Н.В.Маненков һ.б. бала тудыру, бала булмаудан дәвалау операцияләре вакытында авыртуны басу ысулларын эшлиләр.

1915 тә Казан ун-тында В.С.Груздев исем. бүләк булдырыла һәм ул Казан ун-тында башкарылган акушерлык, гинекология, ш.у. анатомия, гистология, эмбриология, патологик анатомия, бактериология өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләр өчен бирелә.

Г. «Табигать һәм кешеләр» («Природа и люди») фәнни-популяр ж-лына нигез салучы һәм аның мөхәррире, «Русский архив патологии, клинической медицины и бактериологии», «Практическая медицина» ж-лларында хезмәттәшлек итә, 1897 дә «Казанский медицинский журнал» басмасын чыгаруны яңадан башлап җибәрә.

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав, 4 нче дәрәҗә Изге Апостолга тиң кенәз Владимир орденнары, император Александр III истәлегенә көмеш медаль б-н бүләкләнә. Акушерлык-гинекология клиникасына (1936) һәм Казанның бер урамына В.С.Груздев исеме бирелә.

Хезм.: Саркомы яичников: Дис. ... СПб., 1894; К патологии и терапии рака матки. [Б. м.], 1911; Гинекология для студентов и врачей. К., 1922; Общая гинекология. К., 1922.

Әд.: Маненков В.П. В.С.Груздев. К., 1952; Неизвестный Груздев. К., 2000; 100 лет акушер­ско-гинекологической клинике. К., 2000.

Д.П.Игнатьева, Д.Р.Нуретдинова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования