ГОВОРОВ Леонид Александрович

ГО`ВОРОВ Леонид Александрович (22.2.1897, Вятка губ., Яранск өязе Бутырки а. - 19.3.1955, Мәскәү), Сов. Союзы Маршалы (1944), Сов. Союзы Герое (1945). 1909-16 елларда һәм 1917 нең ноябреннән 1918 нең сентябренә кадәр Алабуга шәһәрендә яши. Алабуга реаль уч-щесен (1916), Константинов артиллерия уч-щесен (1917), командирлар составын камилләштерүнең артиллерия курсларын (1926), Югары академия курсларын (1930), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (1933, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исем. Хәрби академиясен (1938) тәмамлый. Гражданнар сугышында артиллерия дивизионы командиры, адмирал А.В.Колчак һәм барон П.Н.Врангель армияләрен тар-мар итүдә катнаша. Совет-фин сугышында (1939-40) 7 нче армиянең артиллерия штабы башлыгы. 1940 тан Ф.Э.Дзержинский исем. Артиллерия академиясендә ген. инспектор урынбасары, 1941 дән Ф.Э.Дзержинский исем. Артиллерия академиясе башлыгы. Бөек Ватан сугышында Көнбатыш юнәлеш, Резерв һәм Көнбатыш фронтларда артиллерия башлыгы. 1941 нең октябреннән - Мәскәүне саклауда катнашкан 5 нче армия командующие. 1942 нең июненнән - Ленинград фронты, 1945 тән бер үк вакытта 2 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары командующие. 1948-52 дә Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре командующие, 1954-55 тә баш командующие - СССР оборона министры урынбасары. 1946 дан СССР ЮС депутаты. Биш Ленин ордены, «Җиңү» ордены, өч Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз, өч чит ил орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Г. исеме Хәрби радиотехника инженерлары академиясенә (Харьков ш.), Мәскәү, С.-Петербург, Казан, Алабуга урамнарына бирелә.

Әсәр.: В боях за город Ленина. Л., 1945.

Әд.: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Бычевский Б.В. Командующий фронтом. М., 1971; Здравствуй, Елабуга. К., 1980; Гаглов И.П. Творцы победы: от рядового до Маршала. М., 1987.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования