ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович

ГРИГО`РЬЕВ Виктор Антонович (18.8.1921, Омск ш. - 23.8.1985, Владимир ш.), Сов. Союзы Герое (12.4.1942), подполковник (1957). 1934-39 елларда Казанда эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 32 нче танк бригадасы (50 нче армия) танк йөртүчесе. Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1941 нең 3-4 декабрендә Крюково авылы янындагы (Тула өлкәсе, Ленинград р-ны) сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә; РККАның бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре хәрби академиясен (1991) тәмамлый. 1957 дән запаста. Владимир шәһәрендә эшли. Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Шлевка Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза. М., 1987. Т. 1.

В.А.Шагалов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования